Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Басым ясаганнар, ди

Красный Бор авылында яшәүче 23 яшьлек ир 12 караклык очрагында гаепләнә. Әмма суд башлангач, ул үзен бишендә генә гаепле итеп таныган, ә калганнарын полиция хезмәткәрләре янагач, үз өстенә алуын әйткән.

Җинаять эшендә күрсәтелгәнчә, 2017 елның ноябрь аеннан алып гаепләнүче Кама Аланы бакчачылык ширкәтләреннән эш кораллары, төсле тимер һ.б. алып чыгып, апасы я әнисе документлары буенча комиссион кибеткә тапшырган. Аны быел февраль аенда кулга алып, Кама Аланы эчке эшләр идарәсенә китергәннәр. Суд утырышына шаһит буларак катнашкан идарә начальнигы хезмәткәрләренең гаепләнүчегә басым ясавын инкяр итә. Нәтиҗәдә, суд утырышын 27 августка күчергәннәр. Бу вакыт эчендә ялланган яңа адвокат җинаять эшен өйрәнеп, дәлилләр җыю белән шөгыльләнәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X