Туган як

Аттан ала да туа, кола да туа

(Дәвамы) ИМЕШ, яз җитеп, арба тәгәрмәче әйләнгәнче яңа туган колын күрсәң, елың уңышлы, хайваннарың исән була. Хәтерлим, язгы карлар эреп бетеп бара, чана юлы әле бетмәгән, озакламый арба җигәр көннәр җитә.

Безнең авылда колынлаган бия юк. Әти белән яңа туган колын күрер өчен, «Ак бәкәл» кушаматлы атын җигеп, күрше чуваш авылына барып кайттык. Бу миндә онытылмаслык хатирә булып калды. Чит илләргә сәяхәт итүләрең бер якта калсын.
Беренче тапкыр атланып, ялына ябышып тотынган килеш, адымга гына атлатып йөрүләр, тора-бара юрттырып чаптыру (без моны «лерт-лерт» итеп чабу диеп атый идек) балачакның иң шатлыклы мизгелләре. Әгәр ат арык булып, күбрәк тә йөрсәң, арт сан каезланып, соңыннан кутырланып төзәлгәнен көтүләр, һәр авыл малаеның башыннан үткәндер. Мәктәпкә беренче сыйныфка барганчы, күбебез атланган килеш атны сикертеп (кушаяклап) чаптыра ала идек. Бу өлгерлек һәр малай өчен мактанырлык вакыйга булды. Хәзерге күзлектән карап, бу мизгелләрне күрми, тоймый үскән замана балаларын бераз кызганып куям.
Бәләкәй чакта зурлар ярдәменнән башка атка атлану мөһим иде, проблема булса тора-бара җаен таба идек. Якында булса, арба яки чана үрәчәсенә басып атлану иң җайлысы. Әтиләр яки абыйлар кушуы буенча атны кырдан тотып алып кайтканда ук, атланырга җаен таба идек. Тезген очын кулга чорнап, шул ук кул белән ялына ябышып, тезгеннең салынып торган өлешенә яланаяклы бармак очлары белән басып, яки атның алгы аякларындагы тез калкулыгына аяк бармакларын терәп үрмәләп менеп атлана идек.
Без үскәндә, Сабантуйдагы ат чабышларында катнашырга насыйп булмады. Сугыштан соң, безнең якта Сабантуен район үзәгендә генә уздыралар иде. Ул бик зур була. Күрше Куйбышев, Кузнечиха, Октябрь, Алексеевск районнарыннан халык җыела иде. Бик күп чабышкылар, юртаклар катнаша. Кызганыч, безнең авылда чабышларда чабарлык атлар булмады. Күрше Шәпкә авылында «Йолдыз» кушаматлы, бәләкәй гәүдәле, кара төсле, гади, эшче, кашка бия бар иде. 1954 елдан 1960 елга кадәр, тирә-якта аңа тиң чабышкы булмады. Ялгышмасам, 1960 елда «Йолдыз»ның бик елгыр тае үсеп җитте. Бу айгырның кушаматы «Буян» иде. Сабантуй чабышына, күнегүләр уздырып әзерләделәр үзен. Айгырның гәүдәсе анасыннан күпкә зур, чабышта анасын уза торган булып җитлекте. Ни кызганыч, чираттагы күнегү чабышыннан соң, өлкәннәр күрми калып, балалар бу атка су эчерткәннәр. Югыйсә, чабыштан соң шактый вакыт атка су бирергә ярамый. Шулай итеп, бу яшь айгыр ярышларда катнаша алмый торган булып калды.
1965-1970 нче елларда районыбызда уза торган Сабантуенда Алпар авылыннан күксел төстәге бүз ат, чабышларда беренчелекне бирмәде. Бу атны мин бер генә күреп калдым, кушаматын белмим. Карап торырга гәүдәсе, торышы башка атлардан бик аерылып тормый иде. Димәк, мондый атларга тумыштан ук шундый сәләт бирелгән.
Революциягә һәм колхозлашуга кадәр аерым хуҗалык чорында, ат урлаулар киң җәелгән булган. Халык телендә киң таралган Шәкүр карак турында, бигрәк тә өлкән буын арасында, белүчеләр күптер. Шәкүр Рәхимов Кайбыч районы, Чүти авылы кешесе булган. Күп авылларда, районнарда ярдәмчеләр тоткан. Халыкта ялган легенда яшәп килгән. Имеш, ул һәм аның иярченнәре байларның атларын гына урлаганнар, ярлыларны рәнҗетмәгәннәр. Бу үзенә күрә оештырган «пиар» гына булган. Йөз ярлыныкын урлап, бер ярлыга урланган ат бүләк итеп, дан яуламакчы булган ул.
Безнең төбәктә Йорткүл авылында яшәүче, атаклы Хөсәен карак булган. Бар халыкны куркытып торган. Чөнки закон саклаучы органнар чынлап торып аякка басып өлгермәгәннәр. Күп авылларда атларны урлап, китереп торучы ярдәмчеләре булган. Урлап җыелган атларны Чувашия, Түбән Новгород якларына көтүләре белән куып илтеп сатканнар. 1927 елда әтиемнең шәхси хуҗалыгында булган атын урлаганнар. Шул төндә тагын ике ярлы кешенең атларын урлап киткәннәр. Яшь гаилә буларак, безнең бер кәҗәдән башка сыерыбыз да булмаган. Хөсәен каракның туганнары белән танышып, әтием бергәләп үзе белән атны кайтару турында сөйләшеп караганнар. «Соңга калдыгыз, ат китте инде» – дип кенә җавап биргән.
Шәкүр каракның язмышы билгеле, аның турында китаплар да язылды, ә Хөсәен каракның язмышын белмим. Аның турында, халык рәнҗүе төшеп чыгарган бәетләр генә калды.
1918 елда ак чех отрядлары Спас өязенә басып керәләр. Илдә Гражданнар сугышы бара, чехларга каршы торырлык, аларны бастырырлык биредә көчләр булмый. Бер отряд Яңа Салман тирәсендә урнаша. Тирәдәге авыл халкыннан яхшы атларны, фураж талап алып запас җыеп йөриләр. 50 йорттан гына торган бәләкәй авылдан, сайлап күп кешенең атын алып киткәннәр. Берничә кеше генә бу хәлләрне сизеп, атларын җитәкләп китеп урманнарда озак вакытлар качып ятканнар.
Авылга, күпердән керүгә уң якта булган Мифтахов Нуретдиннең аты, беренче булып чехлар кулына төшкән. Коралланып, атларга атланып килгән хәрбиләргә кем каршы тора алсын. Ат хуҗасын тынычландырыр өчен, каракош сурәтле мөһер суккан зур битле кәгазь тоттырып калдырганнар. Янәсе, тиздән Совет власте бетәчәк, хөкүмәт бәясен кайтарачак. Мәрхүм Нуретдин бабай 91 яшенә җиткәндә дә әле: «Кара туры малкаем әрәм булды» – диеп, уфтанып куя иде. Әтием сөйләве буенча, Нуретдин бабай утызынчы елларда, колхозлашу тәмамлаган чорда да әле: «Патша заманы кайтырга тиеш» – дип, чехлар биреп калдырган документын сандык төбендә, күз карасы кебек саклап яшәгән. Чыннан да, 90нчы елларда Совет власте бетте, ә Нуретдин бабайның оныкларына, чехлар алып киткән атның тояклары да калмады...
Мансур ГАНИЕВ, туган төбәкне өйрәнүче, һәвәскәр тарихчы.

Башы: (1) http://nkamsk-rt.ru/news/yter-szem-bar/attan-ala-da-tua-kola-da-tua

Дәвамы: (2) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua-2 

Дәвамы: (3) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua3

Дәвамы: (4) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua4

Дәвамы: (5) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua5

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: