Аттан ала да туа, кола да туа
Кешеләр гомер-гомергә атлар белән янәшә яшәгәннәр. Күп халыкның яшәү рәвеше атларга бәйле. Борынгыдан кешеләр кыргый атларны кулга ияләштереп, алар ярдәмендә көн күргәннәр. Хәрби җайдаклар атларга атланып, сугышта көч сынашканнар, сәүдәгәрләр ат менеп кәрван йөрткәннәр, игенчеләр сабан сөргәннәр, йөк ташыганнар. Элекке заманнарда атлы кеше – хәлле саналган. Барыбызның да бабалары ат тоткан. Ат тотуның, аны тәрбияләп үстерүнең, атланып йөрерлек һәм эшкә җигәрлек итеп өйрәтүнең, җайлы дирбия, арба, чана булдырып, алардан файдалануның нечкәлекләрен яхшы белгәннәр. Шуңа күрә, бигрәк авылда туып үсеп чыккан кешеләр күңелендә аргамаклар ата-баба нигезе турында хатирәләрне кузгата. Ә хәзерге буын кешеләре атлар турында беләләрме? Туган төбәкне өйрәнүче, һәвәскәр тарихчы Мансур Корбангали улы Ганиевнең атлар турындагы гаҗәп дәрәҗәдә кызыклы, шул ук вакытта фәнни чыганакларга нигезләнеп язылган түбәндәге язмасын укысагыз, без нибары ике хәрефле бер сүз белән «Ат» дип әйтергә ияләнгән бу игелекле хайваннар турында бик күп файдалы мәгълүмат туплый алырсыз.
Кереш сүз
Атларның куәте, матурлыгы, камиллеге, кешеләргә күндәм булып тырышып хезмәт итүе һәркемдә соклану тудыра. Юкка гына халкыбызда атларга карата матур эпитетлар кулланмаганнар: «тулпар», «аргамак», «ак бүз атым – ак канатым», «малкаем» һ.б.
Ләкин XX гасырның икенче яртысыннан башлап шундый вакыт килде – ат тормышыбыздан мәңге кысырыклап чыгарылган кебек булды. Моның сәбәбе, әлбәттә, техниканың алга китүе. Кыр эшләрендә – тракторлар, комбайннар; транспортта йөк автомобилләре куллану, тимер юллар арту, чималларны торбалар аша гына кудырып кирәкле урынга җибәрү атлар көчен куллануны бөтенләйгә диярлек бетерде.
Дөрес, соңгы елларда яңа ат заводлары оештырыла, ат спорты мәктәпләре дә ачыла, аерым эшмәкәрләр төрле токымдагы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башладылар. Республикабызда бу эшкә «Татнефть» идарәсенең барлык 9 подразделениесе (НГДУ) җиң сызганып кереште. Нәселле юртаклар, чабышкылар үрчетеп тәрбияли башладылар. Сабан туйларыбыз ат чабышлары белән уза. Бу бик тә сокланырлык матур күренеш. Күп шәһәрләребездә, хәтта район үзәкләрендә дә, ипподромнар төзелде һәм файдаланыла.
Атларның татарча атамалары
Атлар турында сүз барганда, беренче чиратта, аларга кагылышлы татарча атамаларга, төшенчәләргә тукталасым килә.
Айгыр – үсеп җиткән, нәсел үрчетергә сәләтле ат. Русчасы – жеребец. Көтүдәге айгырлар арасында бер әйдәп баручысы, лидеры – башлык була. Куркыныч туганда, көтүне (атлар өерен) саклар өчен айгырлар куркыныч китерүче җанварларга каршы торырга чыгалар. Әлбәттә, иң алда башлык айгыр була.
Алаша – печтерелгән айгыр (русчасы – мерин). Байтал – җигәргә өйрәтелгән, өч яшькә кадәр булган ат, булачак бия. Русчасы – кобыла-трехлетка. Бия – өч яшьтән узган, колынларга җитлеккән ат. Русчасы – кобыла, кобылица. Колын – бер яше тулмаган, булачак тай. Ябага тай – бер яше тулып килә торган, ләкин ябагасын коймаган колын тай. Татарларда куллана торган атамалар: колын, ябага тай, тай рус телендә бер генә атамада – жеребенок. Кырыкмыш тай – бер яшь тулып узгач, үскән ялын һәм коерыгын кыркып алган тай (стригунок). Тай – кырыкмыш чорын узып, өйрәтелерлек вакыты җитмәгән атның яшәү чоры. Йөгерек (чабышкы) – атланып чаба торган ат (скакун, беговая лошадь). Чапкыр – тиз йөгерә торган, елгыр ат. Менге ат – атланып йөрер өчен генә куллана торган ат. Юрга – ике уң аякларын берьюлы, чиратлаштырып йөгерә торган атлар. Тумыштан шул ысул белән йөгерә торган атлар да була икән. Алда язылачак Татар атлары тумыштан юргалар. Америкада бу ысул белән йөгерергә махсус өйрәтәләр. Юргалар (иноходец), юртаклардан тизрәк чаба. Юртакның русчасы – рысак. Алгы һәм арткы аякларын (диагональ) берьюлы алга ташлап юыртып йөгерүче атлар. Гадәттә, җайдак махсус ике көпчәкле җиңел арбада юртак белән идарә итә. Ярашык – ярышларга махсус әзерләнә торган ат. Тулпар – гүзәл чапкыр, чабышкы ат. Әкиятләрдә сүрәтләнгән канатлы, җитез ат.
Кушаяклап, сикереп йөгерү (бег галопом). Атларның хәрәкәтләнү (атлап йөрү, чабу) ысуллары әллүр (аллюр) дип атала. Елкы – сөтеннән кымыз ясау һәм сугымга (ит җитештерүгә) асрала торган ат. Җайдак (наездник) – атларны тәрбияләүче, өйрәтүче һәм атка атланып узышларда катнашучы. Жокей – узышларда ат өстенә яки махсус арбада идарә итүче. Чаптар – атның төсе (масть). Әдәби китапларда һәм кайбер шагыйрьләрнең шигырьләрендә чаптар дигән сүзләрне чабышкы – тулпар мәгънәсендә язган очраклар бар. Авторлар ялгыша.
Ат токымнары
Иппологлар (атлар турында фәнни белгечләр) мәгълүматы буенча дөньяда 200 дән артык ат токымнары бар, шуларның 40 тан артыгы Россиядә теркәлгән.
Башка токымнарның каннары кушылмаган атларны русча чистокровные дип атыйлар. Шундый токымнарның берсе – гарәп атлары. Дөньядагы күп кенә токымнарның ерак бабалары, шул гарәп атларыннан башланган. Гарәп атлары өч төркемгә бүленә: Сиглави, Кокейлан, Хабдан. Барысы арасында да чабышкылар һәм юртаклар бар. Бу атлар төс (масть) буенча күптөрле түгел. Күбесенчә ачык бүз (светло-серая), шулай ук туры (гнедой) төсләр бар. Сирәк кенә кара (вороной) төстәгеләре дә була икән. Гарәп атлары иң гүзәл, күндәм санала. Россиядә аларны бигрәк тә Дон һәм Кубань казаклары куллана.
Инглиз атлары (чистокровная английская). Бу токымны англичаннар, XVII гасырда гарәп атларын зур каршылыклар белән кулга төшереп, Европада булган иң яхшы атларны кушылдырып китереп чыгара алганнар һәм үрчеткәннәр. Бу токым дөньяда иң елдам (резвый) санала. (Елдамлык 2 чакрым араны ничә минутта үтә алуы белән исәпләнә. Рекорд – 2 минут, уртача сәгатенә 60 км тизлек дигән сүз. Бу – бик югары күрсәткеч. Кыска арада куелган рекорд сәгатенә 69,69 км булып теркәлгән).
Инглиз атларының төп төсләре: җирән, туры, кара туры (караковая).
Ахалтәкә (ахалтекинская) дөньяда иң борынгы токым санала. Бу токымның ватаны – Төркмәнстан. Төркмән тарихчылары һәм иппологлары аңлатуы буенча, бу токым Ахалтәкә дип аталган җирлектә 5 мең еллар элек үк билгеле булган. Бу атлар атланып йөрергә, сугышларда файдаланырга кулай, хуҗасына күндәм ат санала. Юкка гына күп токымнарны китереп чыгаруда ахалтәкә токымын кулланмаганнар. Бу атларның төсләре үзенчәлекле матур, күзләре зәңгәр. Куз явын алырлык ялтырап тора торган кыска йонлылар. Күбесе алтынсу туры, алтынсу җирән, алтынсу кола. Арада туры, җирән һәм бүз атлар да була икән. Бу атларны Россиядә казаклар яратып үрчеткәннәр, сугышларда кулланганнар.
Дон атлары XIX гасырда китереп чыгарылганнар. Дон казаклары ерак сугыш сәяхәтләреннән алып кайткан атларны (Персия, Төркмәнстан, Карабах), җирле нугайлардан кулга төшергән атлар белән кушып, яңа токым китереп чыгарганнар. Бу токым атларын Россиядә барган сугышларда кулланганнар. Дон атлары ерак араларны тиз үтәргә сәләтле саналалар. Тәүлек буе узышларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Чөнки, бу атларның ерак бабалары, кыпчак далаларында гасырлар буена чыныккан нугай атлары. Бу токымның төп төсләре: җирән, көрән һәм алтынсу көрән.
Будённов менге атлары, XX гасырның урталарында чыгарылган. Бу токым, Кубань җиренә күчкән Запорожье казаклары бияләрен, Инглиз юртаклары белән кушу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу атларның күбесе җирән төстә. Советлар Союзы маршалы Будённый Бөек Ватан сугышыннан соң 25 ел авыл хуҗалыгы министрының урынбасары булып хезмәт иткән. Шул чорда илебездә атлар үрчетү һәм яңа токымнар китереп чыгару белән шөгыльләнгән.
(Дәвамы бар).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев