Туган як

Аттан ала да туа, кола да туа

(Дәвамы) ЯҢА теркәлгән токым атларына паспорт 3 яшь тулгач кына бирелә. Чөнки шәҗәрәсе төгәл генә билгеле булмый, шуңа күрә үсеп җиткәнен көтәләр. Бу очракта паспорт ясап теркәү бик катлаулы һәм мәшәкатьле гамәл икән. Махсус комиссиянең таләпләре катгый.

Атларга паспорт ясап теркәү Россиядә кайчан гамәлгә кергәндер, билгесез. Бәлки XVIII гасырда граф Орлов башлап җибәргәндер? Октябрь революциясенә кадәр, аерым хуҗалык һәм колхоз чорларында һәр атка паспорт тутырылган. Колхоз атларының паспортлары гади генә булган. Атның туган елы, кушаматы, төсе, биеклеге, күкрәк читлегенең ызма (ыңгырчак бавы) бәйли торган урындагы размеры һәм колхозның атамасы (хуҗасының фамилиясе, исеме) язылган. Сугыштан соңгы елларда колхоз, совхоз атларының баш исәбен генә хисапта (бухгалтерский учетта) теркәп баралар иде. Нәселле атларның паспортларында күрсәткечләр күп, төрле яклап төшерелгән фото-рәсемнәре урнаштырыла, гәүдәсенең өч размеры, бәкәл размеры һ.б. күрсәтелә.
Төп паспорттан тыш атларның ветеринар паспорты тутырыла.
Ул документта атка төрле авырулардан ясалган прививкалары теркәлеп барыла, булса, кичергән авырулары күрсәтелә. Ипподромнарда уздырыла торган чабышларда катнашкан һәр атның ике паспорты да таләп ителә.

Татар атлары

Борынгы татар атларының ватаны Енисей буйлары, Монголия җире, Алтай таулары, Маньчжурия далалары һәм Хинган таулары булган. Кытай язмалары буенча, татар атлары турында 2 мең еллар элек билгеле. Кытай елъязмачылары бу атларны күктән бирелгән бүләк дип тасвирлап язып калдырганнар. Чыннан да, башка токым атлардан аерылмалы буларак алар юл йөрергә дә, еракка йөк ташырга да чыдам, хуҗаларына күндәм, ризыкка талымсыз. Монгол-татарлары кытайлыларны басып алу сугышларында шул атларны кулланып, чиксез гаҗәпләндергәннәр. Табигатьтә нинди ел фасылы, табигатъ шартлары булмасын, үзен үзе туйдыра ала. Өстәмә рәвештә тәүлегенә 1 килограмм солы җитә диләр шул токымны кулланучылар. Кытай елъязмачылары монгол-татарларының бу атларны сугышларда оста файдаланып өлгерлек күрсәтә алганнарына сокланып язганнар. Дошманнарга ташланып таптарга, тешләргә сәләтле булганнар, тиз арада борылып өлгереп, дошман атларына арткы аяклары белән һөҗүм итә булганнар. Татар атларының бик зур өстенлеге – салкынга һәм кызуга чыдам булулары. 40-45 градус салкыннарда һәм 40 градус эсселәрдә ачык далада яши алалар. Махсус ат фермаларына, араннарга мохтаҗ түгелләр. Башка атларның дошманнары: чебеннәр, бөгәлчән һәм кигәвеннәр. Ә татар атлары өчен мондый канэчкеч паразитлар куркыныч түгел. Кыш җиткәндә йоннары 5 сантиметрга кадәр үсә икән. Башка токым атларның йоннары елның һәр фасылында 2 сантиметрдан артмый. Гарәп һәм ахалтәкә атлары җылы климатка күнеккәннәр, йоннары кыска булу сәбәпле салкыннарга чыдамыйлар, авыруларга тиз бирешәләр. Аларга җылы абзарлар, араннар кирәк. Ашауга да талымлылар, аларны кишер, алма, бананнар белән өстәмә тукландырырга кирәк. Алай тәрбияләмәсәң чабышларда зур күрсәткечләргә ирешә алмыйлар. Татар атлары гәүдәгә бәләкәйләр. Җилкә калкулыгының (холка) биеклеге уртача 130-145 сантиметр (ә нәселле атларның уртача биеклеге – 160-170 сантиметр). Гәүдә белән чагыштырганда башлары зур, муеннары кыска һәм калын. Күкрәк киң, ботлары кыска һәм нечкә. Шундый булсалар да аяклары бик көчле. Тау кәҗәләре шикелле үргә дә, түбәнгә дә җиңел йөгерә алалар. Кыска арага йөгерүдә токымлы чабышкылар һәм юртаклар шикелле тизлек күрсәтә алмыйлар. Спорт термины белән әйткәндә, татар атлары спринтерлар түгел, гаҗәеп стайерлар. Ерак араларга йөргәндә һәм йөгергәндә аларга тиңнәр юк. Сугышчы җайдак, сугыш киемнәре, җәя, уклар, кылыч, үзенең һәм атның запас ризыгы белән, бер дә ялга туктамыйча, 7-8 сәгать буена 100-120 чакырым юлны үтә алганнар. Ә тәүлек буе, ялга туктый-туктый 300 чакырым араны уза торган булганнар. Бу атлар хәзер дә моңа сәләтле икән. Тиз үрчиләр, колыннары авыруларга бирешми.
Элек-электән төрле халыклар телендә татар атлары дигән атама сакланып килсә дә, революциягә кадәр руслар бу атларны нугай атлары дип атап йөрткәннәр. Шулай атап йөртүләрен мин болай аңлатыр идем. Тарихтан белүебезчә, 1552 елдан соң Казан ярминкәсе бетеп, Түбән Новгород янында Мәкәрҗә (Макарьевсккая ярмарка) ярминкәсе оешып киткән. Шул ярминкәгә нугай татарлары ел саен 40 мең баштан артык ат китереп сата торган булганнар. Нугай атлары дигән термин шуннан калган булырга тиеш. Димәк, нугайларда да шул токым булган.
1223 елда Чынгызхан Болгар иленә һәм өлешчә рус җирләренә беренче һөҗүм иткәндә сугышчылары шул атларда булган. Һәр сугышчының ике аты булган. Берсе арыса икенчесенә күчеп атланган. Урынлы сорау туа. Болгар бабаларыбызда татар атлары булганмы? Моңа тора бара галимнәр бәлки җавап табар. Минемчә, бу токым безнең җирләргә монгол-татарлары белән килгән.
Татар атлары, алда язганча, тумыштан юргалар, юртаклар түгел. Алгы һәм арткы уң аякларын бергә алга ташлап, аннан алгы һәм арткы сул аякларын бергә алга ташлап йөгерәләр. Юртаклар исә беръюлы диагональ урнашкан аякларын алга ташлап йөгерәләр (русча – иноходь и рысь).
Көтүләрендә (өерләрдә) башка атлардагы кебек башлык вазыйфасын үтәүче айгыр (вожак) була. Башлык кая барса, көтү аның артыннан бара. Тәҗрибәле өлкән бия башлыкка ярдәм итә, киңәш бирә икән. Бу гадәт кыргый атларда да сакланып килгән. Башлык кар астыннан тояклары белән мул үләнле урыннарны казып таба, үзе ашамыйча икенче урынны эзләп китә. Ул тапкан урыннарда тайлар, атлар үзләре кардан чистартып үлән ашыйлар. Татарстанда билгеле булган фермер, татар атларын күпләп үрчетеп асраучы Фәрит Нәбиуллин сөйләве буенча, табигаттә бу атларның көтүенә куркыныч янаучы җанварлар юк. Бүреләрдән, хәтта аюлардан да үзләрен саклап калалар икән. Бүреләр якын килә башласа колыннарны, яшь тайларны уртага алып бияләр түгәрәкләп баса. Түгәрәк өернең тышкы тирәсенә айгырлар тезелеп басалар. Куркыныч яный торган якка башлык айгыр каршы чыга. Шулай итеп, бүреләрне көтүгә якын җибәрмиләр, чигенергә мәҗбүр итәләр.
Чит илдән туристлар килгәч Фәрит әфәнде аларны кичкә каршы ат көтүен күрсәтергә, тау битенә алып киткән. Тубыктан югары катламындагы карны ерып барганнар. Берничә турист фотоаппарат, фотокамералар тотып алгарак киткән. Фәрит үзе сөйләп бара торгач, урта бер төркемдә калган. Атлар түгәрәкләп җыелып өлгергәннәр һәм көчле тавыш белән кешнәргә керешкәннәр. Ә башлык (вожак) айгыр ыргылып чит кешеләрне таптарга һөҗүмгә ташланган. Фәрит әфәнде: «Ярый әле вакытында сизеп, алга йөгереп чыгып, «Султан» дип кычкырып айгырны туктатып өлгердем» – ди.
Куркыныч янаган туристлар фотоаппаратларын ташлап, абына-егыла кире йөгергәннәр. Шушы эпизодтан соң, туристлар татар атларының нинди икәнлекләрен аңлаганнар.
(Дәвамы бар).

 

Башы: (1) http://nkamsk-rt.ru/news/yter-szem-bar/attan-ala-da-tua-kola-da-tua

Дәвамы: (2) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua-2

Дәвамы: (3) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua3

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: