Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аттан ала да туа, кола да туа

(Дәвамы) БҮЗ (русчасы – серый, руслар кара, ак ат дигән сүзләрне кулланмыйлар) булачак атлар – кара, туры, җирән колын булып туалар. Үсә торгач, соры (бүз) төскә керәләр. Арада аксыл соры, куе соры, алмачуар төстәгеләре була. Акбүз, алмачуар төслеләре халык яраткан, хикәяләр, шигырьләргә кертеп, мактап, горурланып язган атлар.

Төп дүрт төстән тыш, өстәмә төслеләр һәм төсмерле атлар бар. Коңгырт кара күзле, алсу тиреле һәм ап-ак төкле, өсте, тояклары аклары да бар. Акбүз атлардан аермалы буларак, ак төк белән туалар. Мондыйларын альбинос дип тә йөртергә була. Хәер, белгечләр арасында альбинос атлар булмый диючеләр күп.
Кола – аксыл җирән, койрык һәм ял кара, «буланая» атлары кебек сырт буйлап кара «тасма» юк.
Бурлының (чал) – өч төрлесе була. Кара бурлысы – соргылт төк катнашкан кара төс, туры бурлысы – соргылт төк катнашкан кызыл төс, җирән бурлысы – соргылт төк катнашкан җирән төс. Мондый атларны русча чалая диеп атыйлар.
Чуар – ак төстәге ат өстендә зур булмаган кара, көрән, яки җирән таплар төшкән. Мондый атлар бездә сирәк. Америкадагы аппалуза дип аталган кыргый һәм шулар катнашып килеп чыккан, кулга ияләштерелгән атларның күбесе шундый төстә.
Ала (пегая) – төрле төстәге ат өстенә зур ямау салган, яки сөт агып төшкән шикелле күренешле гәүдә. Ала атлар берничә төскә бүленәләр: кара-ала, туры-ала, җирән-ала, көрән-ала һ.б. Пегас сүзе дә пегаядан килеп чыккан булырга тиеш. Мондый атларны Америка индеецлары яратып үрчетә. Аларны индеецлар турында төшерелгән киноларда күрергә була. Европада һәм Россиядә бу атларны өнәп бетермиләр. Янәсе, алар бәхетсезлек китерә. Шуңа күрә, ала төстәге атлар, бездә бик сирәк.

Кыргый атлар

Бервакытта да кеше кулында булмаган һәм тәрбияләнмәгән, ике төрле кыргый ат токымы бар. Тарпаннар һәм Прежевальский атлары.
Тарпаннар – хәзерге атларның борынгы бабалары. Элек алар Европаның күп төбәкләрендә яшәгәннәр. Россиянең дала, урман катнаш далаларында күп булганнар. Кешеләр дала җирләрен үзләштереп, иген кырлары барлыкка килгәч, халык саны арткач, тарпаннарга яшәргә шартлар беткән. Шуның өстенә, аларны аулап ит җитештергәннәр. Тарпаннарның зур көтүләре игеннәргә зыян салган өчен дә, аларны бетерергә тырышканнар. Шулай итеп, XIX гасырның икенче яртысында бер тарпан да калмаган. Тарпаннарның төсләре соры, койрык һәм яллары кара.
Прежевальский атлары Монголия далаларында сакланып калган. Аларның төсләре кола. Галимнәр бу кыргый атларны кулга ияләштерелгән атларның ерак бабалары түгел дип саный. Чөнки генетика күрсәткечләре бөтенләй үзгә икән.
Тарпаннар һәм Прежевальский атлары башкаларның барысыннан да яллары, басып торулары белән аерылалар, алар хәзерге атларныкы кебек салынып төшмәгән.
Бу атларның биеклекләре 140 сантиметрдан артмый.
Дөньяда булган башка кыргый төрле континентларда да бар. Аларның барлыкка килүенә кешеләр гаепле. Сугышлар, чит җирләрне басып алып үзләштерү чорларында үз атларын ташлап китү, яки атлар үзләре качып китү очраклары булган. Атлар тиз арада кешеләрдән читләшеп кыргыйланып китәләр икән. Көтүләргә (өер) оешып нык үрчи башлыйлар. XV гасыр урталарында, Мексика җирләрендә Испан канкистодорлары күп атларын шулай югалтканнар. Нәтиҗәдә, Америка континентында мустанглар (кыргый атлар) күпләп үрчегәннәр.
Төньяк Америкада, XVII гасырларда Европадан килгән илбасарларның атлары качып китеп, җирләшеп өлгергән токымнар белән кушылып үрчеп киткәннәр. Бу атларны аппалуза токымы дип атаганнар. Соңыннан, бу атларның күбесен индеецлар кулга ияләштергән. Башка атлардан аерылып торган төслеләре, күпчелеген тәшкил итә. Бурлы, чуар һәм чуар бурлылар.
Инглизләр, испаннар Америка континентын басып алган чакта, үзләре белән корабльләрдә алып килгән атларга атланып һөҗүм иткәндә мая, ацтек, инк кабиләләрен куркуга салганнар. Моңа кадәр ат күрмәгән җирле халык, аерым бәрелешләрдә тиз җиңелгәннәр. Ат белән җайдак күктән төшкән бертоташ куркыныч җанвар дип уйлаганнар. Грек әкиятләрендәге, кентавр кебек куз алдына китергәннәр. Чөнки Америка континентында ул чорларда атлар булмаган. Галимнәр фаразлавынча, Америка континентында булган атлар 9 мең ел элек, билгесез сәбәпләр аркасында, юкка чыкканнар.
XVIII гасырда Польша җирендә, тарпаннарны җирле атлар белән кушып «Польские коники» дигән токым китереп чыгарганнар. Гәүдәләре тарпаннар шикелле, тычкан төсендә, ял, койрык һәм аяклары кара төстә. Биеклекләре – 140 сантиметр, яллары тарпаннарныкы шикелле басып тора торган. Бу токым атларның күбесе кыргыйлашкан һәм Белоруссия җирендә дә таралган.
Инглизләр Австралия континентын колонияләштергән чорда, үзләре белән атлар алып барганнар. Корабларда барганда күп атлары үлгән, ныклары гына исән калган. Шул атларның бер өлеше хуҗаларыннан китеп, кыргыйлашканнар. Боларны «Бромби» токымлы кыргый атлар дип теркәгәннәр. Биеклекләре – 140-150 сантиметр, авырлыклары 450 килограммга кадәр җитә икән.
1945 елда, Совет гаскәрләре Курил утрауларын яулаган чакта, Япон хәрбиләре атларын калдырып илләренә качып киткәннәр. Шул калган атлар, кыргыйлашканнар һәм күпләп үрчегәннәр. Ул атлар хәзер дә яшиләр, үрчи торалар икән. Хөкүмәт тарафыннан исәпкә алынганнар һәм саклап тору чаралары каралган.

Атларның кушаматы һәм паспортлары

Кешеләр борын-борын заманнан, иң якын йорт хайваны итеп санап, атларга исемнәр (кушамат) биреп, кадерләп эндәшкәннәр. Атның хуҗасы яңа туган колынга үз күңеленә хуш килерлек, тышкы кыяфәтен, үзенчәлекләрен исәпкә алып затлы кушамат биргән. Һәрвакыт шул кушамат белән эндәшкән. Атларга паспортлар ясап, теркәп бару чоры башлангач, кушаматлары шул документта күрсәтелә башлаган. Шәхси хуҗалыкларда, колхоз һәм совхозларда булган эшче атларга нинди кушамат күңелләренә хуш килә, шуны такканнар. Токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче ат заводларында, кушаматны тиешле тәртиптә биреп теркиләр. Яңа туган колынга, анасы кушаматының беренче хәрефе белән башланган кушамат бирәләр. Атасының кушаматы исәпкә алынмый. Әйтик, колынлаган биянең кушаматы Лаванда, колынына Лидер дип (җенесенә карап) кушамат бирелергә мөмкин. Лидер бия булып җиткәч, колыннары Луара, Лафет кушаматлы булып китәргә мөмкин. Токымлы атларның паспортларында атасы һәм анасы ягыннан да өч буын шәҗәрәсен, токымнарын күрсәтеп язалар.
(Дәвамы бар).

Башы: (1) http://nkamsk-rt.ru/news/yter-szem-bar/attan-ala-da-tua-kola-da-tua

Дәвамы: (2) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua-2

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев