Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аттан ала да туа, кола да туа

( Дәвамы )ФӘРИТ Нәбиуллин Бөгелмә районының Карабаш эшчеләр бистәсендә яши, «Алматай» исемендәге фермер хуҗалыгы җитәкчесе һәм хуҗасы. Татар атлары үрчетү белән шөгыльләнә.

Без, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары, быел июль аенда Карабаш бистәсендә уздырыла торган шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләренә кунаклар сыйфатында чакырылган идек. Кичтән безне Фәрит әфәнде каршылады һәм үзенең хуҗалыгына алып китте. Кунаклар Казаннан һәм башка җирләрдән килгән. Данил Салихов җитәкчелегендә Татарстан язучылар союзы әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар да бар иде. Фәрит әфәнде, ат көтүен якынрак кудырып китертеп күрсәтте. Барыбыз да шаккаттык, онытылмаслык күренеш. Кояш офыкка баю ягына төшеп бара, аяз кич, алда болын, арырак елга. Елганың аръягында таулар, Ерак көнчыгыштагы сопкаларны хәтерләтә. Тауларның иң биегеннән старт алып планеристлар күнегү очышлары ясыйлар. Башка тау итәкләрендә очып, елга өстен кичеп, атлар утлап йөри торган болын киңлегендә, кичке һавада йөзәләр. Бу күренешләрнең хозурлыгын күреп кунаклар арасында булган язучылар, шагыйрьләр: Шәмсия Җиһангирова, Равил Фәйзуллин, Данил Салихов, Алмаз Хәмзин, Фәтхулла Абдуллин һ.б. үзләренең әсәрләрендә тасвирламыйча калдырмаслардыр.
Атлар белән кызыксынучы буларак мин бу гүзәл бахбайларның төсләренә ныклап игътибар иттем. Алдан бераз укып белсәм дә, үземә күп нәрсәне ачыкладым. Татар атларының күбесе ачык алтынсу төсендә (светло буланый). Бияләренең ял һәм койрыклары аксыл җитенсыман төстә. Айгырларның ял һәм койрыклары кара төстә. Сырт өсте буйлап кара тасма (русча – тёмный ремень). Айгырларының гәүдәләре бераз тоныграк төстә. Аксыл җирән төстәге бияләр һәм айгырлар күп. Ачык туры (алтынсу) төстәгеләр шактый, бераз томрый каралар күренделәр. Берничә баш чаптар (светло-игреновая) төслеләре, күзгә чалынды. Бер колынга игътибар иттем: арада үзе генә ала төстә (пегая). Көтү бик зур, бәлки ала төстәгеләр тагын булгандыр. Мин күргән ала колын катлаулы төсмерләр белән катнаш, китапларда язган, яки интернетта урнаштырган фотолардан үзгә төстә. Кара ала төркеменнән, ләкин ак «ямаулары» чал катнаш төсендә. Табигатьтән татар атлары алтынсу болан төсендә. Гасырлар буена төрле атлар белән кушылып табигый төсләренә зур үзгәрешләр кергән.
Хуҗалыкта нәселле гарәп чабышкылары, Орлов һәм Рус юртаклары тәрбияләнәләр. Шул атларда, һәр елны авыл һәм шәһәрләрдә уздырыла торган сабан туй чабышларында катнашып, җиңүләргә ирешәләр икән. Токымлы чабыш атлары җылы һәм уңайлы араннарда, аерым тәрбиядә яшиләр.
Октябрь революциясенә кадәр, Карабаш сабан туенда татар атларын 50 чакрым арада узыштырганнар. Бөгелмә юлы белән, 25 чакрым араны узып, кире йөгереп кайтканнар. Соңгы елларда Фәрит Нәбиуллин шундый узышларны торгызып оештырып килә.
Алтай һәм Тувада ел саен татар атлары арасында 20, 40, 100 чакрымга чабышлар уздыралар икән. Татарстанда, инде бишенче ел «Ат көне» билгеләп үтелә. Быел 13-14 сентябрь көннәрендә Арча районының Кырлай авылында шундый бәйрәм булып узды. Һәр 20 чакрым саен ял иттереп, татар атлары арасында 40, 80, 120 чакрым арада узышлар оештырыла. Башка еллардагыдан үзгә буларак, быелгы «Ат көнендә», «Аударыш» дип аталган ат өстендә көрәш оештырылган.
Фәрит Нәбиуллин татар атларын табып алу өчен Башкортстан, Казахстан, Хакасия, хәтта Монголиягә барган. Өч баш шундый атларны Мөслим районыннан табып сатып алып кайткан.
60нчы еллар башында Татарстанда бу атлар бетерелгән. Башкортстанда, Хакасиядә, Бурятиядә сакланып калганнар. Бу токым атларга үзләренең җирле исемнәрен биреп: Башкирские, Хакасские, Алтайские, Киргизские, Бурятские рәсми рәвештә теркәп өлгергәннәр. Шулай итеп татар атлары «Татарские лошади» дигән токым булып, теркәлми калган булган. Токымнарны теркәү шартларын үтәп чыккач, ниһаятъ, 2012 елда «Татарские лошади» токымлы атлар исемлегендә үз урынын алган. 2005 елда татар атларын үрчетү башлап җибәрелсә, 2012 елдан бу эш яңа көч, дәрт белән яңа баскычка күтәрелә. Шуннан башлап, республикабызда бернича районда татар атларын үрчетүгә керешкәннәр. Әлки районының Әхмәт авылында, зур фермер хуҗалыгында Фәнис Бакировның татар атлары бүгенге көндә 300 баштан артып киткән. Шуларның, өч яшеннән арткан143 баш атка паспортлар бирелгән һәм «татар атлары» дип хөкүмәт тарафыннан рәсми теркәлгән. Бу бик тә зур, мәшәкатъле, күп чыгымнар таләп итә торган эш. Шул атларны үрчетү буенча зур уңышларга ирешеп, республика тарафыннан бирелә торган грантка ия булган.
Теләчедә атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Сәгыйтъ Гыйниятуллин да берничә ел элек татар атларын үрчетеп җибәргән. Бүгенге көндә 211 баш татар атлары бар.
Саба районының Көек авылында яшәүче фермер Фәнис Бурамшин уллары белән егерме еллар чамасы атлар үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. Соңгы елларда татар атлары үрчетүгә керешкәннәр һәм зур көтүләре барлыкка килгән.
Татар атлары дип аталган токымлы атларның, Татарстаныбыз җирендә киләчәге өметле.
(Атлар темасына кагылышлы язма төрле чыганакларга нигезләнеп язылды. Төгәлсезлекләр табып, үз фикерләрләрен белдерергә теләүчеләр булса, мин бик теләп кабул итәр идем – автор М.Ганиев).

Атка атлану – зур мактаныч иде

Язмамның соңында кыскача гына атлар белән бәйле балачак хатирәләремне яңартып узмакчы булам.
Үземне белә башлаганнан бирле, 1956 елга кадәр, әтием колхозда ат караучы булып эшләде. Әтиебезнең җаваплы эштә икәнен гаиләдә барыбыз да тоя идек. Салкын кышкы көннәрдә иртәнге намазын укып, фермага төшеп китә иде. Намаз алдыннан әйткән азан тавышы йокы аралаш ишетелеп ала, аннан соң, мин бала кеше гамьсез йоклап китәм. Иртәнге ашка әтиебез көн яктыра башлаган чакта кайтып керә. Өй түрендәге зур сәкедә тезелешеп утырабыз. Әти сәкенең йөзлеге каршысына, үзе ясаган бәләкәй урындыкка утыра. Табын уртасында тастымал белән капланган табакта мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге. Әтиебез беренче булып тастымалны ачып, бәрәңге алып чистарта башлый. Аның артыннан барыбыз да уртадагы табакка сузылабыз. Әти алдындагы бәрәңге кабыклары өеме иң зурысы, аның шикелле зур өем ясарга күпме тырышсак та беребезнең дә хәлебездән килми.
Әти атлары турында сөйләгәндә, колакка кереп калган атлар белән бәйле атамалар хәзер дә хәтердә: айгыр, алаша, кырыкмыш тай, туры, кашка, бурлы, кола, бүртә һ.б. Атларның кушаматларын атап, аларны кем җигеп эшләгәннәрен сөйли.
Тайларны эчәкләрендә булган паразит кортлардан арындыру өчен, мичтә таба белән арыш кыздырып ашатырга алып китә иде.
Элек халыкта ышану-юрау булган.
(Ахыры бар).

Башы: (1) http://nkamsk-rt.ru/news/yter-szem-bar/attan-ala-da-tua-kola-da-tua

Дәвамы: (2) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua-2

Дәвамы: (3) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua3

Дәвамы: (4) http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/attan-ala-da-tua-kola-da-tua4

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев