Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аттан ала да туа, кола да туа

(Дәвамы) МАРШАЛ хезмәт иткән чорда, аның тырышлыгы белән, илленче еллар башында тагын бер Терский дип аталган менге атлар токымы чыгарылган.

Тракен менге атларын XVIII гасырда Германиядә китереп чыгарганнар. Тракен дигән җирдән сайлап алган атларны Английский чистокровный атлар белән кушып китереп чыгарылган алар. Бөек Ватан сугышыннан соң немецлар ташлап калдырган шул токым атларны СССРга алып кайтып үрчеткәннәр. Бу атларның төсләре: кара, кара туры, туры һәм җирән. Хәзерге чорда Россиядә күп ат заводларында үрчетелә.
Орлов юртагы, җигеп, юрттырып чаба торган ат. XVIII гасыр азагында, Әби патшаның фавориты граф А.Г.Орлов яхшы атлар үрчетү белән бик актив шөгыльләнгән. Башта Мәскәү янында, Остров дигән авылда араннар төзетеп, булачак Орлов токымы өстендә эш алып барган. Моның өчен күбрәк гарәп атларын (айгырларын) Дания һәм Голландиядән китертелгән яхшы бияләр белән кушкан. 1788 елда яңа килеп чыккан атларны Воронеж губерниясенә күчереп, яңа ат заводы төзеткән.
XIX гасырның башында Орлов юртакларын Россиянең йөздән артык ат заводлары алып үрчетә башлый. Шул чорларда бу токым юртаклары Россиядә һәр ат чабышларында өстенлек тоткан. Бу токымда күбесе бүз төсле атлар. Бүз төслеләре арасында мәһабәт алмачуарлар шактый. Арада кара һәм туры төстәгеләр бар. Җирән төсләр сирәк.
Рус юртагы (русский рысак), Орлов токымы белән Америка юртагын кушып китереп чыгарылган. Америка юртагыннан елдамлыгы ягыннан, бераз гына калыша торган токым барлыкка килгән. Рус юртаклары чит илләрдәге чабышларда, шул исәптән халыкара Зур дербиләрдә катнашалар. Россиядә токымлы атлар арасында (эшче атларны исәпкә алмыйча) Рус, Орлов юртаклары иң күп санда исәпләнәләр.
Америкада стандартбред юртаклары һәм юргалары токымы бар. Аларны башкача Америка юртаклары дип кенә атыйлар. Ул токымда юргалар күбрәк, якынча 80-85 процент тәшкил итәләр. Юргалар юртакларга караганда җитезрәк йөгерәләр. Алда язганча, аларны тай чагында ук махсус тшаулар кулланып өйрәтәләр икән. Ике уң аякларын бер тшауга, ике сул аякларын икенче тшауга чиклиләр. Шулай итеп, ат алгы һәм арткы аякларын берьюлы атларга һәм йөгерергә мәҗбүр була. Тумыштан юрга булып туучы атлар да була икән. Зур дербиларда юргаларны жокей атланып чабуда да кулланалар. Ялгышмасам, бездә юргаларда атланып чабышлар уздырылмый. Юртаклар һәм юргалар арасында Америка токымына тиң торучылар беркайда да юк. Америкада үз токымнарын өйрәтүдә искиткеч дәрәҗәләргә ирешә алганнар. Кайбер атлар ипподромнарда юрга һәм юртак рәвешендә дә чыгыш ясарга сәләтлеләр икән. Стандартбред токымлы атларның безнең илдә бик аз санда гына булулары билгеле.
Советлар Союзы чорында, ике төрле йөк атларының токымнарын XX гасыр урталарында тәрбияләп чыгарганнар.
Владимирский тяжеловоз – Владимир һәм Иваново өлкәләрендә инглизләрнең шайр, клейдесдаль токымлы айгырларын җирле бияләр белән кушу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу токым авыр йөк белән ерак араларны юыртып тиз үтә алулары белән барлык йөк атларыннан өстен.
Советский тяжеловоз – Россиядә иң көчле ат. Бельгиянең, Брабансон токымлы айгырларын сайлап алган җирле йөк атлары белән кушып китереп чыгарылган. 1951 елда Форс кушаматлы 6 яшьлек айгыр 23 тонна йөкне 35 метрга күчерә алган. Шул вакыйгадан соң, 1952 елда Советский тяжеловоз дигән токым рәсми рәвештә теркәлгән. Бу токым иң күп сөт бирә торган, йөк атлары арасында иң күпсанлы. Аларның күбесе җирән төстә, кайберләре туры бурлы.
Бельгиядә Брабансон токымлы йөк атлары бар. Урта гасырларда рыцарьлар ул токымны сугышларда, турнирларда кулланганнар. Мондый токымлы атлар – дөньяда иң эреләрдән. Биеклекләре уртача 180 сантиметрга җитә. Атларның биеклеге җилкә калкулыгыннан (холка) үлчәнә. Гәүдәсе белән рекорд куйган ат 198 сантиметр биеклегендә, авырлыгы 1374 килограмм булган. Бу токым атлары бик сабыр, күндәм, салкынга һәм кызуга да чыдамлы, ризыкка талымсыз саналалар. Бу токымны күп илләрдә, шулай ук Көньяк Америкада да, үрчеткәннәр. Россиядә бу атларның чиста токымнары булуы билгеле түгел.
Дан казанган йөк атлары: Англиядә – Шайр, Шотландиядә – Клейдесдаль, Франциядә – Першерон токымнары бар. Мондый токымнарның Россидә «чистокровный» нәселләре юк. Тик Владимирский һәм Советский токымнарын китереп чыгарыр өчен генә, алып кайтып кулланылганнар. Атларның физик яктан чыдамлыклары гаҗәпләндерә. Конкур ярышларында, өстендә җайдак белән биек киртәләр, киң чокырлар аша җиңел сикереп үтәләр. Озынлыкка сикерү рекорды – 11 метр да 28 сантиметр, биеклеккә сикерү – 2 метр да 47 сантиметр. Бу күрсәткечләр рәсми рәвештә теркәлгән. Атлар гаҗәеп хайван. Колын тууга аякка баса. Анасы белән ерак араларга күчеп йөрергә сәләтле. Гомумән, атлар аяк өстендә гомер итәләр. Колынлаганда, авырып киткәндә җиргә яталар. Ятып аунап кына алалар. Авыр йөк ташучы, һәрвакыт эшкә җигелә торган атлар гына, кыска арада ятып ял итеп алалар.

Атларның төсләре (масть)

Атларның төсе бик катлаулы, четерекле тема. Катлаулылыгы белән, хәтта белгечләр арасында да бәхәсләр тудыра. Башта шуны җиткерергә кирәк дип саныйм: атлар белән меңәрләп еллар бергә дала кавемнәре – скиф, сармат, хун, кыпчак, утрак гомер иткән ерак төрки-татар, болгар, бортас бабаларыбыз гомер сөргәннәр. Атлар асрауда, үрчетүдә, куллануда башка милләтләргә караганда алга киткәннәр. Руслар ат төсләрен (масти) аерып сөйләгәндә, борынгы төрки-татарлардагы атамаларны куллана башлаганнар. Буланая – болан төсле сүзеннән, чалая – чал төшкән, агара башлаган дигән мәгънәдән (татарларда хәзер бурлы дип атала), караковая – кара кола атамасыннан, каурая – киек кошлары каурые төсеннән (татарларда хәзер бурлы төснең икенче варианты), чубарая – чуар төсеннән, саврасая – сары сүзеннән алынган, катлаулы, төрле төсмерләрдән торган масть (татарларда хәзер кола диеп атала). Рус телендә масть цвет (төс) сүзе дигәнне аңлатмый. Бу атларга кагылышлы аерым төшенчә.
Бүгенге көндә рус атчылары (коневоды), атларны төп 17 төскә аералар: вороная, караковая, рыжая, гнедая, каурая, игреневая, буланая, соловая, саврасая, серая (күп төсмерләр белән), мышастая (кыргый тарпан төсе), мухортая, чалая, пегая, чубарая, бурая, подласая. Һәрбер масть эчендә өстәмә төсләр, төсмерләр бар. Санап китсәң, очына чыгарлык түгел. Шуңа күрә төсләр турында бәхәсләр туа.
Иппологлар барлык төсләрне кушып, 4 төп төскә аералар (татарча варианты): кара, туры, җирән, бүз (русчасы серый). Кара (русчасы – вороной), өч төрлегә бүленә: бөтенләй кара, томрый кара (кара болыт төсе), көмеш кара.
Туры атлар (гнедой), дүрт төркемнән торалар: туры – кара яллы һәм койрыклы, аяклары коңгырт; кара туры – мондый атларның гәүдәләре, койрыклары һәм яллары кара, әммә танауда, күзләр тирәсендә, култык астында һәм касыкта коңгырт сары төстәге йоннар (бу төсне бүртә дип тә атыйлар); көмеш туры – кызылсу җирән, ак ял һәм койрык (җитен сыман), бик матур төсле ат; болан – кара яллы һәм койрыклы, аяклары саргылт.
Җирән атлар биш төркемнән тора: җирән – борыны һәм башка җирләре дә җирән; көрән – гәүдә, ял, койрыклары көрән төстә; чаптар – гәүдә төсе көрән, ялы, койрыгы җитен төсле ак, яки җирән төсендә; сары һәм аксыл сары – ялы һәм койрык җитен төсле; изабелла – зәңгәр төсле күзләр, алсу тире (яки аксыл сары), күбесе алтынсу туры, алтынсу җирән, алтынсу кола, ялтырап тора торган кыска йоннылар.
(Дәвамы бар).

Башы: http://nkamsk-rt.ru/news/yter-szem-bar/attan-ala-da-tua-kola-da-tua

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев