11 декабрь 2019 яңалыклары
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башладыЯрдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.
-
11 декабрь 2019 - 16:01Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткәнРоссиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.
-
11 декабрь 2019 - 13:27ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятлиИлшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.
-
11 декабрь 2019 - 11:01Вакытында түләү хәерлерәкТорак-коммуналь хезмәтләре буенча бурыч шәһәр күләмендә 554 миллион сум тәшкил итә. Беренче урында – бер миллион сум тирәсе әҗәте булган ир. Әмма мондый тәртип бозучыларны җитди җәза да көтә. Аларның фатирларыннан электрны өзәләр икән.
-
11 декабрь 2019 - 10:56Юлларны һәм зиратларны төзекләндерәчәкләр8 декабрьдә, Каенлы авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды. Ун авылда яшәүчеләр үз авылларын төзекләндерүдә катнашыргамы-юкмы икәнлеген хәл итте.
-
11 декабрь 2019 - 10:53Полиция кабул итәТүбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге декабрь аенда халык сорауларына җавап бирәчәк.
-
11 декабрь 2019 - 10:49Җылылык нурларыГабдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә сәламәтлеге чикле булган кешеләргә үзенең игътибарын күрсәтә. Өч ел дәвамында «Дуслар арасында» дип аталган клуб эшләп килә. Клубка ял итәргә генә түгел, бүгенге көн яңалыклары белән танышырга, үзләренә яңа дуслар табарга, вакытны файдалы уздырырга да киләләр. Алар арасында талантлы кешеләр дә бар: кемдер матур итеп җырласа, икенчеләре сокландыргыч итеп рәсем ясый, кайберәүләр кул эшләренә бик оста.
-
11 декабрь 2019 - 09:57Төрле максатларда кулланырга булаТүбән Каманың ЗАГС идарәсендә 20 әнигә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта аның күләме 453026 сум тәшкил итә. Гомумән, быел Түбән Кама шәһәрендә һәм районында ана капиталына 1100 сертификат тапшырылган. 2007 елдан, программа эшли башлаганнан бирле, 21200 гариза кабул ителгән. Бу мөмкинлектән, 80 процент яшь гаилә файдаланган. Башта ун елга дип исәпләнгән программа, 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы акчасы төрле максатларга тотыла ала.
-
11 декабрь 2019 - 09:51Көчле рухлылар өченМоннан ике ел элек шәһәребездә «Рубаха» оешмасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Менә шул көннән башлап, үзәк бик күп физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, яратып йөри торган урынына әйләнде.
-
11 декабрь 2019 - 09:46Җиһанны иңләгән ҖиһаншаКүптән түгел шәһәребездә кунакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Фәнис Җиһанша (фотода) булып китте.
-
11 декабрь 2019 - 09:43Үзгәрешләр көтеләДекабрьдән, Россия законнарында кайбер үзгәрешләр каралган. Алар ипотекага торак алучыларга, авыр финанс хәлендә калганнарга, эпилепсия белән авыручыларга һ.б. кагыла.
-
11 декабрь 2019 - 09:36Аңа тиңнәр юкСүзем шәһәрдәшебез, спорт ветераны, гер күтәрү буенча СССР, татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы, гер күтәрү буенча җиде(!) мәртәбә Татарстан чемпионы булган Корбан Галиев турында.