Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җылылык нурлары

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә сәламәтлеге чикле булган кешеләргә үзенең игътибарын күрсәтә. Өч ел дәвамында «Дуслар арасында» дип аталган клуб эшләп килә. Клубка ял итәргә генә түгел, бүгенге көн яңалыклары белән танышырга, үзләренә яңа дуслар табарга, вакытны файдалы уздырырга да киләләр. Алар арасында талантлы кешеләр дә бар: кемдер матур итеп җырласа, икенчеләре сокландыргыч итеп рәсем ясый, кайберәүләр кул эшләренә бик оста.

Инвалидлар декадасы кысаларында 5нче декабрьдә «Җылылык нурлары» дип аталган иҗади фестиваль узды. Әлеге фестивальдә катнашучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, кул эшләрен тәкъдим иттеләр һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Ел буе «Театр дигән серле дөнья» проекты эшләде. Әлеге проектта театр артистлары белән очрашулар узды. Театрның күпкырлы тармакларын өйрәнү белән беррәттән, үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. Тамашачы гына түгел, актер булып та карадылар.
Инвалидлар турында, без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин, алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Китапханә хезмәткәрләре шундый танылган шәхесләр белән үзенең укучыларын очраштырып, аларга киләчәккә яшәү ышанычы тудыра.
Ихтирам һәм хөрмәт, гадәти җылы мөнәсәбәт булган җирдә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә мөмкин. Моны һәрчак истә тотып, һәрберебез сәламәтлекләре чикле кешеләр үзләрен ялгыз сизмәсеннәр өчен, кулдан килгәнне эшләргә тырышсак иде.
Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре.

Фото Г. Тукай исемендәге китапханә cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев