Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Төрле максатларда кулланырга була

Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә 20 әнигә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта аның күләме 453026 сум тәшкил итә. Гомумән, быел Түбән Кама шәһәрендә һәм районында ана капиталына 1100 сертификат тапшырылган. 2007 елдан, программа эшли башлаганнан бирле, 21200 гариза кабул ителгән. Бу мөмкинлектән, 80 процент яшь гаилә файдаланган. Башта ун елга дип исәпләнгән программа, 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы акчасы төрле максатларга тотыла ала.

Әлеге керем торак шартларын яхшыртуга, ягъни кредит алганда беренчел взносны түләү, төп бурычны каплау, кредит (займ) буенча процентларны түләү өчен бирелә. Татарстанда ана капиталына гариза биргәннәрнең 90 проценттан артыгы сертификатны шул максатларда кулланган.
Балаларга белем бирү, шул исәптән, балалар бакчасы, нәниләрне карап тору хезмәтләре өчен түләнелә. Сүз уңаеннан, Татарстанда ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы өчен түләүчеләр дә арткан. Ана капиталы акчасын, гаиләдә мәктәп яшендәге балаларның укуы өчен дә кулланып була. Сертификатны, уку чыгымнарын балага 25 яше тулганчы куллану мөмкинлеге дә каралган.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балаларга, гаилә, ана капиталыннан ай саен акча алып бара ала. Балага 1,5 яше тулганчы айлык түләүләрдән дә файдаланып була. Тик бу бары аз керемле гаиләләргә генә кагыла. Гаиләнең 2019 елда мондый айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең барлык керемен 12гә бүлеп, гаилә әгъзалары санына (яңа туган баланы да исәпкә алып) бүләргә кирәк. Әгәр бу сан 14034 сумнан азрак булса, Пенсия фондына барып, айлык түләүгә гариза язарга мөмкин. Быел 9 ай эчендә мондый гаризаны 42 гаилә биргән. Гаризаны балага алты ай тулганчы язсагыз, шушы ярты ел өчен акча күчәчәк. Әгәр балага алты ай тулып киткәч кенә языла икән, акча гариза язган көннән алып кына түләнелә башлый. 2020 елдан айлык түләүләр буенча үзгәрешләр каралган. 1 гыйнвардан акчаны балага өч яшь тулганчы алып барырга мөмкин булачак. Айлык түләү хокукы бирүче гаилә кеременең минималь күләме дә үзгәрде. Хәзер ул 20170 сум тәшкил итә, айлык түләүләр акчасы исә – 9373 сум.
Ана капиталын, ананың җыелып бара торган пенсиясен арттыруга, шулай ук инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру өчен чаралар алуга кулланып була.
Ана капиталы алу хокукына гаиләдә икенче, өченче бала туу (яки игезәкләр) яисә баланы уллыкка алганнар ия була ала. Сертификатны алыр өчен яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны икенче бала туу яки уллыкка алу белән, яисә соңрак, үзегез өчен кулай вакытта бирергә мөмкин. Шулай ук, аны «Шәхси кабинет» аша юлларга була. Пенсия фондына документларны китереп биргәч, электрон сертификат «кабинет»ыгызга җибәреләчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X