Туган як

Аңа тиңнәр юк

Сүзем шәһәрдәшебез, спорт ветераны, гер күтәрү буенча СССР, татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы, гер күтәрү буенча җиде(!) мәртәбә Татарстан чемпионы булган Корбан Галиев турында.

Ул Әлки районы Түбән Биктимер авылында унбер балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килә. Әтисе Әбрар абый патша армиясендә унтер-офицер булып хезмәт иткән кеше. Авылларда совет власте урнашып, колхозлашу еллары башлангач, тырыш, намуслы Әбрар абыйны, колхоз рәисе итеп куялар. Ачлык елларны бик күп авылдашларын үлем тырнагыннан коткарып кала ул. Ә шулай да 1944 елны колхоз ашлыгын тарата дигән нахак яла белән, кулга алына. Әнисе Мәстүрә апа да унбер бала табып, тәрбияләү-багу өстенә, көн дими, төн дими колхоз эшендә хезмәт куя. Әле лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Балалар – җиде кыз һәм дүрт малай, әти-әниләренең терәк-таянычы булып, яшьтән кул арасына кереп, йорттагы бар эшне башкарып үсәләр. Берсе дә әти-әни йөзенә кызыллык китерми: яхшы укыйлар, спортны үз итәләр.
Корбан да абыйларыннан күреп, 4 нче сыйныфта ук гер күтәрү, татарча көрәш белән шөгыльләнә башлый. Болардан тыш, егет йөгерү буенча 100 метрлы араны 11 секундта узып, республикада беренче урынны яулый. Ә гер күтәрүгә килсәк, сигез килограммлы гердән башлап, әкренләп 20 килограммлыга җиткерә. Инде ничә еллар үтсә дә, үзенең беренче бүләген әле дә хәтерли. Базарлы Матакта ике потлы герне 80 мәртәбә күтәреп, беренче урынна ала. Моның өчен егеткә 11 флакон «Шипр» ислемае тапшыралар.
Унынчыга җиткәндә инде район Сабантуе җиңүчесе була. Мәктәпне тәмамлагач, күптәнге хыялын тормышка ашырып, Казан педагогия институтының физкультура факультетына укырга керә. Тик кулына диплом алырга гына насыйп булмый, спортчы егетне хәрби хезмәткә алалар. Армиядә дә гер күтәрү белән шөгыльләнүен ташламый: Белоруссия, Ленинград, Мәскәү, Рига, Калининград калаларында аңа тиңнәр булмый.
Шулай намус белән, яхшы гына хезмәт итеп, командирлары тарафыннан тапшырылган Мактау хатлары белән кайта туган якларына.
Аннан инде укын дәвам итеп тормый, 1968 елны Түбән Камага килеп, «химия»гә эшкә урнаша. Җырлый-җырлый эшләп йөргән җиреннән шин заводына чакыру ала. Җырлау дигәннән, «Син җырлаганда кеше эшләми, сине тыңлап тик тора, җырламасаң яхшырак булмасмы?» – ди аңа начальнигы А. Родыгин.
Лаеклы ялга чыкканчы, 30 елдан артык гомерен шушы заводка багышлый. Спортны да онытмый, буш вакыты булды исә – спорт залында шөгыльләнә.
Корбан Галиев 70 килограммга кадәр авырлыкта гер күтәрсә дә, үзеннән авыррак категориядә булучыларны да җиңеп бара. Әйтик, Казанда, республика Сабантуенда көндәше, авыр үлчәү категориясендә берничә мәртәбә Россия чемпионы булган Фаил Гобәйдуллинны җиңә.
Әле шулай да була, тирә-як районнардагы Сабантуйларда «Син барыбер җиңәчәксең, сиңа тиңнәр юк. Үзебезнекеләр дә җиңсен бераз», – дип, гер күтәрергә рөхсәт итмиләр аңа.
Сүз уңаеннан шуны әйтим әле, аздан гына Гинессның рекордлар китабына керми калган спортчы ул. Казан Сабантуенда ике потлы (32 килограмм) герне 213, ә 24 килограммлыны 711 мәртәбә күтәрә. 1996 елда тиешле документлар да әзерләнеп бетә, тик Корбан абый үзе авырып китү сәбәпле, башланган эш тәмамланмый кала.
Инде күптән лаеклы ялда булса да, Корбан Галиев – әле хәзер дә тынгы белмәс спортчы. Яшь буынга тәҗрибәле остаз, киңәшче, ярдәмчел дус ул. Күп кенә егетләрне теләсә-кайда буталып, сугылып йөрүдән спорт залына тартып керткән, әти кешедәй кайгыртучан булган остазларына рәхмәт сүзләрен мулдан җиткерүче шәкертләре шактый Корбан абыйның.
Хатын терәге – ир, гаиләдә авыр чакта таянырдай хәләлең булса, хатын-кыз чәчәк ата. Бу яктан да күпләргә үрнәк спортчы. Гомер буе гаиләсе өчен җан атучы үрнәк ир, кайгыртучан әти ул. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Башта балалары, хәзер оныклары өчен җан атып, аларның уңышларына сөенеп, кадерле кешеләрненең хөрмәтендә яши ветеран спортчы.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото К. Галиевнең шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: