Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көчле рухлылар өчен

Моннан ике ел элек шәһәребездә «Рубаха» оешмасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Менә шул көннән башлап, үзәк бик күп физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, яратып йөри торган урынына әйләнде.

Чөнки «Рубаха»да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аерым игътибар үзәгендә. Аларга үзара аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен, үзәктә бар мөмкинлекләр дә тудырыла.
Моңа кадәр «Рубаха»ның үз бинасы булмаса да, декабрьдән Җиңүнең 30 еллыгы урамында 2/39 йортта эшли башлыйлар. Билгеле, үз биналары булгач, эшләр дә җанлырак һәм җайлырак китәр. Бинага күчүгә 7, 8 һәм 15 декабрьдә махсус җайлашкан өстәл уеннары һәм спорт-балет биюләре буенча мастер-класс күрсәтеләчәк.
Бу үзәккә йөрүчеләргә психолог, юрист, исәп-хисап буенча бушлай ярдәм күрсәтелә, төрле өлкәләрдә әледән әле осталык дәресләре уздырыла. Әйтик, күптән түгел генә 12 кеше массаж курслары үткән.
«Рубаха» үзәгендә кеше язмышына битараф булмаучылар эшли. Алар инвалидлар тулы канлы тормыш белән яшәсеннәр өчен, әледән-әле яңа проектлар уйлап табып, яңадан-яңа чаралар үткәреп торалар.
Шундый проектларның берсе – «Продюсерлык үзәге» эшли башлгач, күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм калганннар, үз аяклары белән җиргә басып йөри алмаган талантлы яшьләр өчен мөмкинлекләр ачылган.
Сүз уңаеннан, кайда булса да хезмәт куясы, үз эшен башлап җибәрәсе килгән инвалидларга да эш табарга, эшмәкәр булып теркәлергә ярдәм күрсәтелгән. Бу әйберләр, сау-сәламәт кешеләр өчен бик мөһим дә түгелдер, тик инвалидларның физик мөмкинлекләре чикләнгәнлекләрен һәм кайберәүләрнең аларга үзгә карашын исәпкә алсак, бу зур ярдәм.
«Рубаха»ның эшчәнлеге күп кырлы. Ә алда торган 2020 елда эшләнергә теләгән эшләр, чынга ашырылачак хыяллар тагын да күбрәк. Аларның барысына да сәламәтлек телибез, тормыш кыенлыкларына бирешми, алга таба да шулай актив тормышта яшәсеннәр иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X