Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзгәрешләр көтелә

Декабрьдән, Россия законнарында кайбер үзгәрешләр каралган. Алар ипотекага торак алучыларга, авыр финанс хәлендә калганнарга, эпилепсия белән авыручыларга һ.б. кагыла.

Эпилепсия авыруыннан прегабалин, шулай ук авыртуны баса торган тапентадол, күз өчен тропикамид дарулары, даруханәләрдә рецептлар буенча гына сатылачак. Рецептсыз сату «Наркотик матдәләрне законсыз сату» маддәсенә керә һәм моның өчен җитди җәза каралган.
28 декабрьдән чит илләргә самолет белән очучылар өчен компенсациянең максималь күләме артачак. Мәсәлән, багаж тоткарланса, якынча 2000 доллар, ә җәрәхәтләнгән яки үлгән өчен 177 мең долларга кадәр түләнәчәк икән.
Элегрәк ипотекага торак алып, авыр финанс хәлендә калган кешеләргә түләү өчен уңайлырак шартлар тәкъдим итсәләр, 31 декабрьдән бу программа ябыла. Шулай да, түләргә мөмкинлек булмаса, банкка мөрәҗәгать итеп, «ипотека каникуллары» сорап гариза бирергә мөмкин.
Шулай ук, исегезгә төшерәбез: милек өчен салымнарыгызны 2 декабрьгә кадәр түләргә өлгермәсәгез, пеня өстәлә бара. Шуңа күрә, сузмагыз, бурычларыгызны капларга ашыгыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев