1 октябрь 2019 яңалыклары
-
1 октябрь 2019 - 13:45Сак булыгыз – «банк хезмәткәрләре» эш итәАлдаучыларның мәкерлекләре турында һәрдаим язып торсак та, кешеләр, табигате белән шундый булгангамы, һаман ышаналар. Оятсыз бәндәләр җиңел акча эшләү максаты белән, нинди генә тозак кормыйлар. Мәсәлән, үзен «банк хезмәткәре» дип таныштырган билгесез хатын 70 яшьлек әбинең банк картасыннан 2 миллион сум акча урлаган.
-
1 октябрь 2019 - 13:41Көзге чакырылышБыел армия сафларына Түбән Кама шәһәре һәм районыннан 320 ләп егет алыначак.
-
1 октябрь 2019 - 13:36Нәтиҗәле эшлибез!«Туган як» газетасы редакциясе «Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» конкурсында өченче урын алган.
-
1 октябрь 2019 - 13:21Хөрмәтле түбәнкамалылар, өлкән буын вәкилләре!Сезне чын күңелдән зирәклек һәм озын гомер бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
-
1 октябрь 2019 - 13:19Фестивальдә катнаштыларТатарстан артистлары Төркиядә узган татар-төрек фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган.
-
1 октябрь 2019 - 13:03Әзерлек эшләре башландыИлебез быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә бу мөһим чараны үткәрү максатыннан оештыру комитеты утырышы булды.
-
1 октябрь 2019 - 13:00Халык исәбен алачакларТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 1-31 октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алу булачак. Аның максаты – халыкның демографик һәм социаль-экономик хәлен өйрәнү. Мондый чара соңгы мәртәбә 2010 елда узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынган.
-
1 октябрь 2019 - 12:57«Тоннель» операциясе уздыТүбән Кама районында чираттагы «Тоннель» операциясе булды. Әлеге чараның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау.
-
1 октябрь 2019 - 11:58Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
-
1 октябрь 2019 - 11:35Сүриядә яңа мәктәпТүбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Сүрия башкаласы Дәмәшкъта эш сәфәрендә булып кайткан.
-
1 октябрь 2019 - 11:10Тагын бакчачы әбиләр турындаКемгә нәрсә – кәҗәгә кәбестә, дигәндәй, сүзем тагын бакчачы әбиләр хакында. Алар турында мәкалә гына түгел, тулы бер китап та язарга була. Әлегә мәкалә генә язып торам, пенсиягә чыгып, өйдә утырырга язса – китабын да бәлки чыгарырмын. Булачак китап өчен материал туплый торыйм дип, ирем машина белән алып бармаганда бакчага автобус белән баргалыйм. Дөресен әйткәндә, ялкау да түгел кебек инде үзем, тик автобуста йөреп, бакча тотар исәп юк.
-
1 октябрь 2019 - 11:02Китап – гомер юлдашыбызБүгенге җәмгыятьтә халыкны китапка тарту, әдәби әсәрләр белән кызыксындыру, эстетик зәвык тәрбияләү бурычы, беренче чиратта, –китапханәчеләр өстендә һәм алар үз хезмәт вазифаларын зур тырышлык, искиткеч фидакарьлек белән, күңел биреп башкаралар. Шәһәрнең 37 нче балалар китапханәсендә «Китабым – гомер юлдашым» дип исемләнгән әдәби очрашудан алган тәэсирләр бу фикеремне тагын да ныгытты. Әдәбият сөюче яшь дусларыбыз белән очрашуга без ТР Язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Нурзия Мирхазова белән килдек.
-
1 октябрь 2019 - 10:25Иң мөһиме – тиешенчә дәвалануЙөрәкләрен тикшерделәр, грипптан прививка ясаганнар. Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан Түбән Кама медицина хезмәткәрләре авылларга барганнар. Табиблар «Сәламәт йөрәк» акциясе уздырган.