Туган як

Нәтиҗәле эшлибез!

«Туган як» газетасы редакциясе «Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» конкурсында өченче урын алган.

Конкурста телевидение, газета һәм радио редакцияләре катнашкан. Барысы 680 эш тәкъдим ителгән (узган ел – 595). Мәртәбәле жюри әгъзалары журналистыбыз Лилия Заһретдинованың керәшен халкының «Микайлу көне» бәйрәме, мари халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, татар халкының Сабантуй бәйрәме һәм дагыстанлыларның милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеген яктырткан мәкаләләренә югары бәя биргән. Газетабыз киләчәктә дә халыклар дуслыгын үстерүдә үзенең лаеклы өлешен кертү өстендә эшләр.
Фото Л.Заһретдинованың шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: