Туган як

Иң мөһиме – тиешенчә дәвалану

Йөрәкләрен тикшерделәр, грипптан прививка ясаганнар. Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан Түбән Кама медицина хезмәткәрләре авылларга барганнар. Табиблар «Сәламәт йөрәк» акциясе уздырган.

Шәңгәлче авылы халкын мәдәният идарәсендә кабул иткәннәр. Табиблар йөрәккә кардиограмма ясап, аңлатма биргән, кирәк булса, дарулар билгеләгән. Иң мөһиме – куркынычсызлык чараларын алдан күрү һәм тиешенчә дәвалану. Шулай ук буйларын, авырлыкларын, май тукымасы авырлыгын тикшерделәр, кан басымын үлчәделәр. Дүрт сәгать эчендә табиблар 60 кешене кабул иткән.

Фото НТР cайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: