Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Тоннель» операциясе узды

Түбән Кама районында чираттагы «Тоннель» операциясе булды. Әлеге чараның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау.

Ел башыннан шәһәр һәм район юлларында 236 авария очрагы теркәлде. Аларда 7 кеше үлгән, 304се җәрәхәт алган. 51 авариядә 16 яшькәчә 53 бала зыян күргән. Автомобиль йөртүчеләр гаебе белән 212 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 5 кеше үлгән, 281 кеше җәрәхәтләнгән.
Аварияләрнең күп өлеше автомобильләрнең җәяүлеләрне таптатуына-бәрдерүгә туры килә. 86 кешене машина бәрдергән, шуларның 53 җәяүлеләр тиешле урыннан чыкканда булган. Өч җәяүле үлгән, 88е җәрәхәтләнгән.
Исерек автомобиль йөртүчеләре гаебе белән 15 юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән, 88е яраланган. Тизлекне арттырып һәм каршы полосага чыгып 13әр авария ясалган.
Түбән Кама ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләрне, җәяүлеләрне юлда игътибарлы булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев