Туган як

Тагын бакчачы әбиләр турында

Кемгә нәрсә – кәҗәгә кәбестә, дигәндәй, сүзем тагын бакчачы әбиләр хакында. Алар турында мәкалә гына түгел, тулы бер китап та язарга була. Әлегә мәкалә генә язып торам, пенсиягә чыгып, өйдә утырырга язса – китабын да бәлки чыгарырмын. Булачак китап өчен материал туплый торыйм дип, ирем машина белән алып бармаганда бакчага автобус белән баргалыйм. Дөресен әйткәндә, ялкау да түгел кебек инде үзем, тик автобуста йөреп, бакча тотар исәп юк.

Безнең әбиләр кебек чыдам, чыныккан әбиләр – дөньяда юк. И, караган булабыз чит ил әби-бабайларның спорт костюмы киеп, парк буйлап йөгергәненә! Сез безнең әби-бабайларның Актүбә мәйданчыгына ничек чапканын карагыз! Йөгергән булып кыштырдаган чит ил картларына сокланган буласыз. Әби-бабайларның автобус килеп туктагач, ничек итеп һөҗүмгә күчкәнен Кышкы сарайны штурмлаган революционерлар күрсә – һәркайсына Герой исеме бирерләр иде.
Көянтәдәй бөгелгән бер татар әбие, әгәр газетаны укысаң чагыштыруым өчен гафу ит, 82 яшендә (!) ике кулына да нәрсәләрдер тутырылган зур гына пакетлар тотып, тукталышка кадәр булган километр чамасы араны җәяү тәпили. Үзе әле җитмәсә, романтик, култык астына шактый гына зур букет та кыстырган. Мин дә тәменә кызыгып, бер пакет алма тутырган идем дә, ярты юлда хәлдән таеп, ташлап калдырдым.
Яңгыр коеп ява, автобус килергә бераз вакыт бар. Таныш-белешләр үзара сөйләшә, минем күз күргән кешем булмагач, башкаларны күзәтәм. Автобус көтүчеләрнең иң яшенә алтмыш яшьләр чамасы. Аларга карап, моннан 10-15 ел элек нинди мода булганын чамалап була.
Әһә, бер әбекәйнең телефоны шалтырады. Яңгыр яуганга борчылып, кызы тукталышка чыгып каршы алыйммы, дип шалтырата икән. «Юк, кызым, бу яңгырда берүк тукталышка чыгып йөрмә. Үзем кайтам, әйберләрем күп түгел», – дип әби кызын урамга чыгып тормаска үгетли. Мин ихтыярсыздан, әбинең әйберләренә күз салам: пакетка утыртылган ике унышар литры чиләк! Ие, әйберләре гел юк икән шул!
Тагын еллар шактый гына талкыган бер әби, корыган чәчәкләрен үзеннән дә биегрәк итеп өеп, балалар коляскасын «уфалла арбасы» иткән дә, чүплеккә кадәр тартып алып килә. Иии, әби җаныкаем, бакчада гына ятса, ни була инде бу корыган чәчәк сапларына...
Безнең әби-бабайлар шул инде, алар эшсез тора алмый. Өйдә тик ятсалар, чирли башлыйлар. Ә менә: «Өйдә намаз укып, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә генә ятыгыз», – дигәч, бер әби миңа: «Кыш көне укыйбыз кызым, борчылма. Җәй көне вакыт юк шул!» – дип җавап кайтарды.
Шул уңайдан тәкъдимем бар – автобусларның бакчага кузгала торган Актүбә мәйданчыгында әби-бабайларга һәйкәл куярга кирәк. Ике кулына дүртәр пакет тоткан, таягына таянган әби белән бабай сыны булачак ул. Кырында утырып торыр утыргыч та куелачак, һәм әби-бабайлар бик яраткан помидор белән суган түтәле... Идеясе бар, акча гына табасы калды.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: