Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сүриядә яңа мәктәп

Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Сүрия башкаласы Дәмәшкъта эш сәфәрендә булып кайткан.

Алар Дәмәшкъ шәһәренең Барза районында сугыштан соң Татарстан мөфтияте һәм Русиянең башка дини оешмалары ярдәме белән төзекләндерелгән гомум белем бирү мәктәбен рәсми ачу тантанасында катнашкан. Сирия балалары килгән кунакларга русча җыр җырлап күрсәтеп, ә кунаклар аларны «Аленка» шоколады белән сыйлаган.
Бер мең укучыга исәпләнгән биш катлы бу мәктәп Сүрия сугышында зыян күргән социаль инфраструктурасын торгызу проекты кысаларында төзекләндерелгән беренче объект. Узган елның декабреннән Россия дини оешмалары да гуманитар чарага кушылып, акча җыя башлаган. Татарстан мөселманнары, Диния нәзарәте әлеге мәктәпне торгызу өчен үзеннән шактый зур өлеш керткән. Җыелган 300 000 доллардан артык акчаның 40 меңе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән. Бу чарада Түбән Кама мөселманнары да бик актив катнашкан.
Ачылу тантанасыннан соң журналистлар өчен брифинг, шулай ук Русия һәм Сүрия дин эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе дә булган.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев