12 июль 2019 яңалыклары
-
12 июль 2019 - 11:51Музейга рәхим итегез !5 июльдә Татарстанда бердәнбер Велосипед музее ачылды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов, танылган велосәяхәтче Илдус Янышев катнашты.
-
12 июль 2019 - 11:48Зурлап үткәрделәрТүбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме үтте. Төп чаралар шәһәребезнең үзәк паркында оештырылды.
-
12 июль 2019 - 11:23Аларга да илле!50 ел шәһәребезне янгыннан саклыйлар. Сүзебез –шәһәрнең янгынга каршы хәрбиләштерелгән хезмәте хакында. Татар халкының «Бурдан кала, уттан калмый», дигән әйтемен исегезгә төшерсәгез, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең никадәр мөһим булуын, кирәклеген аңларсыз.
-
12 июль 2019 - 11:20Көтелмәгән шатлыкГагарин урамындагы 5 а йорты өчен җаваплы Язилә Фәрхетдинованы 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Кунакка якыннары гына түгел, Түбән Кама җитәкчеләре дә килде.
-
12 июль 2019 - 11:13Машиналарсыз ишегалды булырмы?Мурадьян урамындагы 4 нче, 5 нче, 6 нчы йортлар ишегаллары машинасыз калырга мөмкин. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен шәһәр мэры Айдар Метшин белән узган күчмә киңәшмәдә күтәрелде.
-
12 июль 2019 - 11:11Беренче матчта – беренче җиңү!7 июльдә Саранск шәһәрендә ОЛИМП-ФНЛ беренчелегенә матч узды. Беренче матчта Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Мордовия» футбол клублары очраштылар.
-
12 июль 2019 - 11:02«Минем шәхси остазларым...»Фәрит Яхъя улы Вагыйзов – һөнәре буенча журналист. Озак еллар «Түбән Кама Шин» берләшмәсендә чыккан «Шинник« газетасының редакторы булып эшләде. Аның үткен мәкаләләрен Түбән Камада чыгучы газеталарда гына түгел, республика матбугатында да еш күрергә мөмкин иде. Хәзерге вакытта Фәрит Яхъя улы шәһәребезнең 11 мәктәбендә укытучы булып эшли. Ләкин ул журналистика һөнәренә хыянәт итмәде. «Туган як» газетасы белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Ул – газетаның штаттан тыш хәбәрчесе, алыштыргысыз спорт күзәтүчесе дә әле. Фәрит Вагыйзов (фотода) тиздән олы юбилеен – 60 яшен билгеләп үтәчәк. Аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Киләчәктә дә «Туган як» белән хезмәттәшлек итәр дигән өметтә калабыз. Һәм түбәндә газета укучыларыбыз игътибарына Фәрит Вагыйзов язмасын тәкъдим итәбез.
-
12 июль 2019 - 10:49«Юк... дип әйтергә кушмый минем йөрәгем»Түбән Кама ЗАГСы начальнигы Бэлла Махотина шәһәр хәбәрчеләре белән чәй табыны артында очрашып, 2019 елның алты аенда кавышучылар, туучылар саны белән таныштырды.
-
12 июль 2019 - 10:28Исән-сау эшләргә язсынОлы Аты халкы авылыбызның шәфкать туташы Лидия Архирееваны эшен җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкаруы, ярдәмчел булуы өчен хөрмәтләп, үз итеп, «Безнең Лида» дип йөртә.
-
12 июль 2019 - 10:23КыскачаКазан Епархиясе керәшен приходларының 150 еллыгы уңаеннан юбилей билгесен тәкъдим итү тантанасы узган.
-
12 июль 2019 - 10:17Питрауның асылыИюль – төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларның берсе дисәк тә, һич ялгыш булмас. Питрау – шуларның иң мәртәбәлесе. Бу бәйрәмгә кадәр Аграфена Купальница һәм Иван Купала көннәрен билгеләп узалар.