Туган як

«Юк... дип әйтергә кушмый минем йөрәгем»

Түбән Кама ЗАГСы начальнигы Бэлла Махотина шәһәр хәбәрчеләре белән чәй табыны артында очрашып, 2019 елның алты аенда кавышучылар, туучылар саны белән таныштырды.

Син – сабыем, йөрәк тибешем

Кызганычка каршы, 2016 елда туган балалар саны кими башлап  (1,9 процентка – авт.), бүгенге көнгә кадәр зур үзгәрешләр күзәтелми дисәң дә була. 2017 елда бала туу күрсәткече 18 процентка кимегән иде. Узган ел хәлләр берникадәр яхшырды һәм 2,4  процент тәшкил итте. Быел алты ай эчендә бала туу күрсәткече 9,3 процентка артты, – дип башлады сүзен Бэлла Махотина. 
Бер яктан карасаң, гади генә саннар, икенче яктан – кешеләр язмышы. Түбән Камада бала туу буенча рекорд 1987 елда куелган. Ул вакытта 5153 сабый якты дөньяга килгән. Шомлы 90 нчы еллар тәэсире көттермәде – 1995 елда нибары 2560 бала аваз салган.  Менә шул «демографик чокыр» нәтиҗәсендә, ул вакытта туып, үсеп җиткән балаларның гаилә кору, балалар туу буенча күрсәткечләрнең кимүе, гаҗәпләнерлек түгел. 
Демографик кризистан чыгу юнәлешенең төп билгесе– гаиләдә икенче, өченче һәм аннан күбрәк бала туу. Сүз уңаеннан, Түбән Кама бу яктан – алдынгылар сафында. Быел дөньяга килгән 1404 сабыйның 35 проценты – беренче, 45 проценты – икенче, 15 проценты – өченче, 4 проценты дүртенче булып, алар арасында 21 игезәк бала да туган. Моңа, әлбәттә, ана капиталы, җир кишәрлеге бирү программалары уңай йогынты ясый. Шулай да, быел 18 яшькәчә алты хатын-кызның бала табуы – гүзәл күренеш түгел дияр идем.
Сабыйларның 223 е никахсыз яшәгән ата-анадан туган, 81 хатын «ялгыз ана» статусын алган, 121 сабыйга аталыкны билгеләү процедурасы уздырганнар. Бу нисбәттән Бэлла Махотина түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәргә булды:
– 21 парны бала тууны рәсмиләштерү белән бергә, аталыкны билгеләү процедурасын үтте һәм өйләнеште. Нишләптер, никахсыз яшәп тә, хатыны йөкле икәнен белгәч, парлар өйләнергә ашыкмый. Ә бала тугач, әти кеше хатынына өйләнеп, баласын үз исеменә яздырырга, дип килгәч, башта әти булуын дәлилләргә тиеш. Күбесе шул вакытта «без белмәдек» белән акланып маташа, – диде. 
Соңгы айларда Түбән Камада балаларга ешрак  Тимур, Әмир, Матвей, Артём, Кирилл, Марк, Ярослав, Милана, Алиса, София, Виктория, Арина, Полина, Алинә исемнәре кушыла. Ә менә Айрат, Илдар, Илсур, Владимир, Олег, Эльмира, Ләйсән, Кристина, Регина һәм башкаларын кушучылар саны шактый кимегән. Гадәти булмаган исемнәр арасында Добрыня, Наис, Һава, Тея, Евангелина, Апполинария, Аурелия кебек исемнәр дә бар.

Кияүләр хислерәк була

– Өйләнешергә, дип гариза биргән парларның документларын карасаң, кайберләре кайчандыр гаилә корганнар да, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аерылышканнар. Күпмедер вакыт узгач, күрәсең, хаталарын аңлап, аек акыл белән тагын кавышырга булалар. Ел саен 100 ләп шундый гаилә туа, – дип аңлата Бэлла Махотина.
ЗАГС белгечләре әйтүенчә, никахлашу тантанасында төрле кызыклы очраклар була. Мәсәлән, еш кына кияүләр күбрәк дулкынлана, араларында хәтта елап җибәрүчеләре дә бар. Берсе, хисләнеп булса кирәк, тантана алып баручының: «Сез өйләнергә ризамы?» – дигән соравына «Юк!» – дип җавап биргән, һәм «дип әйтергә кушмый минем йөрәгем!» җөмләсе белән тәмамлаган. Тагын берсе хатынына никахлашу турында таныклыкны тапшыргач: «Ә минеке кая?» – дип сораган. Кәләшләр исә бер генә детальне дә күздән ычкындырмый, кияүгә бертуктаусыз «камерага кара», «елмай», дип кабатлап торалар. Чит ил фильмнарын күп карагангамы, яшьләр балдакларны еш кына сул кулга кигезәләр.
Быел ярты ел эчендә 15 түбәнкамалы чит ил гражданнары белән кавышкан, шулар арасында Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азербайҗан, Украина һ.б. ил вәкилләре дә бар. 
Шулай ук кавышучылар календарьнең «матур» көннәрендә өйләнешергә тырыша. Быел 19 июль (19.07.19), 19 сентябрь (19.09.19), 10 октябрь (10.10.19), 19 октябрь (19.10.19), 19 декабрь (19.12.19) «тылсымлы көннәр» – дип санала. Аларның кайберләре эш көннәренә туры килсә дә, ЗАГС белгечләре никахны рәсмиләштерергә әзер. 

Яратып кавышсалар да

Алты ай эчендә Түбән Камада 510 гаилә җимерелгән. 97 пар –  үзара килешү, 410 ы – суд карары, өчесе – суд хөкеме буенча аерылган. Шулай да, нигездә, гаризаны хатыннар бирә икән. Парларның бергә гомер итү вакытына күз салсак, иң кыскасы – өч ай, иң озыны 47 ел тәшкил итә, тугыз пар исә бер түбә астында яшәүгә бер ел да түзә алмаган. Иң өлкән аерылышучы иргә – 79, хатынга 71 яшь булган. Гаилә җимерелү сәбәпле, 220 бала әтисез яки әнисез үсәчәк. 
– Аерылышучыларга анкеталар биреп, сорауларга җавап бирүләрен сорыйбыз. Быел аларны 78 кеше тутыран. Гаилә кору сәбәпләре турында сорауларга 75 проценты «яраттым», дип җавап биргән. Шулай ук, «балага уздым», «яшем җитте», «башкалардан аерылырга теләмәдем», «ялгызлыктан курыктым», «кызгандым» дип тә язалар, – дип аңлата Бэлла Ивановна.
Аерылуга китергән сәбәпләрне алар «тигезлектә яшәп булмый», «ирем (яки хатыным) миннән читләште, хыяннәт итте», «туганнар комачаулый», «акча җитми», «милли карашлар буенча туры килмәдек», «алкоголизм, наркомания», «мыскыл итә, кыйный» – дип күрсәтә. 

Гаилә кыйммәтләре сагында

Түбән Кама ЗАГСы ел дәвамында, мәктәп укучылары белән «Семьеведение» дәресләре, студентлар белән очрашулар уздыра, ата-аналар комитеты белән мөһим мәсьәләр буенча киңәшләшә һ.б. ЗАГС начальнигын һәм белгечләрен, шәһәребезнең күп кенә бәйрәм чараларында күреп була. Әйтик, 12 июньдә үткән «Трамвайлар парады»нда бер вагон аларга бирелгән иде.
 – Ике ел элек кавышкан булсалар да, бер ир белән хатын туй киемнәре киеп, безнең вагонга керүчеләр соравы буенча, өч тапкыр «язылышты». Уен-көлке белән вакыт узганын сизми дә калдык, җылы сүзләр ишетү рәхәт булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Бэлла Махотина.
Сүз уңаеннан, 2018 елның 1 октябреннән Россиянең барлык ЗАГС лары бердәм дәүләт реестрында эшли башлаганнар. Моның уңай яклары бик күп икән. Мәсәлән, башка шәһәрдә туып, бирегә күченеп килгән кеше, туу турында таныклыгын югалтса, аны тергезү өчен беркая барырга да кирәкми. Махсус сайтта бердәм база ачылып, бөтен мәгълүмат шунда кертеләчәк. Түбән Кама ЗАГС ы архивында 500 мең акт тупланган, шуларның 65 процентын бердәм электрон базага җибәргәннәр.  
– Беләсезме, эшемнең нәтиҗәсен нәрсәдән күрәм? ЗАГС аша аерылышырга, дип килүчеләрне без башта психологларга җибәрәбез, ярдәм итмәсә, үзем очрашып сөйләшәм, үгетлим. Шуннан соң башка килмәсәләр – шатланам, димәк, дуслашканнар,– дип горурланып әйтә Бэлла Махотина.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: