Туган як

Беренче матчта – беренче җиңү!

7 июльдә Саранск шәһәрендә ОЛИМП-ФНЛ беренчелегенә матч узды. Беренче матчта Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Мордовия» футбол клублары очраштылар.

Уен башланып, икенче минутта  Руслан Галищкбәров  тупны башы белән «Мордовия» капкасына юнәлтте. Хуҗаларны голдан капкачының осталыгы гына саклап калды. «Нефтехимик» уенчылары исә уен кырындагы ике фланг ягыннан бер-бер артлы һөҗүм итә башладылар. Сул яктан –  Мераби Уридия үзенә генә хас булган финтларны, уңнан  Денис Макаров көндәшләрне авыр хәлдә калдырып, һөҗүм итте. Ниһаять, 28 нче минутта   «Нефтехимик» командасы капкага тубын кертә алды.   
Хуҗалар икенче таймда да инициативаны үз кулларына ала алмадылар. «Нефтехимик» командасы өчен матч дәвамында бары бер куркыныч мизгел булды. Нәтиҗәдә, уен түбәнкамалыларның җиңүе – 1:0 исәбе белән тәмамланды.
«Нефтехимик»  киләсе уенны «Түбән Новгород» командасы белән 13 нче июльдә Казанда «Рубин» стадионында уздырачак. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: