Туган як

«Минем шәхси остазларым...»

Фәрит Яхъя улы Вагыйзов – һөнәре буенча журналист. Озак еллар «Түбән Кама Шин» берләшмәсендә чыккан «Шинник« газетасының редакторы булып эшләде. Аның үткен мәкаләләрен Түбән Камада чыгучы газеталарда гына түгел, республика матбугатында да еш күрергә мөмкин иде. Хәзерге вакытта Фәрит Яхъя улы шәһәребезнең 11 мәктәбендә укытучы булып эшли. Ләкин ул журналистика һөнәренә хыянәт итмәде. «Туган як» газетасы белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Ул – газетаның штаттан тыш хәбәрчесе, алыштыргысыз спорт күзәтүчесе дә әле. Фәрит Вагыйзов (фотода) тиздән олы юбилеен – 60 яшен билгеләп үтәчәк. Аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Киләчәктә дә «Туган як» белән хезмәттәшлек итәр дигән өметтә калабыз. Һәм түбәндә газета укучыларыбыз игътибарына Фәрит Вагыйзов язмасын тәкъдим итәбез.

Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» музеенда күп санлы экспонатлар арасында минем күңелемә иң якын бер әйбер бар. Ул – «РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы» дип аталган күкрәк билгесе. Бу – 45 ел буе укытучы булып эшләгән «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнгән  әтием Яхъя Вагыйзь улы  ядкаре.  
Әти Мөслим районының Түбән Табын авылында туа. Аларның нәселендә, бабасының бабасы Габделвахит  мулла була.  Аның улы – Мәлик  мулла  өч мәхәллә тота, мәдрәсәдә укыта. Үзенең улы Вагыйзьгә, ягъни минем бабайга катгый рәвештә белем алырга, укымышлы булырга дип, васыять әйтеп калдырган. 
Кызганычка каршы, бабайның ул теләге тормышка ашмый. Канлы октябрь инкыйлабы бөтен уй-планнарны челпәрәмә китерә. Мәлик бабайны кулак дип, Себергә сөрәләр, ул биш елдан соң авырып кайтып, мәрхүм була. Вагыйзь яшьтән колхоз тәртәсенә җигелә. Ә аннары ул Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югала...
Биш бала арасында  өлкән улы  – Яхъя гаиләдә баш булып кала. Ярый әле Ык буе болын-тугайлары үзләренең бар җимешләре белән, ачлык авырлыкларын кичеп чыгарга ярдәм итә. Сугыш беткәч, 1946 елда әти Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Тырышып белем алырга  ачлык, кием-салым юклык та комачау итә алмый. 1950 елда әти укытучы дипломы белән Актаныш районының Яңа Әлем балалар йортына эшкә җибәрелә. Ә аннары биш ел буе 
Совет Армиясе сафларында авиация полкында – механик ярдәмчесе, девизия штабында писер булып хезмәт итә. 
1956 елның иртә язында, ярсып ага башлаган Агыйделне көч-хәл белән кичеп, тагын Актанышка кайта. Ашкынуы юкка булмый, чөнки  Яңа Әлемдә аны биш ел элек вәгъдә биреп, армиягә озаткан сөйгәне – минем булачак әнием Мәхмүзә өзелеп көтеп тора...  Алар кавышып озак та үтми, балалар йортын икенче авылга – Такталачыкка күчерәләр. Шунда әтине башта директор урынбасары, соңрак кына, директор итеп билгелиләр.
Әтиемнең педагогик осталык серләре бик гади иде. Аны мәктәп укучылары бик яраталар, чөнки дәресләре кызыклы, җанлы була. Яңа тема аңлатканда, ул һәрчак аны тормышчан һәм практик кулланышка бәйләп алып бара. Зур тормыш тәҗрибәсе аңа хәтереннән кирәкле мисаллар табып, аларны дәрестәге төрле ситуациягә бәйле рәвештә  аңлатырга ярдәм итә иде. Ул беркайчан да үзенең белем дәрәҗәсен үстерү өстендә эшләүне туктатмый. Еш кына Казанга курсларга бара, аннан кочак-кочак  китаплар төяп кайта. Авылда без газета-журналларны иң күп алдыручылар булганбыздыр. Ул чакта шәһәр китапханәләрендә таба алмаслык «дефицит» басмаларны ала идек.  
Балалар йортында белем бирүдән тыш, әтием урта мәктәптә рус теле укыта. Бер елны безнең сыйныфта сызым дәресләре алып барды. Ул вакытта альбом битенә төрле сызым-эскизлар ясарга өйрәндек. Ул безне гади рәсемнәрдән катлаулырак сызымнар ясарга да өйрәтте. Шунысын ассызыклап  узарга кирәк, әти бар эштә дә үрнәк күрсәтте. Шул ук сызымнарның астындагы язуларны, басма хәрефләр белән тип-тигез яза, ә без линейкалар белән астан-өстән сызып, дәрес буе мәш килә идек...
Элек сыйныф журналларында кайбер укытучылар контроль эше яздыргач, графа буе «икеле»ләр тезеп чыгалар иде. Миннән өлкәнрәк сыйныф укучылары: «Вагыйзов «икеле» түгел, нокталар гына куя. Өч нокта булса, көн саен  дәрестән соң калдырып, күрмәгәнеңне күрсәтә. Ә аның «өчле»се «бишле»гә тиң», – дип сөйлиләр иде. Бу сүзләрнең дөреслеге, ул укытып чыгарган бик күп балаларның югары уку йортларын тәмамлап, яхшы белгечләр һәм җитәкчеләр булулары белән расланды. Әтинең танылган укучылары арасында фән кандидатлары, директорлар, хәрби офицерлар, төрле җитәкчеләр күп булды.   
Аның уңышлары турында сөйләгәндә, әнием Мәхмүзәне  һич тә  искә алмый ярамый. Ул кече яшьтән әтисез кала, ә әнисе Ленинград блокадасыннан чыккач, вафат була. Әниемнең педагогик белем алырга мөмкинлеге булмый, ләкин ул да бар тормышын мәктәп,  балалар йорты һәм мәктәп-интернат белән бәйләгән. 
Балалар аны бик нык яраттылар! Ул үзе ягымлы һәм җылы күңелле кеше иде. Әмма тәртипкә, чисталыкка һәм пөхтәлеккә бик таләпчән булган. Мәсәлән, утын әрдәнәсен өясең икән, ул Кремль стенасы кебек төп-төз, түтәл казыйсың икән, туп-туры почмаклы булырга тиеш!  
Пионер әйдаманы яки тәрбияче булып эшләсә дә, төн утырып эш планы яза иде. Мәктәптә укытучылар җитмәгәндә хезмәт, җыр һәм рәсем дәресләрен үзе алып барды. Үзешчән сәнгать концертлары оештырырга яратты. Аның балаларда аз гына булса да иҗади очкын күреп, шуны кабызып җибәрергә, аларның сәләтләрен ачу осталыгы бар иде.  Күпме биючеләр, нәфис сүз осталары әзерләгәндер әнием!  Күпме ятим балалар белән үзенең кайнар  йөрәк җылысын уртаклашкандыр...
Мәктәпне бетергәннән соң, балалар, тормышта үз урыннарын табып, гаилә корганда, минем әти-әнине никах ашына, үз балалары тугач, бәби туйларына чакыралар иде.  Алардан: «Яхъя абый һәм Мәхмүзә апа, әгәр дә сез булмасагыз, без беркайчан да мәктәпне тәмамлый алмас идек...» дигән сүзләрне бик еш ишетә идек.
Әтием үз балаларында да һәрчак белемгә һәм китапка мәхәббәт уятырга тырышты. Үзе шигьриятне – Тукай, Такташны бик ярата иде.  Бәлки, шул сәбәпледер,  үзем 7-8 нче сыйныфларда укыганда, бераз каләм тибрәтә башладым, ә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетындагы – журналистика бүлегенә укырга кердем. Уку йортын тәмамлагач, ике дистә елдан артык газеталарда, телевидениедә эшләдем. Үзгәртеп кору вакытында, «Шин» берләшмәсендә, татар телендә газета чыгара башладык, татар теле курсларында укыттым. 16 нчы мәктәпнең элеккеге директоры Т.Әхәтов сорагач, төп эшемнән (газета мөхәррире) тыш, татар теле дәресләрен факультатив сәгатьләрдә укыттым. 2011 елдан Татарстан кадетлар корпусында эшләдем, хәзер инде 11 нче мәктәптә татар теле дәресләре алып барам.
Әти-әниләребезнең тәрбия җимешләре безгә, үзебезнең киләчәк тормышыбызда нык ярдәм итте. Дүртебез укытучы һөнәрен сайлады. Сеңлем Фәйрүзә Манихова – педагогия фәннәр кандидаты, озак еллар Түбән Кама педагогика көллияте директоры булып эшләде. Икенче сеңлем Рамилә Татарстан Республикасы Президентының мәгариф өлкәсендәге грантка лаек булган югары категорияле укытучы. Төпчек сеңлебез Раилә шулай ук, педагог һөнәрен сайлаган иде, кызганычка каршы, фаҗигале рәвештә вафат булды. Башка туганнар арасында да укытучылар  бик күп. Мәсәлән, Түбән Каманың 2 нче урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләүче Роза Сәгъдиева, Иске Чүпрәледә директор һәм укытучы ирле-хатынлы Баһаветдиновлар, Алабугада 8 нче мәктәптә эшләүче Ләйсәнә Сәгъдиева һәм башкалар. Безнең педагогик династия стажы инде 250 елдан артып китте!
Укытучы һөнәренең нинди катлаулы, җаваплы булуын мин  еллар узгач кына  аңладым! Бүгенге укытучы алдына куелган бурычлар – бик зур. Аның эшен бакчачы хезмәте белән чагыштырырга мөмкин: мөгаллим, балаларга белем һәм уңай тәрбия орлыкларын «чәчә». Ул орлыклар яхшы җимеш бирмичә калмыйлар, чөнки алар иң уңдырышлы җирдә – балалар күңелендә үсә. Мәгърифәт белән күпме сокландыргыч шәхесләрнең искиткеч язмышлары бәйләнгән. Тик мин, иң беренче чиратта, үземнең укытучы әти-әнием алдында баш иям. Алар минем иң  акыллы, иң гүзәл, иң күркәм остазларым иде. Күңелем түрендә алар турында якты истәлек һәрчак сакланыр!
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, 11 нче мәктәпнең I категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: