Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аларга да илле!

50 ел шәһәребезне янгыннан саклыйлар. Сүзебез –шәһәрнең янгынга каршы хәрбиләштерелгән хезмәте хакында. Татар халкының «Бурдан кала, уттан калмый», дигән әйтемен исегезгә төшерсәгез, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең никадәр мөһим булуын, кирәклеген аңларсыз.

Янгынга каршы хәрбиләштерелгән хезмәтнең беренче отряды шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Мактанырлык эшләре, горурланырлыклары бар – Россиядә яхшыларның яхшысы сафында безнекеләр! Отрядта үз эшенең осталары, хезмәтен һәм кешеләрне яратучылар эшли. Беренче вакытларда, анда 162 кеше булса, бүген бу авыр һәм мактаулы хезмәттә 800 кеше исәпләнә. 
Янгын сүндерүчеләр хезмәтенә һәрберебез мохтаҗ. Авыл җирлекләрендә, күрше-тирәдә янгынны күргән кеше, аның никадәр зыян китергәнен аңлыйдыр, дип беләм. Үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, безнең мал-мөлкәтне саклап калуда көрәшкәннәре өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде?..
Бәйрәмнең тантаналы өлеше җылы сүзләргә һәм рәхмәтләргә бай булды. Отрядның 60 тан артык хезмәткәренә медальләр, мактау грамоталары тапшырылды.
Рәсми өлештән соң, янгын сүндерүчеләр бәйрәмне спорт мәйданчыгында дәвам иттеләр. Сабантуйны хәтерләткән бу бәйрәмгә, аларның гаиләләре дә килгән иде. Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар өчен күп уеннар, мәйданчыклар эшләде. Шәһәребезнең һәм башкалабыз Казаннан килгән иҗат төркемнәре чыгышы белән үрелеп барган спорт уеннары, кыр кухнясы ашлары бәйрәмдә катнашучыларга бик ошады.
Без дә бәйрәмнәре белән котлап, аларның эшләрендә сабырлык, ныклык һәм иң мөһиме – янгыннарның аз булуын телибез!
Илһамия Гаффарова.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев