Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәйрәм белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнамалылар!

Халкыбыз – борынгы бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны югалтмый, буыннан-буынга тапшыра килә. Шундый матур һәм үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Питрау. Элгәреләрдән безгә рухи мирас булып калган һәм табигатьнең иң ямьле бер мәлендә  – җәйнең кыл уртасында уздырылучы Питрау көне белән барыгызны да тәбрик итәм. 
Без, керәшеннәр, гадилегебез, сабырлыгыбыз, эчкерсез күңелебез, кунакчыл булуыбыз белән аерылып торабыз. Шуңа күрә Питрау да дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле Түбән Кама халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Үзегезгә һәм якыннарыгызга гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел көрлеге телим! Һәр көнегез Питрау бәйрәме кебек ямьле, табыннарыгыз мул, җаныгыз тыныч булсын! 
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X