26 март 2019 яңалыклары
-
26 март 2019 - 10:30Нәүрүз – дуслык бәйрәмеТүбән Камада Нәүрүз бәйрәме узды. Халык иҗаты йорты янында «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары сәхнәләштерелгән тамаша куйдылар. Шәһәрнең җирле коллективлары да чыгыш ясадылар.
-
26 март 2019 - 10:25Олы тормыш юлы узып...Әле күптән түгел Түбән Камадан берничә ветеран юбилейларын билгеләп үтте. Аларны гомер бәйрәмнәре белән туганнары, якыннары, җирле хакимият вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм хакимият исеменнән бүләк тапшырдылар.
-
26 март 2019 - 10:22Ташуларга каршыСу басулардан зыян күрмәс өчен, шәһәрдә һәм район авыл җирлекләрендә язгы ташу чорына әзерлек эшләре алып барыла.
-
26 март 2019 - 10:21БилгеләнүТүбән Кама педагогия көллиятенә яңа директор билгеләнде. Хәзер бу вазифаны Рамил Илдус улы Шакиров башкарачак.
-
26 март 2019 - 10:17Кечкенәдән тәрбияләсәк кенә...Өлкән һәм урта буын арасында Муса Җәлилне, аның үлемсез әсәрләрен белмәгән татар юктыр. Ә киләчәк буынга аның шигырьләрен җиткерә алабызмы соң? Мәктәпне тәмамлап шактый еллар үткәч, бүгенге буын «Чәчәкләр»не яттан сөйли алырмы, «Бүреләр», «Вәхшәт»не күз яшьләре аша тыңлармы, аеруча дулкынлану белән «Җырларым»ны көйләрме?
-
26 март 2019 - 10:06Бер очрашу – үзе бер гомерАксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында еш булам. Кайбер көннәрдә шундый икешәр очрашуда катнашырга туры килгәли дисәм, һич арттыру булмас.
-
26 март 2019 - 10:04Белсәң, хәбәр итШәһәребездә «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе узды. Түбән Кама наркоконтроль бүлегенең «ышаныч телефоны»на дистәләгән кеше шалтыраткан.
-
26 март 2019 - 09:17Башта аңлатмасын укыгыз!Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә төрле кешеләр мөрәҗәгать итә. Кайбер очракта сатып алучы товарның аңлатмасын укымый һәм, сыйфатсыз дип, аны кире тапшырмакчы була. Бу вакытта сатучы әйберне тикшерүгә җибәререгә, җитешсезлекләр табылган очракта, акчаны кире кайтарырга тиеш. Мондый очракларның берсе градусник белән бәйле эш турында – алдагы язмада.