Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы тормыш юлы узып...

Әле күптән түгел Түбән Камадан берничә ветеран юбилейларын билгеләп үтте. Аларны гомер бәйрәмнәре белән туганнары, якыннары, җирле хакимият вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм хакимият исеменнән бүләк тапшырдылар.

Нәһерлеҗиһан Закировага 90 яшь тулган. Ул Башкортстанда туып, сугыш елларында колхозда төрле эштә эшләгән. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта балалары-оныклары хөрмәтендә көн күрә.
95 яшьлек Мулланур Госманов та Башкортстанда туып-үскән. Сугыш елларында Төньяк-Көнбатыш фронтның хәрби-төзелеш идарәсендә эшләгән. Бүләкләре арасында аның өчен иң кадерлесе – «Фидакарь хезмәт өчен» медале икән. Бүгенге көндә балалары, оныклары тәрбиясендә яши.
Якташыбыз, Югары Чаллы авылында дөньяга килгән Габделхәй Закиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Сугыш елларында ул торф чыгару эшләрендә катнашкан. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Валентина Шәмсетдинова исә республикабыз башкаласында туган. Сугыш елларында үсмер бала «Спартак» аяк киеме фабрикасында тегүче булып эшләгән. Ул да «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Балалары, оныклары аны һәрдаим кайгыртып тора.
90 яшьлек Мария Сизова Аксубай районында туып үскән. Сугыш елларында совхозда төрле эштә эшләгән. Башка яшьтәшләре кебек үк «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аны оныклары куандырып тора.
Бу мөхтәрәм ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телибез. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев