Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ташуларга каршы

Су басулардан зыян күрмәс өчен, шәһәрдә һәм район авыл җирлекләрендә язгы ташу чорына әзерлек эшләре алып барыла.

Быел кышын кар күп яуганлыктан, көннәр кинәт җылытканда, елга-күлләрнең ярларыннан ташу куркынычы зур. Шуңа күрә аларда суның күтәрелешен тикшереп тору зарур. Бу эш махсус пост хезмәткәрләре тарафыннан даими тормышка ашырылачак. Кама елгасын тикшерү  тәүлегенә ике тапкыр – 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә башкарыла. Су артканы сизелә башласа, һәр дүрт сәгать саен күзәтүләр алып барылачак һәм нәтиҗәсе, кичекмәстән, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенә җиткереләчәк.
Язгы ташу була калса дип, 375 кеше, 80 берәмлек техника, 19 көймә, 5 мотопомпа, 2 дельтаплан очкычы әзерлеккә куелган. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Виталий Бочкарев әйтте.
Гадәттә, язгы ташу чорында Кама елгасында су уртача 55,5-57,5 метрга кадәр күтәрелә. Узган ел суның иң югары биеклеге 6 июньдә күзәтелгән, ул 54,8 метрга җиткән. Хәзерге вакытта Кама елгасында суның биеклеге 51,5 м тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев