Туган як

Бер очрашу – үзе бер гомер

Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында еш булам. Кайбер көннәрдә шундый икешәр очрашуда катнашырга туры килгәли дисәм, һич арттыру булмас.

Әлбәттә, андый кичәләрдә төп игътибар балаларда милләтебезгә карата горурлык хисләре уятуга, телебезне кайгыртуга юнәлтелә. Уку йортларында һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә оештырылган шәһәркүләм чаралар, нинди генә форматта булса да, гадәттә, укытучыларның, тәрбиячеләрнең, балаларның, ата-аналарның аны әзерләүгә җаваплы караганын күреп, күңел сөенә.
Шәһәр мәктәпләрендә еш булсак та, авыл мәктәпләренә сирәк барабыз. Шуңа күрә, берәр авыл мәктәбенә барып, укытучылар белән аралашып, балалар белән сөйләшеп, аларның уй-теләкләрен белеп, телебез язмышына карата фикерләрен тыңлап кайту турында күптән уйлана идем. Хәтта бару өчен күздә тоткан мәктәбем дә бар иде. Моннан биш ел чамасы элек, Түбән Уратма авылы мәктәбендә булып, андагы укыту-тәрбия эшенең куелышына, гомумән, мәктәпнең үзенә сокланып кайткан идем. Ул чактагы очрашуның матур мизгелләре әле һаман да күңелемдә саклана. Хәзер менә биш ел үткәч, анда хәл ничегрәк икән?
Түбән Уратма мәктәбенә шалтыратып, уй-ниятләремне белдергәч, мәктәп директоры Исхак Фәйзерахман улы Мөхлисов, тәкъдимемне ишетүгә үк, балалар белән чара уздырырга каршы түгеллеген әйтте. Ул чараны «Туган тел» атналыгына туры китереп планлаштырсак әйбәт булыр дип, вакытын да билгеләп куйды. Чөнки минем максатым авылдагы татар мәктәбендә татар теле укытуның торышы белән танышу, балаларга телебезнең никадәр матур булуын һәм киләчәктә аның язмышы нәкъ менә хәзерге мәктәп укучыларыннан торуын аңлату иде. 
Авыл мәктәбенә очрашуга бару турында фикеремне, аксакаллар шурасы утырышларының берсендә аксакалларга да җиткердем. Алар да хупладылар. Үзем белән әлеге чарага барырга «Туган як»газетасы редакторы Фәрит Имамовка да тәкъдим иттем. Ул да бик теләп риза булды. Чөнки  газета – районда татар телендә чыгучы бердән-бер иҗтимагый-сәяси басма. Өстәвенә, айга бер мәртәбә балалар иҗатына багышланган «Балалар почмагы» рубрикасы да чыгаралар...
Мәктәптә безне бик җылы каршыладылар. «Туган тел» көннәре булгач, биредә аеручы җанлылык хөкем сөрә иде. Коридорларга, актлар залына, китапханәгә телебезгә кагылышлы мәгънәле сүзләр язылган күпсанлы плакатлар эленгән. «Көн саен сыйныфларда һәм мәктәп күләмендә туган телгә багышланган чаралар уздырабыз», – диде Исхак Фәйзерахман улы, укучыларның дәресләре тәмамлангач, әңгәмә корган вакытта. 
Чара башланганчы ук, мәктәптәге укыту-тәрбия эшләренең һәм татар теле укытуның торышы турында директор һәм укытучылар белән сөйләшкән идек инде. Түбән Уратмада 800ләп кеше яшәве, мәктәптә бүгенге көндә 75 бала укуы, аларга төрле фәннәрдән татар телендә 14 укытучы белем бирүе турында да белдек. Һәм моның файдасы да булды: мәктәпнең актлар залына кереп утырган балалар янына чыкканда, Түбән Уратма авылы кешеләре, мәктәп коллективы, биредә укучы балалар, аларның укудагы һәм сыйныфтан тыш чаралардагы уңышлары турында берникадәр мәгълүмат тупларга өлгергән идек инде.  
Балаларның һәрбер сүзне дикъкать белән тыңлаулары, татарча матур сөйләшүләре, сорауларны дөрес һәм аңлаешлы итеп бирүләре – барысы да күңелдә җылы хисләр уятты. Менә бит ул чын татар мохитендә үскән балалар нинди була дип, аларга сокланып утырдым. Телебез, милләтебез язмышы, аның киләчәге нәкъ менә шушы балалар кулында ич...
Балаларның үзләре белән җанлы әңгәмә кордык. Бигрәк тә имтихан бирергә әзерләнүче югары сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнарына әзерлекләре ничек баруы белән кызыксындым. Хәзерге телләр турындагы вәзгыятькә карата фикерләрен дә ишетәсем килде. Очрашуның төп максаты мәктәптә дәүләт теле булып торган татар һәр рус телләрен укыту белән танышу, киңәшләребезне бирү иде. Безгә укытучыларның һәм укучыларның эзлекле фикер йөртүләре һәр сорауга ягымлы һәм дөрес итеп төпле җавап бирүләре бик ошады.
Фәрит Имамов «Туган як» газетасында айга бер мәртәбә «Балалар почмагы» сәхифәсе чыгуын, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче балаларга, үзләренең иҗат җимешләрен – шигырьләрен, хикәяләрен редакциягә җибәрү мөмкинлеге барлыгын да әйтте. Күңелләрендә әдәби иҗат очкыны булган балалар өчен бу чын мәгънәсендә урынлы тәкъдим иде. Шул ук вакытта редакция белән тыгыз элемтәдә торырга, районда чыгучы бердәнбер татар газетасына язылырга кирәклеге турында да искәртте газета редакторы. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китапларын да алып килгән иде. «Эт тырнагы», «Күләгә» дигән детектив романнарын һәм әле узган ел ахырында гына «Мәйдан» җурналында басылып чыккан «Кортлы алма» фәлсәфи язмасын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Кыскача гына аларның язылу тарихы турында сөйләде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге әсәрләр хәзерге җәмгыятебезнең афәте булган наркомания һәм экология проблемаларына кагыла, үсеп килүче буын өчен тәрбияви әһәмите дә бик зур. Каләм тибрәтеп карарга теләкләре булган берничә укучы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ишеттеләр...
Чара тәмамлангач, Исхак Фәйзерахман улы безне мәктәпнең якты, җылы кабинетлары, сыйныф бүлмәләре буйлап йөртеп, заман таләпләренә туры килгән техник җиһазларны һәм күргәзмә әсбапларны күрсәтте. Бу җентекле «экскурсия» вакытында мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: мәктәп диварларындамы, коридорлардамы, сыйныф бүлмәләрендәме – ручка яки карандаш белән сызган бер урын яки тап күрмәссең, өстәл-урындыклар да чиста, төзек. Мин соклануымны яшермичә: «Кайбер мәктәпләрдә йөргәндә стенага, парталарга сызу шикелле ямьсез күренешләргә тап булгалыйбыз. Ул яктан сездә чисталык. Әллә без киләсе булгач, махсус чистарттыгызмы?» – дип сорамыйча булдыра алмадым. «Без һәр балага, кечкенәдән үк, сызмагыз, пычратмагыз, ватмагыз дип өйрәтәбез. Болар бит барысы да сезнең үзегез өчен дибез. Шуны кечкенәдән өйрәнеп үскән бала һәр нәрсәгә җаваплы һәм сакчыл карый», – диде директор...
Безнең татарда «күрше тавыгы күркә булып күренә» дигән әйтем бар. Кайвакыт, аның арттырумы-юкмы икәнен белү өчен, күршеңә барып карап кайту да җитә икән. Түбән Уратма мәктәбендә булганнан соң без, бернинди арттыруларсыз, бу белем бирү йортына бәяне югары куярга була, дигән нәтиҗәгә килдек.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны, аксакаллар шурасы әгъзасы.
Фотода: язма авторы С. Минһаҗевны укучылар игътибар белән тыңлый.
Л.Әхмәтшина фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: