Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кечкенәдән тәрбияләсәк кенә...

Өлкән һәм урта буын арасында Муса Җәлилне, аның үлемсез әсәрләрен белмәгән татар юктыр. Ә киләчәк буынга аның шигырьләрен җиткерә алабызмы соң? Мәктәпне тәмамлап шактый еллар үткәч, бүгенге буын «Чәчәкләр»не яттан сөйли алырмы, «Бүреләр», «Вәхшәт»не күз яшьләре аша тыңлармы, аеруча дулкынлану белән «Җырларым»ны көйләрме?

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге буын вәкилләре арасында ана теле белән кызыксынучылар, аны яратучылар саны мактанырлык түгел.  Үз милләтең, аның үткәне, тарихы, казанышлары белән горурлык хисе түбән. Халкыбызның күренекле шәхесләрен дә беләләрме икән әле?
Дөрес, мәктәп программасы нигезендә, шагыйрьләрнең иҗаты берникадәр өйрәнелә. Балалар бакчаларында уздырылган чараларда да балалар өчен язылган шигырьләр укыла. Үзем эшләгән «Сөембикә» балалар бакчасын гына алыйк. Анда ел башыннан бирле бик күп чаралар уздырылды һәм аларның һәрберсендә диярлек, татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укымыйча калмадылар. Әйтик, бакчабызда уздырылган «Туган тел» атналыгында балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Шулай булмыйча соң, тәрбияче апалары үзләре үрнәк күрсәтә бит! Алар анда Муса Җәлил иҗатына багышлап, тапкырлар һәм зирәкләр ярышы үткәрделәр, ике командага бүленеп, шагыйрьнең иҗатын ни дәрәҗәдә тирән белүләрен күрсәттеләр. «Җәлилчеләр» һәм «Ромашкалар» командалары арасында узган ярыш бик кызу барды. 
Алып баручылар Фидания Әлфәт кызы һәм Халидә Әхмәтзәвәл кызы сорауларның шактый авырларын әзерләгәннәр. Җәлилнең биографиясенә караган сорауларга җавап эзләгәндә, тәрбиячеләрнең шактый тирән белемле икәнлеге күренде. Өзекләр буенча нинди әсәр икәнен әйтү, пантомимадан да кайсы әсәр икәнен танып алу, рәсемнәр буенча әсәр исемен атау ярышларында да көрәш кискен булды. Жюри очколарны санаган арада балалар Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тәрбиячеләрнең дә, ата-аналарның да аларны әзерләшүгә зур көч куйганнары күренеп тора.
Ярыш булгач, җиңүче дә булырга тиеш инде. Аларны бакча мөдире Айсылу Вахит кызы җиңү белән котлады һәм шагыйрьләребезнең иҗаты онытылмавын, телебез, милләтебез югалмавын теләде.
Илһамия ГАФФАРОВА, Түбән Кама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев