Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Башта аңлатмасын укыгыз!

Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә төрле кешеләр мөрәҗәгать итә. Кайбер очракта сатып алучы товарның аңлатмасын укымый һәм, сыйфатсыз дип, аны кире тапшырмакчы була. Бу вакытта сатучы әйберне тикшерүгә җибәререгә, җитешсезлекләр табылган очракта, акчаны кире кайтарырга тиеш. Мондый очракларның берсе градусник белән бәйле эш турында – алдагы язмада.

Термометрларны һавадагы, суыткычтагы, газ миче эчендәге температураны үлчәү өчен кулланабыз. Авырган очракта исә градусник кулланыла. Аның хәзерге вакытта берничә төре бар. Терекөмешлесе – бәясе буенча иң арзаны, әмма пыяладан ясалганга күрә, тиз ватылырга мөмкин. Аннары аны култык астында озак тотарга кирәк. Даруханәләрдә шулай ук электрон яки, башкача әйткәндә, санлы градусникны табып була. Аларның эченә тимердән ясалган күрсәткеч урнаштырылган. Мондый үлчәгечләр ватылмый, тән температурасын тизрәк үлчи, әмма бәясе кыйммәт. Әле тагын 3-5 секунд эчендә үлчи торган махсус термотасмалы инфракызыл градус үлчәгечләр бар, алары тагын да кыйммәтрәк. Әмма соңгыларын «сыйфатсыз» дип, даруханәгә кайтару очраклары да бар. Кулланучылар сәбәпләрен «бөтенләй үлчәми» яки «дөрес күрсәтми» дип атый. 
Бер гаиләдә нәкъ шундый очрак булган. Сабыйлары авырып киткәч, ата-анасы даруханәгә барып, инфракызыл градусник сатып алган. Аларны аны баланың маңгаена яки колак куышлыгына куеп, берничә секунд эчендә тән температурасын күрсәтүе кызыктырган. Әмма үлчәгеч тәннең төрле урыннарында төрле температура күрсәткән һәм терекөмешле градусник күрсәткечләреннән аерылган. Икенче көнне сатып алучы даруханәгә барып, хәлне аңлатып, акчасын кайтаруны таләп иткән. Техник сыйфатларын тикшерү өчен товар сервис үзәгенә җибәрелгән.
Исегездә тотыгыз! Товарда җитешсезлекләр булган очракта, кулланучы аны кире тапшырып, акчасын кайтара ала. Бу хакта Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунындагы 18 нче маддәсендә язылган. Шулай ук сыйфатын тикшерү өчен, сатып алучы аның экспертизага җибәрә ала. Тикшерүнең максаты – әйбердәге җитешсезлекләрне, аларның килеп чыгу сәбәпләрен  ачыклау. Сыйфатны тикшерү вакыты закон тарафыннан билгеләнмәгән, әмма законның 20 нче-22 нче маддәләре буенча, кулланучы дәгъва белдергәч, экспертиза 10 көндә уздырылырга тиеш. 
Бәлки, бу градусникта җитешсезлекләр юктыр да. Тән температурасын үлчәгәндә кагыйдәләрен үтәргә кирәк булгандыр. Әмма дәгъва белдергәч тә, сатучы кулланучы таләпләрен вакытында үтәмәгән. Акча кайтарылмаса, эш судта каралырга мөмкин. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре даруханә хезмәткәрләренә бу хакта аңлатканнар. Акчаны кайтарганнар. 
Товарны сатып алганда, аның аңлатмасын игътибар белән укыгыз. Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә 36-63-76 номеры буенча шалтырата аласыз. 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев