6 июль 2018 яңалыклары
-
6 июль 2018 - 17:01Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячакРепертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.
-
6 июль 2018 - 13:50Акчасы булгач, эшләнерТР Министрлар кабинеты, социаль яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар конкурсында җиңүчеләрне игълан иткән. Анда Түбән Камадан берьюлы өч оешма бар.
-
6 июль 2018 - 13:47Йөз балл җыючылар артканТүбән Камада 11 нче сыйныфны тәмамлаган 11 укучы БДИ нәтиҗәләре буенча гомуми йөз балл җыйган.
-
6 июль 2018 - 13:30Сөенечле һәм көенечле саннарБу елның алты аенда Түбән Кама районында 672 гаилә теркәлгән, 1549 бала дөньяга килгән, 537 пар аерылышкан. Бу мәгълүматны ЗАГС идарәсе хәбәр итте.
-
6 июль 2018 - 13:15Бәйрәм чаралары8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Түбән Камада быел зурлап уздырылачак. Төп чаралар Гаилә паркында оештырыла. Биредә «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы, ЗАГС идарәсе һ.б. тарафыннан әзерләнгән «Гаилә бәхете формуласы» фестивале үтәчәк. Чаралар 15.00 сәгатьтә башлана.
-
6 июль 2018 - 13:08Өлкәннәр аңа «кызым» дип эндәшәБарлык һөнәрләр дә ихтирамга лаек. Әмма социаль хезмәткәр һөнәрен үзләштерер өчен бернинди дәреслекләр дә, белем бирү йортлары да юк. Моның өчен олы җанлы һәм сабыр кеше булырга кирәк. Өлкән яшьтәге ялгыз авыру кешене тыңлый белү, аңа юату сүзләре табу, өмет уята белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. «Милосердие» үзәгендә эшләүче Зелена Осипова (фотода сулда)– шундый кешеләрнең берсе. Күптән түгел ул Россиякүләм «Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсында җиңү яулады.
-
6 июль 2018 - 12:58Үрнәк булып яшиләр һәм эшлиләрТүбән Кама үзәк дәваханәсендә дистәләрчә гаилә эшли. «Гаилә көне – бик матур бәйрәм, ул безгә гаиләдәге мөнәсәбәтләр, традицияләр, ярату, тугрылык турында сөйли. Медицина өлкәсендә эшләүче гаиләләр бер-берсен аңлый. Хатыным Елена Николаевна Менделеевск дәваханәсендә гинекология бүлеген җитәкли. Без 35 елдан артык бергә һәм бу бәйрәмне ел саен бергә уздырабыз», – ди Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы Хабибулла Ахмедов.
-
6 июль 2018 - 12:54Оештыру җиңел эш түгелМәктәптә әйбәт укыдым. Әмма кайбер фәннәрне «йотып» кына барсам да, кайберләрен яратмадым. Җитәкче булырга да хыялланмадым, ләкин тормышта башкача килеп чыкты. Шактый еллар цех коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде.
-
6 июль 2018 - 12:52Күреп өлгермәгәнМенделеев урамындагы 32 нче йорт каршында җиңел машина трамвайга бәрелгән.
-
6 июль 2018 - 12:51Исе чыккач, тапканнарМәктәп бульварындагы 3 нче йортта яшәүчеләр, күршеләре ике атна буе урамда күренмәгәч, берничә мәртәбә полициягә шалтыратып караганнар. Әмма хокук сакчылары борчылырлык нигез тапмаганнар.
-
6 июль 2018 - 12:42Гомер юлын якты өлге итеп алырлыкКүктәге йолдызлар ничек атыла – кеше гомерләре дә шулай: туа, яши, мәңгелеккә күчә... Мөхтәрәм аксакал – Габделбәр Салих улы Әхмәтшин да ураза аеның соңгы көнендә арабыздан китеп барды.
-
6 июль 2018 - 12:31«Теләк булса, калганына өйрәнәсең»Түбән Кама телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» тапшыруы редакторы Гөлия Нигъмәтуллинаны түбәнкамалылар арасында белүчеләр шактый. Дистәдән артык ел дәвамында ул кешеләрне соңгы хәбәрләр белән таныштыра. Әмма НТР компаниясендә көтмәгәндә-уйламаганда эшли башлавын күпләр белмидер, мөгаен.
-
6 июль 2018 - 12:24Милли киемгә сокланып караганнарТүбән Камада керәшен халкы тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү елдан-ел популярлаша бара. Бигрәк тә яшь буынның кызыксынуы – бик куанычлы хәл. Ә инде Татарстан, Россия күләмендәге бәйгеләрдә шәһәребез данын яклап җиңүләре горурлык тудыра. Менә 31 нче мәктәп укучылары да бу көннәрдә Якутскидагы халыкара конкурста керәшеннәргә багышлап язылган фәнни эшне яклаячак. Китәр алдыннан җитәкчеләре Алевтина Даутова белән очраштым.