Туган як

Оештыру җиңел эш түгел

Мәктәптә әйбәт укыдым. Әмма кайбер фәннәрне «йотып» кына барсам да, кайберләрен яратмадым. Җитәкче булырга да хыялланмадым, ләкин тормышта башкача килеп чыкты. Шактый еллар цех коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде.

Хәер, һәр эшне күңел биреп, матур нәтиҗәсен алырга тырышып башкарырга кирәк. Эшләреңнең җимеше татлы булса, күңел күтәрелә, ә киресе булса, борын салына, барысын да ташлап качасы килә. Ә бит күпләр «җитәкчегә рәхәт, әмер бирә дә, шуның белән эше бетте» дип уйлый. Чөнки кешеләргә нәкъ менә шул ягы гына күренә дә инде эшнең. Калганнарын, үз башына төшмичә, беркем дә аңламый да, күрми дә. Әмер бирер өчен дә, башта җиде кат үлчәргә кирәк. Сүземне әнә шуңа юнәлтәсем килә. Оештыру эше дә җиңел түгел. 
Мисал китерәм. Бер танышым акчалата премия алгач, хезмәттәшләрен якташы музеена алып барырга сүз биргән иде. Барасы юл әллә ни  ерак та түгел, тик автобуска чыктым да утырдым гына түгел. Сәяхәтне оештыруның үз таләпләре бар. Беренчедән, транспорт ялларга кирәк. Халыкны да күз уңыннан ычкындырмаска, куркынычсызлык турында онытмаска... Әнә шулар үтәлгәндә генә, кешеләрнең дә күңеле була сәфәр дә уңышлы чыга. Иң мөһиме шул...
Зарланмыйм, сәяхәтебез уңышлы булды, барган кешеләрнең дә күңелләре китек калмады. Тик хәйриячебез генә кәефсез иде, тәмам алҗыды. «Вәсил абый, башка мондый эшкә алынырга теләмим. Матди яктан ярдәм булыр, ә оештыру ягын үз өстеңә ал», – диде ул. 
Мин мыек астыннан елмаеп куйдым. Нәрсә диим? Милли җанлы дустыма рәхмәттән башка сүз юк. Башыңа төшкәч, барысын да аңлыйсың икән ул. Быел татар халкының танылган шәхесләре А.Гыйләҗев, А.Алиш, Г.Исхаки, Ш.Мәрҗани һәм башкаларны да искә алачакбыз. Димәк, очрашулар, сәяхәтләр алда әле.
Вәсил ГАЛИЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: