Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үрнәк булып яшиләр һәм эшлиләр

Түбән Кама үзәк дәваханәсендә дистәләрчә гаилә эшли. «Гаилә көне – бик матур бәйрәм, ул безгә гаиләдәге мөнәсәбәтләр, традицияләр, ярату, тугрылык турында сөйли. Медицина өлкәсендә эшләүче гаиләләр бер-берсен аңлый. Хатыным Елена Николаевна Менделеевск дәваханәсендә гинекология бүлеген җитәкли. Без 35 елдан артык бергә һәм бу бәйрәмне ел саен бергә уздырабыз», – ди Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы Хабибулла Ахмедов.

Консультация-диагностика поликлиникасы мөдире Ләйлә Әхмәтҗанова һәм онколог Ленар Әхмәтҗанов: «Гаилә һәр кеше тормышында бик зур роль уйный. Безнең өчен ул терәк, ныгытма. Өйләнешүебезгә 20 ел узып китте. Казан медицина университетында укыган вакытта таныштык. Без һәрвакыт бергә. Өйдә дә, эштә дә бер-беребезгә ярдәм итәбез. Гаилә – тормышта иң мөһим нәрсә. Аны сакларга кирәк».
Баш табибның халык белән эшләү буенча урынбасары Йөзем Хәмидуллина һәм перинаталь үзәге булган балалар шәһәр дәваханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллин: «Өйләнешүебезгә 38 ел тулды. Студент чакта тулай торакта яшәгәндә гаилә кордык. Рамил лампочка алыштырганда, мин янында торам. Йортны икәү бизибез, бергә ашарга пешерәбез. Бакчада эшләргә яратабыз. Балаларыбыз белән горурланабыз. Барыгызны да бәйрәм белән. Һәр гаиләнең хөрмәттә һәм мәхәббәттә яшәвен телибез».
Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Зөлфирә Ганиева һәм табиб-онколог Ильяс Ганиев: «Гаилә коруыбызга 28 ел тулды. Ике балабыз да медицина өлкәсен сайлады. Улыбыз – Түбән Кама медицина көллиятендә, кызыбыз Санкт-Петербургта укый. Әлбәттә, безне күп нәрсә берләштерә. Без әти-әниләребезне хөрмәт итәбез, гаиләдәге традицияләрне саклыйбыз, бер-беребезне ишетә һәм уртак фикергә килә беләбез. Бәйрәмне әти-әниләр белән үткәрәчәкбез».
Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр дәваханәсенең яңа туган яки вакытыннан алда туган авыру балалар бүлеге мөдире Татьяна Спиридонова һәм патология-анатомия бүлеге мөдире Анатолий Спиридонов: «Безнең өчен бәхетле гаилә булып яшәүнең сере – яраткан кешегә карата ихтирам хисе һәм сабырлык булу. Улыбыз Алексей да тормышын медицина белән бәйләде. Ул –балалар дәваханәсендә хирургия бүлеге мөдире, хатыны Лира үзәк дәваханәдә референт булып эшли. Бар кешегә дә үз гаиләләрен яратуны һәм көн саен бер-берсенә шатлык китерүне телибез».
Түбән Камада гомерләрен медицинага багышлаган гаиләләр бик күп: беренче поликлиника мөдире Розалия Хәйруллина һәм психоневрология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин, травматология табибы Рөстәм Хәлиуллин һәм невролог Олеся Хәлиуллина, стационар мөдире Идрис Вәлитов һәм шәфкать туташы Галина Вәлитова һ.б. Алар барысы да тормыш сынауларын узып, яшьләр өчен үрнәк булып яшиләр һәм эшлиләр. 
Алсу ЮМАТОВА, Үзәк дәваханәнең матбугат хезмәте.
Фотолар гаилә архивларыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев