Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сөенечле һәм көенечле саннар

Бу елның алты аенда Түбән Кама районында 672 гаилә теркәлгән, 1549 бала дөньяга килгән, 537 пар аерылышкан. Бу мәгълүматны ЗАГС идарәсе хәбәр итте.

Өйләнешәләр, аерылышалар...

Сүз уңаеннан, өйләнешүчеләрнең 42 пары – бер мәртәбә аерылып, кабат кавышырга карар кылган ирләр һәм хатыннар. Балигъ булмаганнар арасында да кавышучылар бар. Иң яшь кияүгә – 17, иң яшь кәләшкә 15 яшь тулган. Һади Такташ язганча, «Мәхәббәт –ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта». Өлкән яшьтәге түбәнкамалылар да сөю утында яна белә икән: иң өлкән кияү һәм кәләшкә 78 һәм 76 яшь.   
Аерылышуларга килгәндә, узган елның алты ае белән чагыштырганда, аларның саны 11 процентка кимегән, әмма бу куандырырлык түгел: ун өйләнешкән парга сигез аерылышу туры килә. Быел 537 гаилә таркалган, 488 бала әтисез яки әнисез калган. 187 пар – 1-5 ел, 156сы – 5-10 ел, 75е – 10-15,  119 гаилә 15 ел һәм аннан артыграк бергә яшәгән. Рекорд куючылар да бар. Бер пар өч ай торгач аерылышкан.

Балалар – тормыш бизәге

Ярты ел эчендә 1549 бала туган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 процентка артыграк икән. Иң яшь әтигә һәм әнигә 18 һәм 16 яшь, иң өлкәннәренә – 56 һәм 44. Кызганычка, дөньяга килгән балаларның 204ен ялгыз аналар тапкан. Сабыйларыннан баш тартучы каты күңелле ата-аналар да юк түгел. Узган ел бала тудыру йортында 5 сабыйны калдырсалар, быел 2не. 
ЗАГС белгечләре шулай ук балаларга иң еш һәм иң сирәк кушыла торган исемнәрне дә ачыклаган. Малайларга күбрәк – Тимур, Артем, Кәрим, Әмир, Артур, Марк, кызларга Ясминә, Арина, София, Милана, Ева, Алинә дигән исемнәрне бирәләр. Безнең өчен бөтенләй ят булганнары да бар. Кайбер гаиләләрдә, башкаларныкы төсле булмасын дип, махсус исемнәр дә уйлап табалар. Шәһәребездә хәзер Селин, Мариам, Луна, Маруф, Эла, Ролан, Данэли, Бажена исемле балалар бар. Кайчандыр еш кулланылган, әмма вакыт узу белән модасы беткән исемнәр арасында – Ольга, Вера, Рамил, Динара, Федор, Любовь, Юрий, Эльмира. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев