Туган як

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык

Күктәге йолдызлар ничек атыла – кеше гомерләре дә шулай: туа, яши, мәңгелеккә күчә... Мөхтәрәм аксакал – Габделбәр Салих улы Әхмәтшин да ураза аеның соңгы көнендә арабыздан китеп барды.

Ул 1939 елда Кызыл Чапчак авылында туып үсә. Сугыш чоры балалары күргән барлык михнәтләр, газаплар аны да читләтеп үтми. Сугыштан соңгы тормышның ачысын-төчесен дә, ачлык-ялангачлыгын да тулысынча татырга туры килә аңа. 1942 елда аларның гаиләсе «Әхмәтшин Салих сугыш кырында хәбәрсез югалды» дигән куркыныч хәбәр ала. Әнисе Зәйтүнә ятим калган ике баласын аякка бастыру өчен бөтен көчен, тырышлыгын куя. Ир бала буларак, иң авыр эшләр Габделбәр иңнәренә төшә, әлбәттә. «Габделфәт Сафин башкаруында «Уфалла арбасы» җырын тыңлаган саен әткәйнең йөрәк яралары яңарып, күзләре яшь белән тула иде», – дип искә ала кызы Энҗе. Аның ише вакытта Габделбәр ага: «Гел үземнең балачак күз алдына килеп баса», – дип әйтә торган була. Хәер, җыр дигәннән, ул үзе дә бик моңлы тавышлы иде һәм матур татар көйләрен баянында йөрәкләргә үтеп керерлек итеп уйный.  
Ятим үссә дә, Габделбәр Әхмәтшин тормышта югалып калмый, үз юлын таба. Туган авылында урта белем алып, хезмәт юлын «Сельхозтехника» оешмасында техник-электрик булып  башлап җибәрә ул. 1958-1961 елларда Тын океан флотында хезмәт итә. Армия сафларыннан кайтканнан соң, үз көченә, акылына таянып, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. Әнисенә авырлык килмәсен өчен, эшләп укыганлыгын әйтү дә урынлы булыр. 
1963 елда авылдагы иң уңган, ягымлы, эшчән кызларның берсе Гөлсинә белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике кызлары туа, ә 1982 елда, нәселне дәвам итүче булыр дип, бер малай да алып кайталар. 
Тормыш, эш мәшәкатьләре белән өйгә арып кайтканда, 50 ел дәвамында Габделбәр аганың иң якын киңәшчесе дә, юанычы да, куанычы да була Гөлсинә ханым. «Анагыз шундый сабыр, түземле, тыйнак, кайгыртучан булмаса, мин шундый жаваплы урыннарда озак еллар эшли алыр идемме соң?» – дип еш әйтә торган була ул кызларына. 
Габделбәр Салих улы гомеренең ярты гасырдан артыгын туган җиренә, авыл хуҗалыгына багышлый. 1968-1973 елларда «Память Ильича» совхозында баш агроном булып эшли. Аннан соң 22 ел буе районыбызның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган «Кызыл Зәй» совхозын җитәкли. Ул эшләгән елларда хуҗалык районда алдынгылар сафына чыга, игенчелектә һәм терлекчелектә зур күрсәткечләргә ирешә. Соңгы елларда чәчелми калган, чүп баскан басуларны, җимерелгән һәм нигезенә кадәр юк ителгән терлекчелек фермаларын, ындыр табакларын күреп, йөрәге әрнегән вакытлары аз булмагандыр аның. 
Лаеклы ялга чыккач та, Габделбәр ага яраткан эшен ташламады, 10 елга якын авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеген житәкләде. Югары кешелеклелек сыйфатларына, зур оештыру сәләтенә ия җитәкче, районда гына түгел, Республика җитәкчелеге арасында да зур хөрмәт казанды. Аның тырышлыгы, фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнде. Ул  Почет билгесенә, «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды, аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәр бирелде. 
Иңнәренә алган авыр һәм җаваплы вазифаларны Габделбәр Салих улы һәрчак намус белән башкарды. Җиргә хуҗаларча караш, хезмәтне яратуы белән  ул тормыш нигезе булып торган авыл хуҗалыгы тармагын, авылның яшәү рәвешен, күптәнге традицияләрен саклап калуга да күп өлеш кертте. Гаделлеге, ярдәмчеллеге, тырышлыгы өчен аны авылдашлары, хезмәттәшләре дә ихтирам итте...
«Көчле рухлы әткәйне энебез һәм әнкәйнең бер-бер артлы вакытсыз арабыздан китүләре генә какшатты», – ди кызы Энҗе. Шулай булса да, ул тырышып-тырмашып, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының куанычын күреп яшәвен давам итә. Балаларын һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, файдалы киңәшләрен биреп, уңышлар теләп озатып кала торган була. Кызлары да мөмкинлекләре булган саен әтиләре янына кайтырга ашкынып торалар. Гомеренең соңгы елларында Габделбәр Салих улы чын күңеле белән дин юлына басты, ахыргы көннәренә кадәр намазга йөрде, азан әйтте, кулыннан дисбесен төшермәде. 
«Без әткәй-әнкәй белән горурланып, алардан үрнәк алып яшәдек. Без гомеребез буе аларны – иң кадерле кешеләребезне юксынып, сагынып яшәячәкбез», – диләр кызлары.  
Олы җанлы, киң күңелле, эш сөючән Салих ага гаиләсенә һәм балаларына карата зур терәк, таяныч, ышаныч, киңәшче, тирә-яктагыларга карата гомере буе кешелекле, ярдәмчел, хезмәт кешесенә ихтирамлы булды.
Әтисенең язмаларын карап утырганда, кызы Энҗе аның: «Адәми зат якты дөньяда, ожмахта яши, шуның кадерен генә белеп бетерми. Комсызлыкка, әхлаксызлыкка, динсезлеккә чума бара… Теге дөньядагысын Раббыбыз гына белә…», – дигән язмасын күреп ала. Нинди гади һәм эчтәлекле сүзләр! Алар безнең барыбызны да бу дөньяда кеше булып кына түгел, кешелекле булып, бер-беребезгә, туган җиребезгә игътибарлы, миһербанлы булып, тормышыбызның бик кыска бер матур мизгел икәнлеген онытмыйча яшәргә өндәп торсын иде. 
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны.
Фотоларда: Г. Әхмәтшинның совхоз директоры булып эшләгән вакыты һәм ахыргы фотоларыннан берсе.
Фотолар Г. Әхмәтшинның шәхси архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: