Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Теләк булса, калганына өйрәнәсең»

Түбән Кама телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» тапшыруы редакторы Гөлия Нигъмәтуллинаны түбәнкамалылар арасында белүчеләр шактый. Дистәдән артык ел дәвамында ул кешеләрне соңгы хәбәрләр белән таныштыра. Әмма НТР компаниясендә көтмәгәндә-уйламаганда эшли башлавын күпләр белмидер, мөгаен.

– Гөлия, НТР га кайчан килдең? Аңа кадәр кайларда эшләдең?
– Биредә 2006 елдан бирле эшлим. Мәктәптә укыганда телевидениедә эшләргә хыялландым. Шул ук вакытта «Туган як» газетасына мәкаләләр дә яза идем. Әмма 11 нче сыйныфтан соң Яр Чаллы педагогия институтына юл тоттым. 2005 елда татар филологиясе факультетын тәмамладым. Аннары фәнни җитәкчем Казанга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына кереп, укуымны дәвам итәргә чакырды. Шунда киттем. Мәктәпкә эшкә урнашып, бер ел укыттым. 
– Телевидениегә килүеңне җентекләбрәк сөйләсәңче.
– 2006 елда чираттагы ялымны алып өйгә кайттым. Шунда сыйныфташым НТРда «Яңалыклар» тапшыруына хәбәрче кирәклеге турында әйтте. Отпускның ике атнасы гына калса да, тәвәккәлләп бардым. Килеп керсәм, фойеда 60 лап кеше тора. Алар арасында укытучылар да, китапханәчеләр дә бар. Аннары сайлау башланды. Башта текст тәрҗемә итәргә куштылар. Икенче этапта журналистлар белән «съемка»ларга йөрдек. Өченчесендә камера алдына утырттылар. Ул вакытта җиде кыз калган идек. Алар арасыннан мине сайлап алдылар.
– Үзеңне алырлар дип уйладыңмы?
– Юк, ул турыда уйламадым. Нәрсә кушсалар, шуны төгәл үтәргә тырыштым. Кастинг бер атна барды. Аннары минем белән баш редактор Наталья Реджеп-Алиева сөйләште. Аңа «бер атна ялым калды, әмма НТРга алсалар, шунда ук эшемнән китеп, бирегә киләчәкмен» дидем. Ризалык биргәч, Казанга барып, эштән китү турында гариза яздым, әмма укуымны дәвам иттем. Кызганыч, җитди сәбәпләр аркасында, аны ахырына җиткермәдем. Ташларга туры килде.
– Телерадиокомпаниягә килгәч тә, хәтергә уелган берәр очрак турында сөйлә әле.
– Элек операторлар үзләре белән өстәмә аккумулятор алып йөриләр иде. Камерадагысы  «утырса», алыштырып куярга дип. Авыр булгач, аны корреспондентларга бирәләр. Бер мәктәпкә сюжет төшерергә килгәч, оператор аккумуляторны миңа бирде. Йөри-йөри арганмын. Мәктәп баскычына куеп, онытып калдырганмын. Кайткач, искә төште бит! Кире килсәк, вахтадагы апалар шартлаткыч дип куркып, полициягә шалтыратканнар. 
– Шулай да баштарак нинди авырлыклар булды?
– Рус телендә аралашу. Мин Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә укыдым, татар филологы. Өйдә дә гел татарча сөйләшәбез. Баксаң, башка дөнья да бар икән! Монда үземне комга ташлаган балык кебек хис иттем. Операторлар, хәбәрчеләр – барысы да рус милләтеннән. Аңлатыр идең, сүз байлыгы җитми. Тора-бара өйрәндем. Сюжетларны ике телдә төшерергә туры килә.
– Туры эфирга чыгу җиңел түгел дип уйлыйм. Ничек ияләштең?
– Аның турында хәзер уйламыйм да. Беренче тапкыр туры эфирга чыккач, сөйләгәндә «роспотребнадзор» сүзенә төртелеп калдым бит. Шуны биш тапкыр кабатладым, аннары алга таба укып киттем. Төрле чаклар була. Сөйләгәндә махсус экраннан «суфлердан» укып барасың. Кайчак кинәт кенә текст юкка чыга. Шуңа күрә аны әле кәгазьгә дә язып чыгарырга туры килә. Кирәк вакытта шуннан укып була. Әмма ни сөйләячәгеңне белергә, ятларга кирәк.
– Читтән карап торганда, эшегез бик җайлы. Берәр урынга барып карап кайтасың да, сөйлисең генә. Шулай уйлаучыларга ни дип әйтә аласың?
– Иң кыска ике минутлык сюжет өчен өч сәгать вакыт кирәк. Бер сәгате төшерүгә китә, тагын бер сәгате оператор төшергән видеоны карап чыгуга, калган вакыт язуга, монтажлаучы янына барып укуга китә. Зуррак бәйрәмнәр булган чакта, вакыт тагын да күбрәк кирәк, билгеле. Анда төшерү генә дә берничә сәгать дәвам итә. 
– Сюжет төшергән вакытта кешеләрдән интервью аласың. Татарча сөйләргә теләүчеләр күпме?
– Күп вакытта татарча сөйләүче җитәкчене табу да авыр. Шулай да,теләсәң – була. Шәһәрдәшләр арасында да төрлесе очрый. Яшьләр арасында татарча чиста итеп сөйләүчеләр бик сирәк. Һәр кешегә дөрес итеп мөрәҗәгать итү мөһим. «Исәнмесез» дип елмаеп каршына килсәң, интервьюдан сирәкләр баш тарта.
– «Яңалыклар» «Новости» тапшыруыннан аерыламы?
– Без шул ук яңалыкларны сөйлибез, чөнки бер шәһәрдә яшибез. Әмма һәр тапшыруда милли темага багышланган берәр сюжет була. Милли яки дини бәйрәм, чара, билгеле татар шәхесенең юбилее, җирле әдипнең китабы басылып чыгу... 
– Куркыныч шартларда эшләгәнең бармы?
– Бервакыт районда юеш кар явып, ут баганаларының электр чыбыкларына боз катып, авыллар утсыз калды. Шул авылларның берсенә төнге сәгать 12 дә юл тоттык. Электр чыбыкларына 5 сантиметрлап калынлыктагы боз каткан. Урамнарда беркем юк, ә безгә кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Шакый торгач, бер йортка кердек, ул эчкечеләр йорты булып чыкты. Чыннан да, куркыныч булды.
– Телевидение хәбәрчесе нинди булырга тиеш? Анда эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Беренчедән, зур теләк кирәк. Аннары сүз байлыгы булырга тиеш. Чөнки сюжет язганда озак уйлап утырырга вакыт юк. Барысын тиз эшләргә туры килә. Һәм, 
әлбәттә, төс-кыяфәткә зур игътибар бирелә. Хәбәрче теләсә нинди вакытта чираттагы сюжетны төшерергә китеп барырга мөмкин. Шуңа күрә иртән килүгә үк, син бизәнергә, чәчеңне, киемеңне тәртипкә китерергә тиешсең. Камера матурлыкны ярата бит. Ә калганына өйрәнеп була.
– Телевидениегә эшкә керәсеңне белгәч, әниең нәрсә диде? Башка туганнарың бармы?
– Ул каршы килмәде. Булдыра алырмын дип ышангандыр. Апам Яр Чаллыда яши, бухгалтер булып эшли. Абый – авылда, үз хуҗалыгы бар.
– Хәбәрчегә кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Ирең көнләшмиме?
– Юк. Минем белән танышканчы телевидениедә эшләгәнемне дә белмәде. Миннән аермалы буларак, ул тыныч, салмаграк. Шул ук вакытта төпле һәм ышанычлы. Кызыбыз Мәрьямгә 5 яшь.  Алар эшемне ничек бар, шулай кабул итә. 
– Урамда таныйлармы?
– Таныйлар. Дәваханәдә, кибетләрдә... Мактыйлар, «без сезне көн дә карыйбыз» диләр. Отпускка китеп, күренмичә торсам, «югалттык» дип шалтыраталар, соңгы яңалыклар белән уртаклашалар.
Әңгәмәне Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА язып алды.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев