6 апрель 2018 яңалыклары
-
6 апрель 2018 - 10:53Тукталышлар буталганИртән эшкә трамвай белән барам. Рәхәт бит: «Тәмле» кибете янында, «Менделеев урамы» тукталышында утырам да, 40 минут дигәндә, «ТАИФ» ка килеп тә җитәм. Җылырак утыргычка эләксәң, 15-20 минут черем итәргә дә өлгерәсең! Чатнама суык кыш иртәсе. Парлы утыргычларның тәрәз ягындагылары гына җылытылганлыктан, янәшәсенә утыручылар бик сирәк. Чөнки үзегез беләсез... Хәзер...
-
6 апрель 2018 - 10:43Өрәк дип уйлап...Тәмле төшемне бүлеп, йокыдан телефон шалтыравы уятты. Трубкада апам тавышы : - Кара әле, энем, Шакирҗан үлгән бит! - Кит аннан! Нишләп? - Хәтерлисеңме, былтыр йөрәгенә операция ясаткан иде бит. Шул, йөрәктер инде. Йокымның әсәре дә калмады. Кызыклы төшем дә кинәт кенә юкка чыгып онытылды. Таң атканчы уйланып яттым. Ни...
-
6 апрель 2018 - 10:28Кадрия Габдуллина бүләк алдыСоңгы 4 елда «ТАТМЕДИА» җәмгыяте, һәр язылу кампаниясе узгач, үзендә басылучы газета-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйната. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы әлеге акциядә елдан-ел теләп катнаша, арада кыйммәтле призлар алучылар да бар. «ТАТМЕДИА» басмаларына 2018 елның беренче яртысына язылучылар арасында быел да шундый акция уздырылды. Анда катнашучыларга...
-
6 апрель 2018 - 10:04Җитди чаралар күреләчәкТүбән Камада күңел ачу һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү дәвам итә. Прокурор ярдәмчесе һәм дәүләт янгын инспекторы «Эссен» сәүдә үзәгендә (Гагарин ур.) һәм «Җәлил» кинотеатрында булдылар. «Эссен» сәүдә үзәге администраторы барысы тәртиптә дип ышандырырга тырышса да, кимчелекләр табылды. Дөрес, балалар уен бүлмәсе беренче катта урнашкан, янгын сүндергеч, төтен сизү датчигы һәм...
-
6 апрель 2018 - 08:42Егерме бишенче бәйгеУзган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме бишенче мәртәбә Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Гомер дигәнең аккан су кебек тиз уза. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, татарча көрәш буенча ике дистә елга якын илдә беренчелекне тоткан Данил Галиевнең (1948-1993) арабыздан вакытсыз китүенә дә инде чирек...
-
6 апрель 2018 - 08:38Уңышлар телибезМарт ахырында И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда республикакүләм «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынга апалы-сеңелле Кристина (12 яшь) һәм Ксения (8 яшь) Кузнецовалар һәм Лилия Нуриәхмәтова (15 яшь) лаек булды. Кристина һәм Ксения - «Чәбия авылының рәт көе»н, ә Лилия «Иске...
-
6 апрель 2018 - 08:32Бәйрәм белән!Кадерле керәшеннәр, түбәнкамалылар һәм авыл халкы! Сезнең барыгызны да керәшеннәр өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Олы көн уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Олы көн элгәреләрдән калган бәйрәм булып, керәшеннәрнең яшәү рәвешен, гадәт-йолаларын чагылдыра. 40 көн буе тоткан уразадан соң табыннарыгызны бәйрәм ризыгы булган кулич һәм манган күкәйләр бизәсен, өстәлләр тәмледән-тәмле ризык...
-
6 апрель 2018 - 08:25Башкала артистларын уздырып«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Байданкино авылы үзешчәннәре искиткеч концерт күрсәтте. Безнең өчен бу чара истә калырлык бүләк булды. Алар залдагы кешеләрне беренче чыгышлары белән үк таң калдырды. Гармунда уйнап килеп кергән Галина Борисова артыннан бии-бии сәхнәгә күтәрелгән артистларны халык шунда ук көчле алкышларга күмде. Һәр чыгыш гади һәм халыкчан...
-
6 апрель 2018 - 08:11Олы көн турында балачак хатирәләреКечкенә чактан ук Олы көн - минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа узгач, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Аны ураза тотып каршы алалар. Бәйрәмгә ике атна кала өйне юып, тәрәзәләрне «коендыра» идек, түшәк-мендәрләрне урамга чыгарып, кагып җилләтә идек. Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла. Мәсәлән,...
-
6 апрель 2018 - 08:03СатылаКерамзит блоклар. Тел.: 8-919-633-72-14.(3). *** Тавыклар. Тел.: 8-960-077-84-75.(45). *** Тавыклар. Тел.: 8-908-340-81-95.(52). *** Тавыклар, бройлерлар. Тел.: 8-987-232-32-64, 8-927-485-62-92.(59). *** Тавыклар, бройлерлар. Китереп бирәбез. Тел.: 8-917-851-19-51, 8-919-627-50-93.(60). *** Тавыклар, бройлерлар. Тел.: 8-906-116-18-54.(70). *** Тавыклар. Тел.: 8-987-270-82-83.(74). *** Бер яшькә кадәрге бозаулар. Тел.: 8-917-892-28-87.(56). *** Теплицалар. Тел.: 8-987-270-82-83.(35). *** Печән. Тел.: 8-987-234-42-06.(58)....
-
6 апрель 2018 - 07:56ЭшкәЭкспресс-чәчтарашханәгә парикмахер-универсал кирәк. Тел.: 8-987-285-04-40.(68). *** Түбән Кама ипи комбинатына икмәк пешерүче-кондитер, камыр белән эш итүче, линия операторы (ир-ат), булышчы эшче (кондитер цехына) кирәк. Тотрыклы хезмәт хакы, вахта йөртә, хезмәт хакы 15 мең сумнан башлап. Тәҗрибәсе булмаганнарны да кабул итү мөмкин, укыту-өйрәтү мөмкинлеге бар. Тел.: 30-33-89, 8-962-575-25-37. 8.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратырга....
-
6 апрель 2018 - 07:46Кармакка эләкмәс өченАлдау очраклары турында даими язып торсак та, аларның саны кимеми. Җинаятьчеләр акча эшләүнең төрле юлларын уйлап таба. Шуларның берничәсе турында искәртәбез. Бүгенге көндә банк картасы булмаган кешеләр бик аз. Аларга хезмәт хакы, пенсия акчасы күчә. Карта белән сайт аша торак-коммуналь хезмәтләре өчен һәм кибетләрдә түлибез, билетлар сатып алабыз һ.б. Шуңа...
-
6 апрель 2018 - 07:30Хуҗалы этләр генә ташлана9 февральдә чыккан «Эт кешенең дустымы?» дигән мәкалә (авторы Лилия Заһретдинова) мине кулыма каләм алырга этәрде. Мең еллар элек укый-яза белмәгән кыргый адәми затлар да эт кешенең дусты икәнлеген белгәннәр бит. Шул сорауны бүгенге заман кешеләренә бирү кирәкме? Эт, мәче балаларын балаларырыгызга уйнарга, үзегезгә карап куанырга дип аласыз да, туйгач,...
-
6 апрель 2018 - 07:23Тәҗрибә уртаклаштыкТүбән Уратма авылы китапханәсендә төрле яшьтәге кешеләре катнашында кызыклы чаралар әледән-әле уздырылып тора. Шушы көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Кошларга ярдәм итик» дигән бик тә кирәкле, тәрбияви чара үткәрелде. Хәзерге көннәрдә ул бик актуаль. Чөнки тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайта. Балалар аларга бик матур җимлекләр ясап куйдылар. Китапханәдә өлкән...
-
6 апрель 2018 - 07:17Авыл җирлекләренә кагылышлы сорауларыгыз булса17 апрельдә «Туган як» газетасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән телефон аша «туры элемтә» оештыра. Авыл тормышына кагылышлы сорауларыгыз булса, аларга җавапны шул көнне 15.00 - 17.00 сәгатьтә 43-17-57 номеры белән шалтыратып, Альфред Галим улының шәхсән үзеннән ишетә алачаксыз. Әгәр ул...