Туган як

Өрәк дип уйлап...

Тәмле төшемне бүлеп, йокыдан телефон шалтыравы уятты. Трубкада апам тавышы : - Кара әле, энем, Шакирҗан үлгән бит! - Кит аннан! Нишләп? - Хәтерлисеңме, былтыр йөрәгенә операция ясаткан иде бит. Шул, йөрәктер инде. Йокымның әсәре дә калмады. Кызыклы төшем дә кинәт кенә юкка чыгып онытылды. Таң атканчы уйланып яттым. Ни...

Тәмле төшемне бүлеп, йокыдан телефон шалтыравы уятты. Трубкада апам тавышы :
- Кара әле, энем, Шакирҗан үлгән бит!
- Кит аннан! Нишләп?
- Хәтерлисеңме, былтыр йөрәгенә операция ясаткан иде бит. Шул, йөрәктер инде.
Йокымның әсәре дә калмады. Кызыклы төшем дә кинәт кенә юкка чыгып онытылды. Таң атканчы уйланып яттым. Ни дисәң дә, бергә уйнап үскән туганнан туган туганым бит ул миңа!
Иртән иртүк аннан-моннан капкаладым да, көрәгемне машинага салып, кабер казышырга зиратка юл тоттым. Зиратта үлем тынлыгы. Агач яфраклары да селкенми, кошлар да сайрамый, бер генә җан иясе дә юк. Әле пычранырга өлгермәгән бияләйләремне чыклы үлән өстенә куйдым да, җайлап кына утырып, уйга чумдым. Бермәл, яныма кемнеңдер ипләп кенә килеп туктавын сиздем. Йокымсыраудан күкрәгемә салынып төшкән башымны күтәреп карасам, әстәгъфируллаһ, каршымда Шакирҗан басып тора!
Гадәттәгечә, йомшак кына тавышы белән миңа эндәште:
- Исәнме?! Каян ишеттең?
Мин, куркуымнан каушап калып, көрмәкләнгән телемне көчкә генә әйләндереп:
- И-и-сә-ән! - дидем дә, аның күрешергә дип сузылган кулына игътибар итмичә, ипләп кенә торып басып, читкә таярга омтылдым.
Аяк астын тоймыйча атлыйм, шул ук вакытта күз кыры белән генә тегене күзәтәм. Әһә, өрәк-Шакирҗан онытылган көрәгемне алды да, минем арттан кузгалды. Күзем-башым томаланган, ичмасам, бер генә кирәкле дога да искә төшми бит, каһәр суккыры. Моңа кадәр җеннең, шайтанның барына ышана идем ышануын, ә менә бездә - татарларда өрәк турында сөйләнүләр юк диярлек бит инде ул. Ярый, «Бисмилләһ» белән «Әстәгъфируллаһ»ны укый-укый (әле алары ничек искә төште), чыгар юлны тапмыйча, зиратны бер әйләнеп чыктым. Өрәк-Шакирҗан арттан калмый. Мин адымнарымны тизләтсәм - ул да тизләтә, акрынайтсам - ул да акрынайта. Нык шөлләдем мин.
Арттан иярде өрәк,
Кулында саллы көрәк.
Кем белсен аның уен,
Чын хәл бу, түгел уен!
Шулай, башым әйләнеп, акылым томаланып йөргәндә, көрәкләр күтәргән дүрт иргә чак килеп бәрелмәдем.
- Ә-ә, Илгиз, син дә килгәнсең икән! Шәкүрҗанны ә-әнә тегендә, әти-әнисе янына җирләрбез инде.
Артымнан калмый ияреп йөргән өрәк-Шакирҗан кулыма көрәгемне тоттырды да:
- Шулхәтле борчылма. Үлгән артыннан үлеп булмый инде! - дип куйды.
Соңыннан мәгълүм булды: апага төн уртасында Шәкүрҗан һәм Шакирҗанның сеңлесе шалтыраткан. Йокы аралаш, апам йөрәгенә операция ясаткан Шакирҗан үлгән дип аңлаган икән.
Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: