Туган як

Кармакка эләкмәс өчен

Алдау очраклары турында даими язып торсак та, аларның саны кимеми. Җинаятьчеләр акча эшләүнең төрле юлларын уйлап таба. Шуларның берничәсе турында искәртәбез. Бүгенге көндә банк картасы булмаган кешеләр бик аз. Аларга хезмәт хакы, пенсия акчасы күчә. Карта белән сайт аша торак-коммуналь хезмәтләре өчен һәм кибетләрдә түлибез, билетлар сатып алабыз һ.б. Шуңа...

Алдау очраклары турында даими язып торсак та, аларның саны кимеми. Җинаятьчеләр акча эшләүнең төрле юлларын уйлап таба. Шуларның берничәсе турында искәртәбез.
Бүгенге көндә банк картасы булмаган кешеләр бик аз. Аларга хезмәт хакы, пенсия акчасы күчә. Карта белән сайт аша торак-коммуналь хезмәтләре өчен һәм кибетләрдә түлибез, билетлар сатып алабыз һ.б. Шуңа да алардан акча урлау очраклары еш була. Мәсәлән, ниндидер әйберне интернет аша сатуга куясыз, ди. Сатып алучы да табыла, акчаны хәзер үк түлим дип, карта номерын, исемегезне, картаның куллану вакытын һәм арттагы өч саннан торган кодын сорый. Телефоныгызга SMS-хәбәр килгәч, ул андагы кодны әйтүегезне сорый, янәсе, ул акча күчерер өчен кирәк. Чынлыкта исә, бу код интернет-банкка керү мөмкинлеге бирә һәм картагызда булган акча алдаучы кесәсенә күчә.
Белеп торыгыз, картага акча күчерү өчен аның номеры гына кирәк! Башка бернинди мәгълүмат бирмәгез. Шулай ук товар яки хезмәт өчен алдан киңәш ителми.
Тагын бер алдау ысулы: кешеләрнең кәрәзле телефоннарына банк карталары белән булган кыенлыклар турында SMS-хәбәр килергә мөмкин (мәсәлән, «картагыз блокланган», «счетыгыз ябылган», «хезмәтләр өчен түләү килеп җитте»). Бу хәбәрдә телефон номеры да күрсәтелә. Кеше шунда ук әлеге номерга шалтырата. Трубканы алучы үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул зыян күрүчегә банкоматка барырга һәм әйткәннәрен үтәргә куша. Гадәттә, мондый «хезмәткәр» карта номерын һәм ПИН-кодын сорый. Нәтиҗәдә, банк картасында булган акча юкка чыга.
Телефоныгызга банк картасы белән кыенлыклар булу турында SMS-хәбәр килсә, банкка шалтыратыгыз.
Карта аша алдауның тагын бер ысулы: зыян күрүчегә «бүләккә фото» яки «бәйрәмгә открытка» дип яки башка SMS-хәбәрләр дә җибәрелә. Мондый хәбәрләр вирус программасы белән җибәрелә, ул телефонны зарарлый. Сылтама буенча узганда банк картасы белән бәйле программа күчереп алына. Зыян күрүче бу турыда белми, чөнки вирус банктан килгән барлык SMS -хәбәрләрне юкка чыгарып бара.
Таныш булмаган номерлардан килгән SMS-хәбәрләрне ачмагыз. Кушымталарны рәсми сайтлардан гына күчерегез.
Алдауның тагын бер ысулы күптән билгеле, әмма кармакка эләгүчеләр әле дә очрый. Билгесез кеше шалтыратып, авария яки башка шундыйрак хәл турында әйтә. «Әни, мин кешеләргә зыян китердем, кичекмәстән акча кирәк» яки «Мин полиция хез-мәткәре, балагызга карата җинаять эше кузгатылмасын дисәгез, акча түләгез» дигән сүзләргә ана йөрәге ничек түзсен? Ул акчасын алып, аны-моны уйламыйча, банкоматка йөгерә.
Сезгә «Авыр хәлдә калдым» дигән хәбәр биргән очракта башта балагызга, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Аннары кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: