Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тәҗрибә уртаклаштык

Түбән Уратма авылы китапханәсендә төрле яшьтәге кешеләре катнашында кызыклы чаралар әледән-әле уздырылып тора. Шушы көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Кошларга ярдәм итик» дигән бик тә кирәкле, тәрбияви чара үткәрелде. Хәзерге көннәрдә ул бик актуаль. Чөнки тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайта. Балалар аларга бик матур җимлекләр ясап куйдылар. Китапханәдә өлкән...

Түбән Уратма авылы китапханәсендә төрле яшьтәге кешеләре катнашында кызыклы чаралар әледән-әле уздырылып тора.
Шушы көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Кошларга ярдәм итик» дигән бик тә кирәкле, тәрбияви чара үткәрелде. Хәзерге көннәрдә ул бик актуаль. Чөнки тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайта. Балалар аларга бик матур җимлекләр ясап куйдылар.
Китапханәдә өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы чаралар үткәрелә. Көннәр язга авышканда, «Киңәш базары» дигән бик тә үзенчәлекле очрашу булды. Фәйрүзә Әмирханова: «Авылыбызда бик оста бакчачылар бар, әйдәгез әле, шулар белән очрашып сөйләшик, киңәшләшик», - дип тәкъдим итте. Хәзер Интернет челтәреннән дә ни теләсәң, шул сорауга җавап табарга була дисәләр дә, мул уңыш алырга теләүчеләр күп җыелды. Ашламаларны ничек әзерләргә, орлыкларны ничек сайларга, кайсылары уңдырышлы, фитоспораны җиңү серләре турында, гомумән, бакча эшләренә кагылышлы барлык сорауларга да җавап табарга тырыштык.
Авылыбызның уңган хуҗабикәләре Сабан туена яңа өлгергән кыяр ашыйлар икән. Шуларның берсе Фирая Ибраһимова кыяр үстерү, аларны формалаштыру серләренә төшендерде. Ул «Кураж», «Хасбулат» сортларының мул уңыш бирүен дә әйтеп үтте. «Башка яшелчә культуралары кебек помидор да үзенә игътибар таләп итә, шунсыз мул уңыш алып булмый», - диде Гөлнара Авзалова. Аның бакчасында әллә ничә төрле яшелчә үсә икән! Гөлнара сөйләгәндә, букадәр эшне ничек шулай тәртипләп алып барырга өлгерә икән, дип уйлап куйдым, аның башка өлкәдәге хезмәтләрен дә күз алдында тотып. Бакчачылык турында журналлар һәм китаплардан китапханәчебез Ләйлә Әгъзамова күргәзмә дә оештырган иде. Аның бакчасы җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, ул яшелчәләрдән мул уңыш алу серләрен дә бик күп белә икән.
«Беребез дә бакчачы булып тумаган, тәҗрибә сынап карап, хаталану, аларны төзәтү юлы белән туплана. Менә шул тәҗрибәне бер-берең белән уртаклашсаң, тагын да әйбәт икән», - дигән фикердә калдык.
Гүзәлия КӘЛИМУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X