Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадрия Габдуллина бүләк алды

Соңгы 4 елда «ТАТМЕДИА» җәмгыяте, һәр язылу кампаниясе узгач, үзендә басылучы газета-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйната. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы әлеге акциядә елдан-ел теләп катнаша, арада кыйммәтле призлар алучылар да бар. «ТАТМЕДИА» басмаларына 2018 елның беренче яртысына язылучылар арасында быел да шундый акция уздырылды. Анда катнашучыларга...

Соңгы 4 елда «ТАТМЕДИА» җәмгыяте, һәр язылу кампаниясе узгач, үзендә басылучы газета-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйната. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы әлеге акциядә елдан-ел теләп катнаша, арада кыйммәтле призлар алучылар да бар.
«ТАТМЕДИА» басмаларына 2018 елның беренче яртысына язылучылар арасында быел да шундый акция уздырылды. Анда катнашучыларга телевизор, санлы фотоаппаратлар, йон одеаллар һ.б. кыйммәтле призлар уйнатылды. Безнең Түбән Камадан да бүләкләнүче бар. Гомуми 2623 сумнан артыграк бәядәге газета-журналларга (шул исәптән «Туган як» газетасына да) язылган Кадрия Габдуллина, иң актив язылучы буларак, кыйммәтле одеал һ.б. бүләкләрдән торган кызыксындыру призына ия булды. Ул әле күптән түгел генә бу бүләкләрне редакциягә килеп алды.
Кадрия Тимерҗан кызы шәһәрнең 27 нче мәктәбендә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәчесе эшен дә алып бара икән. Газета-журналларга ел саен күпләп язылучы һәм аларны яратып укучы буларак, без аңа сорау биреп, мондый күркәм гадәтнең сәбәбе белән кызыксындык.
- Мин үскәндә гаиләбездә чын мәгънәсендә «газета-журналлар культы» иде. Әти-әнием ел саен бик күп яздыра, өебезгә көн саен бер кочак газета-журнал килә һәм без аларны гаиләбез белән бик яратып укый идек. Шуңа күрә, үзебез үсеп җиткәч тә, шул традицияне сакладык, һәр ярты ел саен күп газеталарга язылабыз, - дип сөйләде ул.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә 2018 елның икенче яртысына газеталарга язылу бара. Мондый конкурсларда һәркем катнаша ала. Бары тик мөмкин кадәр күбрәк газетага язылырга гына кирәк. Бер приз отмаган очракта да, сез отышта калачаксыз - өйләрегездә газета-журналлар ярты ел дәвамында көтелгән кунак булачак.
2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу бәяләрен исегезгә төшерәбез: газетаны йорт адресыгызга китерү өчен тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга) - 672 сум, җомга саннарына гына - 555 сум. Альтернатив язылу бәясе (редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан килеп алучыларга 400 сум тәшкил итә.
Фотода: Кадрия Габдуллина бүләкләре белән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X