Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җитди чаралар күреләчәк

Түбән Камада күңел ачу һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү дәвам итә. Прокурор ярдәмчесе һәм дәүләт янгын инспекторы «Эссен» сәүдә үзәгендә (Гагарин ур.) һәм «Җәлил» кинотеатрында булдылар. «Эссен» сәүдә үзәге администраторы барысы тәртиптә дип ышандырырга тырышса да, кимчелекләр табылды. Дөрес, балалар уен бүлмәсе беренче катта урнашкан, янгын сүндергеч, төтен сизү датчигы һәм...

Түбән Камада күңел ачу һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү дәвам итә. Прокурор ярдәмчесе һәм дәүләт янгын инспекторы «Эссен» сәүдә үзәгендә (Гагарин ур.) һәм «Җәлил» кинотеатрында булдылар.
«Эссен» сәүдә үзәге администраторы барысы тәртиптә дип ышандырырга тырышса да, кимчелекләр табылды. Дөрес, балалар уен бүлмәсе беренче катта урнашкан, янгын сүндергеч, төтен сизү датчигы һәм автомат рәвештә су сибү җайланмалары да бар.
Әмма дүрт датчикның берсе генә эшләве ачыкланды. Администратор әйтүенчә, аларны урнаштыручы хезмәткәрләр барысы да тәртиптә дип ышандырганнар. Янгын сүндерү станциясен тикшергәндә, су кудыру насосын кабыза алмадылар. Бу - су сибү җайланмасы да эшләми дигән сүз. Шуңа күрә уен бүлмәсендә бәйрәмнәр уздыру әлегә туктатыла.
Хезмәткәрләрнең янгын сүндергечләрне куллану күнекмәләре дә тикшерелде. Җиһазлар барлык бүлекләрдә диярлек булса да, куллану тәртибен белмәгән кешеләр табылды.
Бинада 11 запас чыгу юлы бар. Тикшерү вакытында алар барысы да ачык иде. Комиссия сиренаны кабызгач, сәүдә эчендәгеләрне эвакуацияләү берничә минут вакыт алды.
«Җәлил» кинотеатры бинасы зур булмаса да, җитешсезлекләр биредә дә табылды. Сигнализация тавышы кино залларында бөтенләй ишетелми. Куркынычсызлык өчен җаваплы хезмәткәрләр әлеге җитешсезлекне бетерү буенча эш алып барулары турында әйттеләр. Бер бүлмәдә терекөмешле лампалар саклануы ачыкланган, тик менә аларны саклау кагыйдәләрен беркем әйтә алмады. Янгын-техник минимумы программасы буенча укуларны үтмәгән хезмәткәрләр дә бар икән. Эвакуацияләү юлларында чыгуны тоткарлаучы әйберләр, чүп-чар күп.
Янгын сүндерү инспекторы һәм прокурор игътибарыннан спорт-комплекслар да читтә калмады. «Батыр» комплексында сигнализация системасы яхшы эшли, тавышы бар җирдә дә ишетелә. Балалар да, олылар да тиз арада эвакуацияләнә. Спорт заллары тәртиптә. Эвакуацияләү юллары, яктылык кайтаргыч күрсәтмә такта, янгын сүндергечләр, гидрант бар. Янгын чыкса, роботлаштырылган янгын сүндергечләр эшли башлый.
«Дружба» спорт комплексында исә кагыйдәләрнең бозылу очраклары ачыкланды. Шуларның берсе - кайбер урыннарда тревога сигналы ишетелми. Янгын чыккан очракта залда шөгыльләнүчеләр берни сизмәскә дә мөмкин. Запас чыгу юлларының берсе, нишләптер, буфетта урнашкан. Әмма кирәк вакытта аның аша чыгып булырмы-юкмы - билгесез.
Барлык кимчелекләр кыска вакыт эчендә төзәтелергә тиеш. Җитешсезлекләре иң күп булган күңел ачу-сәүдә үзәкләренә һәм спорт комплексларына карата җитди чаралар күреләчәк. Тикшерүләр апрель ахырына кадәр дәвам итә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев