Туган як

3 апрель 2018 яңалыклары

  • 3 апрель 2018 - 08:35
    Су басуларны булдырмас өчен
    Куйбышев сусаклагычы якын арада боздан арына башлар дип көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, 16 март күрсәткечләре буенча, Куйбышев сусаклагычы тулган диярлек. Шуңа да быелгы язгы ташуга зур җаваплылык белән әзерләнергә кирәк. Шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин шул турыда әйтте. Алабугадан...
    610
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 07:46
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Яңа билгеләнү Түбән Кама ЮХИДИ бүлегенең яңа начальнигы билгеле булды. Рөстәм Рамил улы Гарипов хезмәт юлын үзе туган Чистай шәһәрендә юл-патруль хезмәте инспекторы булыпбашлый. Ул шулай ук ЮХИДИнең административ практика, аннары имтихан бүлегендә эшли. 2014-2018 елларда Нурлат шәһәренә ЮХИДИ начальнигы вазифасын башкара. Эш урынында үзен әйбәт җитәкче итеп күрсәтә. Табиб...
    646
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 07:33
    Язгы чәчүгә күп калмады
    Ширәмәт авылы мәдәният йортында эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре агрономнары, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында зона семинары булып узды. Анда Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов 2017 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, быел район хуҗалыкларында иген культуралары 49 мең гектарда чәчеләчәген...
    819
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 07:24
    Гаражда цемент бетмәгән
    Шулай бер елны авылда «өй күтәрергә» туры килде. Безнең якта бу сүзтезмә, күчерелмә мәгънәдә, яңа йорт салуны аңлата. Тик коттедж төзеп булмады инде... Әмма вакыты җиткәч, шәп нарат агачларыннан илле еллап элек буралган йортның кече ягында идән-сайгакларны гына түгел, ниргәнең чери башлаган ике-өч бүрәнәсен дә алыштырырга кирәк булды. Моның өчен...
    566
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 07:17
    Шигърият кочагында
    Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Шәфкатьлелек« тернәкләндерү үзәгендә Фәнүзә Сабированың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Шау чәчәктә чагы күңелемнең» әдәби-музыкаль кичә уздырды. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларга бирешмичә, сынмыйча, кирәк чакта җылысын, назын һәрчак бирергә әзер булган, һәр туар таңның кадерен, тәмен белеп яшәүче һәм шушы хис-тойгыларны шигърияткә төреп язучы буларак,...
    644
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 07:09
    Кечкенә шахматчылар сынатмады
    Казан шәһәрендә 2010 елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары тәмамланды. Шәһәребезнең яшь шахматчылары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче лигада чыгыш ясап, 20 шахматчы арасында 6нчы урынны алган Камилә Низамованы (2нче гимназиянең 1А сыйныфы); шул лигада 86 шахматчы арасында җиңүче булган Александр Шаманскийны (80 нче балалар бакчасы), 3нче...
    561
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 06:53
    Андый кешеләр сирәк
    «Туган як» газетасының 16 нчы санында Фәридә Нигъмәтҗанованың «Аның исеме лаек» язмасы мине битараф калдырмады. Мин дә үз фикеремне белдерергә телим. Наил абый Нуретдинов җитәкләгән халык театрында катнашып йөргән идем. Аның белән кыска вакыт аралашсам да, күңелемдә мәңге онытылмас хатирәләр калды. «13 нче председатель» спектаклен куярга әзерләнәбез. Спектакль суд турында...
    605
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 06:36
    Мин дә бардым Дубайга
    Чит илләргә юл ачылгач, диңгез буена ял итәргә баручылар күбәеп китте. Аеруча «все включено» дигәненә мөкиббән китә безнең халык. Ашыйлар да, эчәләр дә - әллә ниләр кыйланалар. Ә мисырлылар һәм төрекләр түзә. Тешләрен кысып булса да түзә инде, чөнки аз булса да, акчасы килә, башка акча эшләр юл юк. Менә...
    653
    0
    0
Реклама