Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язгы чәчүгә күп калмады

Ширәмәт авылы мәдәният йортында эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре агрономнары, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында зона семинары булып узды. Анда Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов 2017 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, быел район хуҗалыкларында иген культуралары 49 мең гектарда чәчеләчәген...

Ширәмәт авылы мәдәният йортында эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре агрономнары, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында зона семинары булып узды.
Анда Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов 2017 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, быел район хуҗалыкларында иген культуралары 49 мең гектарда чәчеләчәген әйтте. Тикшерүләр күрсәткәнчә, узган ел көздән 7596 гектар мәйданга чәчелгән уҗым культуралары канәгатьләнерлек кышлаган. Район хуҗалыклары чәчү орлыклары һәм минераль ашламалар белән тиешенчә тәэмин ителгән. Бүгенге көндә 1 гектар чәчүлек мәйданына 54,1 кг тәэсир итүче матдә туры килә.
«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре семинарда экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар. Юрий Еров орлыкларны һава торышына һәм климат шартларына туры китереп сайларга кирәклеген җентекләп аңлатты. Семинарда үсемлекләрне препаратлар ярдәмендә эшкәртү мәсьәләләре дә тикшерелде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев