Туган як

Андый кешеләр сирәк

«Туган як» газетасының 16 нчы санында Фәридә Нигъмәтҗанованың «Аның исеме лаек» язмасы мине битараф калдырмады. Мин дә үз фикеремне белдерергә телим. Наил абый Нуретдинов җитәкләгән халык театрында катнашып йөргән идем. Аның белән кыска вакыт аралашсам да, күңелемдә мәңге онытылмас хатирәләр калды. «13 нче председатель» спектаклен куярга әзерләнәбез. Спектакль суд турында...

«Туган як» газетасының 16 нчы санында Фәридә Нигъмәтҗанованың «Аның исеме лаек» язмасы мине битараф калдырмады. Мин дә үз фикеремне белдерергә телим.
Наил абый Нуретдинов җитәкләгән халык театрында катнашып йөргән идем. Аның белән кыска вакыт аралашсам да, күңелемдә мәңге онытылмас хатирәләр калды.
«13 нче председатель» спектаклен куярга әзерләнәбез. Спектакль суд турында булгач, безгә прокурор киеменең өлгесе кирәк иде. Менә шул өлгене күреп, сызып алып кайтыр өчен, Наил абый миңа «нарсуд»ка барырга кушты.
Студентлар урамында урнашкан бина гүя салкын бөркеп тора. Вахтер хатынга йомышымны кыскача гына аңлаттым. Ул мине баштанаяк тикшереп чыкканнан соң, кемгәдер шалтыратты. Көттереп кенә бер хатын-кыз чыкты, мине коридор буйлап алып китте.
Прокурорның исемен сорап исәнләшсәм дә, кыяфәте истә калмады, бары тик бер кулы юклыгын гына хәтерлим. Ул сабыр, мөлаем кеше булып чыкты. Мин сораштыра-сораштыра сызымнар сызып бетергәнче, басып аңлатып торды. Кайтырга дип кузгалгач, Наил абыйга сәлам әйтүемне үтенде.
Автобус та көтеп тормыйча, репетиция ясый торган бинага кайтып җиткәнче йөгердем. Сөйләгәннәремне Наил абый игътибар белән тыңлады: «Андагы кичерешләреңне залдагы халыкка да миңа җиткергән кебек җиткерсәң, бик яхшы чыгачак, булдырдың», - дип мактады...
1981 елда шәһәребез үзешчәннәре, язучылары, шагыйрьләре тарихи Болгар җиренә барган идек. Ул вакытта Наил абыйның безне аталарча кайгыртып йөрүен әле дә искә алам. Без анда «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» дигән тарихи романнар авторы, язучы Нурихан абый Фәттах белән очраштык (фотода). Хатыны Руфинә апаның табиб булуын белгәч, аның белән төне буе сөйләшеп чыккан идем.
Наил абый кебек шәхес белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтле мин. Аның кебек гаҗәеп гади, тыйнак, сабыр, олысын-кечесен хөрмәт итүче, көне-төне эшләүче шәхесләр адым саен очрамый. Шуңа күрә шәһәребезнең Халык иҗаты йортына Наил абый Нуретдиновның исеме бирелүен мин дә теләп калам.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Фото авторның шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: