Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Су басуларны булдырмас өчен

Куйбышев сусаклагычы якын арада боздан арына башлар дип көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, 16 март күрсәткечләре буенча, Куйбышев сусаклагычы тулган диярлек. Шуңа да быелгы язгы ташуга зур җаваплылык белән әзерләнергә кирәк. Шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин шул турыда әйтте. Алабугадан...

Куйбышев сусаклагычы якын арада боздан арына башлар дип көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, 16 март күрсәткечләре буенча, Куйбышев сусаклагычы тулган диярлек. Шуңа да быелгы язгы ташуга зур җаваплылык белән әзерләнергә кирәк. Шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин шул турыда әйтте.
Алабугадан алып Чистайга кадәрге сусаклагычларда боз 21-22 апрельдә тулысынча китәр дип фаразлана. Балтыйк системасы биеклеге буенча, хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычындагы су биеклеге 52,92 метр тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч артыграк. Димәк, Куйбышев сусаклагычының кушылдык елгалары ярларыннан чыкса, түбән урнашкан җир кишәрлекләрен су басу куркынычы яный.
- Түбән Камада иң куркыныч су басуларның берсе 1979 елда булган. Ул вакытта Кама елгасында су 59,20 метрга күтәрелгән. 2016 елның 4 маенда ул соңгы тугыз ел эчендә иң югары билгегә -
57 метрга җиткән иде, - диде Денис Баландин. - Апрельнең икенче яртысына һәм май башына туры килгән ташуларга күпмедер дәрәҗәдә күршеләребез Пермь өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәсе дә тәэсир итәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта Түбән Камада гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тулы куәтенә бара. Су ташуга каршы чараларны оештыру һәм тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән. Авария-коткару техникасы тикшерелгән. Язгы су ташулар планы буенча, коткару эшләре белән 350 кеше шөгыльләнәчәк. 12 янгын сүндерү машинасы, 26 көймә, 73 автомобиль, коткару һәм инженерлык техникасы, 2 дельтаплан әзерләнгән. Гидротехник корылмаларга ревизия уздырылган, бигрәк тә чокырлар, елгалар, күперләр кисешкән урыннарга игътибар бирелгән. Авыл халкын һәм терлекләрне тиз арада эвакуацияләү өчен урыннар билгеләнгән. Шулай ук халыкка хәбәр итүнең автоматлаштырылган системасы, Кармалы һәм Красный Ключта электр сиреналары тикшерелгән. Түбән Кама районында бигрәк тә Ильинка, Дмитриевка, Пробуждение, Березовая Грива, Новое Минькино, Борок, Кызыл Чапчак, Түбән Чаллы, Кармалы авылларын су басу куркынычы бар. Биредә бер меңнән артык кеше яши; 381 баш йорт хайваны исәпләнә, шуларның 302се - мөгезле эре терлек. Су ташу Иске Чишмә авылына һәм Шешма елгасы аша салынган күпергә зыян китермәсен өчен, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына боз шартлатуны сорап гариза җибәрелгән.
Авыл җирлекләре башлыкларына су ташу вакытында тәүлек буе кизү торуны оештырырга кирәклеге турында җиткерелгән. Зыян күргән очракта, халык өчен 20 вакытлыча тору урыны әзерләнгән, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган, кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ашханәләр билгеләнгән.
 
 
Ә менә язгы ташулардан саклану өчен Кама елгасы яры буенча сузылган дамба белән хәлләр мөшкелрәк. Ул 1987-1994 елларда Ильинка авылыннан алып Красный Ключ арасындагы авылларны һәм бакчаларны су басудан саклар өчен төзелгән. Озынлыгы - 12,5 километр. Дамба Түбән Кама һәм Алабуга районнарында урнашкан.
Бетон катламы астындагы туфракның юылуы сәбәпле, кайбер урыннарда бушлыклар хасил булган. Бу исә ярның җимерелүенә китерергә мөмкин.
Ташу вакытында дамба җимерелсә, Дмитриевка, Ильинка, Пробуждение авылларына һәм 40 мең бакчага су басу куркынычы яный.
Дамбага капиталь ремонт кирәклеге күптән билгеле. Төзекләндерү проекты бар, әмма моның өчен 777 миллион сум акча кирәк. Тик менә бүлеп бирүче күренми. Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары ярдәме белән ел саен бетон юлны ремонтлау, Кама ярының сөзәк урыннарын ныгыту буенча эш алып барыла.
Гадәттән тыш хәлләргә юлыкмас өчен, шәһәрдәге төп юллардан, газоннардан, ишегалларыннан кар чыгару; юллардагы «ливневка»ларны һәм коллекторларны, суүткәргеч торбаларны һәм каналларны чистарту; су суырту насосларын әзерләү, ком запасы булдыру, эчә торган суның сыйфатын тикшереп тору зарур.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев