Туган як

Мин дә бардым Дубайга

Чит илләргә юл ачылгач, диңгез буена ял итәргә баручылар күбәеп китте. Аеруча «все включено» дигәненә мөкиббән китә безнең халык. Ашыйлар да, эчәләр дә - әллә ниләр кыйланалар. Ә мисырлылар һәм төрекләр түзә. Тешләрен кысып булса да түзә инде, чөнки аз булса да, акчасы килә, башка акча эшләр юл юк. Менә...

Чит илләргә юл ачылгач, диңгез буена ял итәргә баручылар күбәеп китте. Аеруча «все включено» дигәненә мөкиббән китә безнең халык. Ашыйлар да, эчәләр дә - әллә ниләр кыйланалар. Ә мисырлылар һәм төрекләр түзә. Тешләрен кысып булса да түзә инде, чөнки аз булса да, акчасы килә, башка акча эшләр юл юк.
Менә без дә, кыш уртасы дип тормыйча, Гарәп Әмирлекләренә юл тоттык. Беренчедән, җылы булса да, әле сезон ачылмаган, шунлыктан юллама бәясе шактый арзан. Икенчедән, кайсы илдән булуыңа карамастан, бу илдә, спиртлы эчемлекләр эчү тыелган. «Яшел елан»ны кайбер кунакханәләр территориясендә генә эчәргә була. Югыйсә, кайвакыт салмыш апа-абыйларның кыланышы «кырга сыймый».
Дубайның үзенә үк түгел, күрше Шардж әмирлегенә сайладык юлны. Чөнки җиде әмирлек арасында ислам кануннары иң сакланган әмирлек дип аңлаттылар безгә. Алар инде күптән кушылган. Бүгенге көндә ике әмирлек чиге ролен бер күпер үти.
Аэропорттан төшүгә, йөзгә 30 градус эсселек бәрелде. Юк, кызык түгел, безнең салкын һава күпкә рәхәт. Инде өйгә дә кайтасы килә башлады.
Автобуска кереп утыруга, гид ил белән таныштыра башлады. Мин ул турыда язып тормыйм, чөнки үзеңне кызыксындырган нәрсәне интернеттан табып була хәзер. Бары тик үземнең эчемне тырнап торган һәм гаҗәпләндергән нәрсәләрне генә язып китәм. Минем өчен иң сәер күренеш - юлларда җәяүлеләр чыгу урыннарының аз булуы. Монда шундый закон икән: алдыңа-артыңа, уңыңа-сулыңа карыйсың да, тиз генә юлның икенче ягына элдерәсең. Светофорлар бары тик машина күп йөри торган урыннарда гына куелган.
Икенчесе, йортларның биек һәм ялтыр-йолтыр булуы. Кайберләрен алтынлап та куйганнар! Дөрес, җир аз, бәясе кыйммәт. Шуңадыр, 9-10 катлы йортлар әллә бөтенләй юк инде... Ирексездән, «Кол хатын үзенең хуҗабикәсен тудырыр, яланаяклы ач-ялангач көтүчеләр бер-берсе белән өйләренең биеклеге өчен узышыр» дигән хәдис искә төште. (Ялгыш булса, гафу итәрсез, шулай кебек исемдә калган).
Әмирлекләр - җирле халык өчен рәхәт яшәү урыны. Анда бар уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырылган. Монысына инде ак көнләшү белән көнләшеп кайттым. Ни кибетләрендә, ни башка урында җирле халык эшләми. Алар акча күп түләнә торган дәүләт хезмәтендә. Гидтан: «Алар күпме хезмәт хакы алалар соң?» - дип сораган идем, «Андый акча синең төшеңә дә керми», - дигән җавап ишеттем. Шуңадыр инде, кыйммәтле чит ил машиналары урам тулы. Безнең иң мактаулы саналган «Веста»ларны, «Х-рей»ларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың - юк алар бу илдә. Әйе, Гарәп Әмирлекләрендә байлыкка чумганнар. Ә янәшәләрендәге мөселман илләрендә халык ачка интегә. Таксистлардан, сатучылардан һәм башка урамда очраган кешеләрдән кайсы илдән килүе хакында кызыксындык. Алар Һиндстан, Пакистан, Иран, Филиппин, Непал, Сирия, Мисырдан килеп эшлиләр. Эш хаклары да төрлечә. Безнең акчага күчергәндә унсигез мең чамасы (бу бик аз!) алучылары да, 60-70 мең сум алучылары да бар.
Ә Россиядә нинди генә табигый байлык чыгарылмый?! Уйлап карасаң, бу планетада бездән дә бай яшәүче халык булмаска тиеш. Ә без?..
Тагын бер нәрсәгә исем китте: монда иртәнге намазга йоклап калам дип курка торган түгел. Һәр мәчеттә көчле азан яңгырый. Гомумән, һәр намазга чакырган азан тавышы бар шәһәргә ишетелә. Бездәге кебек, ишетмәсәләр ярар иде дип куркып түгел, горурланып яңгыраталар азан тавышын. Шулай ук намаз да тавыш көчәйткечләр аша ишетелеп тора. Тагын бер нәрсә әйтим әле: мәчетләре хатын-кызлар җыела торган урын түгел икән. Атна буе күзәттем, мәчеткә ник бер хатын-кыз аяк бассын.
Намаз вакыты җитүгә, сәүдә үзәкләрендә дә азан әйтәләр. Ирләр өчен, хатын-кызлар өчен тәһарәтханә һәм намаз уку бүлмәләре бар.
Бу илдә ял итеп кайткач, шундый нәтиҗә ясадым әле: менә бит, спиртлы эчемлекләр эчмичә дә ял итә белә икән Россия халкы. Бәлки тора-бара үзебездә дә эчүчеләр саны кимүгә таба барыр, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирелер.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: