Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Гаражда цемент бетмәгән

Шулай бер елны авылда «өй күтәрергә» туры килде. Безнең якта бу сүзтезмә, күчерелмә мәгънәдә, яңа йорт салуны аңлата. Тик коттедж төзеп булмады инде... Әмма вакыты җиткәч, шәп нарат агачларыннан илле еллап элек буралган йортның кече ягында идән-сайгакларны гына түгел, ниргәнең чери башлаган ике-өч бүрәнәсен дә алыштырырга кирәк булды. Моның өчен...

Шулай бер елны авылда «өй күтәрергә» туры килде. Безнең якта бу сүзтезмә, күчерелмә мәгънәдә, яңа йорт салуны аңлата. Тик коттедж төзеп булмады инде... Әмма вакыты җиткәч, шәп нарат агачларыннан илле еллап элек буралган йортның кече ягында идән-сайгакларны гына түгел, ниргәнең чери башлаган ике-өч бүрәнәсен дә алыштырырга кирәк булды. Моның өчен йортның ул өлешен домкратлар белән күтәртеп, черегән агачларны яртылаш кисеп, алар урынына бетон блоклар тезеп чыктык. Читтән кеше яллап тормадык. Җәй көне авылга кайткан кайнишләр, апа-сеңелләр ярдәме белән бу шактый зур күләмле эшне атна-ун көндә башкарып чыктык. Кем җир казыды, кем измә изде, кем материаллар ташыды... Эшне тәмамлаган көнне, уртага зур таба белән бәлеш куелган өстәл артында төшке ашка җыелдык. Бигрәк тә әниебезнең кәефе яхшы, чын күңелдән шатланып, бала-оныкларын мактый һәм сыйлый:
- Амин, булдырдыгыз, балаларым! Тырыштыгыз, бигрәк тә Илюша оныгым нык тырышты...
Әни, нишләптер, шул сүзләрне берничә кабатлады. Шул вакыт табын янында бәлеш кисеп йөрүче Фәйрүзә сеңлекәш кисәк кабынып китте:
- Әни, гаражда цемент калдымы әле ул?
- Нигә, кызым, бардыр әле ...
- Нигә булсын, әйдә Илюшага һәйкәл куябыз!
Табында тынлык урнашты. Чөнки барыбыз да Фәйрүзәнең кече мәктәп яшендәге улларының авылда атна буе өй тирәсендә мәш килгәннәрен беләбез. Ә Илюша узган кич кенә кайтып, уртак эшкә өлешен аз керткән иде...
Шуннан бирле безнең гаиләдә берәрсе артык мактана башласа:
- Ә гаражда цемент бармы? - дип төрттерәләр.
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев