Туган як

8 декабрь 2017 яңалыклары

  • 8 декабрь 2017 - 12:17
    Гастрит кына димә...
    «Гастрит» диагнозы хәзер олыларга гына түгел, яшүсмерләргә дә, хәтта башлангыч сыйныф балаларына да куела. Әлеге авыруның сәбәпләре турында Түбән Кама беренче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән сөйләштек. - Гастритның барлыкка килү сәбәпләре күп. Беренче урында, әлбәттә, туклану. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ризык дөрес сайлана. Ә менә...
    768
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 12:09
    Полиция хәбәр итә
    Кем гаепле? 7нче мәктәп ашханәсендә 7нче сыйныф укучысы билгесез матдә белән пешкән. Химик пешү эзләре белән ул хастаханәгә озатылган. 14 яшьлек үсмернең башы, муены, җилкәсе, аркасы, корсагы җәрәхәтләр белән тулган. Сүзләре буенча, кием эченә порошокны мәктәп укучылары салган. Малай аны юарга киткән, әмма әлеге матдә су белән реакциягә кергәч, тәне...
    609
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 12:05
    Шигъри тәлгәшләр
    Кышның кисәтүе Беренче кар - Кышның кисәтүе, Сез юлга әзерме, дип әйтүе. Тәгәрмәч тә кайчак бозда шуа, Юктан гына кайгы- хәсрәт туа. Беренче кар - Кышның кисәтүе, Озакламый киләм, дип әйтүе. Салкыннардан сакланыгыз берүк, Әзерләгез җылы тун һәм бүрек. Беренче кар - Кышның кисәтүе, Акка төрәм сезне, дип әйтүе. Төрсә-төрсен...
    0
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 06:13
    Татар йолаларын онытмыйлар
    Агропромышленность көллиятендә татар халкының борынгы йоласын - «Каз өмәсе»н күрсәттеләр. Артистлар - уку йорты студентлары бәйрәмнең һәр йоласын җиренә җиткереп сәхнәләштерделәр., Җырлары, шигырьләре тамашачыларның күңеленә хуш килде. Фото көллият архивыннан.
    660
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 06:08
    Хыялы тормышка ашты
    Педагогия көллияте студенты Ләйсән Әхмәтҗанова республикакүләм «Татар кызы - 2017» бәйгесендә җиңү яулаган. Зәй районы Имәнлебаш авылы кызы биредә өченче курста укый. Әти-әнисе иҗат кешеләре булгач, ул кечкенәдән шул мохиттә үсә, сәхнәдә чыгыш ясый. Ә биш яшендә Зәй районы күләмендә үткәрелгән «Зәй гүзәле» бәйгесендә җиңә. Шуннан соң аңа күп кенә...
    678
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 05:54
    Мактанырлык кызлары бар
    Түбән Кама педагогия көллияте үзенең студентлары белән горурлана ала. Алар һәрдаим төрле конкурсларда катнашып, яхшы урыннар алып сөендереп торалар, уку йортының дәрәҗәсен дә күтәрәләр. Күптән түгел биредә укучы 20 яшьлек Чистай районы кызы Нурзилә Хәлилова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты булган. Күңел хисләрен шигырь юлларына салучы бу кызга бәйгедә...
    686
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 05:47
    Чибәркәйне сайладылар
    Берничә ай элек Түбән Каманың «Татар егете - 2017» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ә шушы көннәрдә «Чибәркәй» конкурсының финалы узды. Әлеге бәйгеләр шәһәрдә 2008 елдан үткәрелеп килә. Максаты - татар халкының телен, мәдәниятен өйрәнү һәм саклап калу. Сайлап алу турында 16-30 яшьтәге 27 кыз катнашты, шулар арасында мәктәп укучылары, студентлар,...
    614
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 05:32
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә көчле ихтиярлылар белән очрашу кичәсе оештырылды. Инвалид коляскасының актив тормышка һич тә чик куя алмавына Мария Логинова, Раиса Мищихина, Эльвира Әскәрова үрнәк булып торалар. Атна башыннан көчле затларның шигырь китапларыннан, кул эшләнмәләреннән торган күргәзмәләр эшли. Очрашуда ачыктан-ачык сөйләшү шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. *** Сукырлар...
    0
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 05:16
    Уку йортларын берләштерәләр
    Түбән Камада урта махсус белем бирү системасы яңача оештырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде. «Бүген Түбән Камада урта һөнәри белем бирүче сигез уку йорты эшли. Шуларның бишесе - икътисад секторы өчен кадрлар әзерли, икесе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү...
    660
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 05:11
    Яңалыклар
    Кабель искергән... Түбән Каманың Урман, Шинчылар, Кайманов, Менделеев урамнарындагы йортларда яшәүчеләр электрсыз калды. Йортларда ут бары 1,5 сәгатьтән кабынды. Көтелмәгән күңелсезлекнең сәбәбе - электр челтәрендә авария. Әлеге районнарның ун йортында бер меңнән артык кеше яши, биредә сигез балалар бакчасы урнашкан. Ут тизрәк кабынсын өчен, энергетиклар микрорайоннарны резерв линияләргә тоташтырганнар. Тикшерү...
    0
    0
    0
Реклама